Матбугат

“Кызыл таң” журналистына - министрлык бүләге

29 ноября

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге федераль һәм республика матбугат һәм киңкүләм хәбәрдарлык чаралары вәкилләре белән очрашты. Әңгәмә барышында министрлык җитәкчеләре журналистларны аграр тармак алдында торган бурычлар белән таныштырды һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде. Чәй табыны артында үткән очрашуда министрның беренче урынбасары Азат Җиһаншин республикада аграр тармак эшчәнлеген, авыл һәм крестьян тормышын яктыртуда нәтиҗәле эш алып барган гәзитләргә һәм “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына Мактау грамотасы тапшырды.

Төрле буын аны үз итә

17 ноября

Күптән түгел Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авылы мәдәният йортында гәзит укучыларыбыз белән җанлы очрашу үткәрдек. Шунысы куанычлы булды: чарабызга карты да, яше дә килгән иде. Беренчеләрдән булып тамаша залына урындагы урта мәктәптә укучы Байтимер авылы кызлары Мәрдәнә Маримова, Эльвина Җиһанурова һәм Динара Кәримова кереп утырдылар. Алар “Әллүки” журналын яратып укый икән. Үзләре дә язышып тора, язганнарын журналда күреп куанырга да туры килгән аларга. Гомумән, бу көнне байтимерлеләр активлык белән аерылып торды. Гәзитебезнең күптәнге дусты, Байтимер авылында туып-үскән, бүген Кыргыз-Миякәдә яшәүче һәм малтабарлык белән уңышлы шөгыльләнүче Римма Зиннәтуллина очрашуга район үзәгеннән килеп җиткән. Аның белән бергә, ерак араны якын итеп гәзитебезнең актив авторы, шагыйрә Рәсимә Мостафина да килгән.

“Шәрекъ ярлылары” берләштерде

10 ноября

Шәхси архивымда сакланучы бу фоторәсемне еш кына кулыма алам. 1959 елның язында төшерелгән ул. Сулдан уңга — шагыйрь, БАССР Югары Советы депутаты Сәйфи Кудаш (1964 елда — 70 яшендә аңа “Башкортстанның халык шагыйре” исеме, 1985 елда — 91 яшендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе биреләчәк), заманында “Кызыл таң”ның мөхәррире (“Коммуна” чорында), соңга таба ТАСС хәбәрчесе булган Мөхәммәт Бикбулатов, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Галә Ходаяров, “Коммуна”да байтак еллар эшләгән шагыйрь һәм прозаик, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гариф Гомәр, безнең гәзитнең һәм китапханәләр системасы ветераны Фатыйма Ходаярова. 60-70 яшьләрдәге бу бишәү сәбәпсез генә җыелышып фотога төшмәгән. Аларны 1920-1921 елларда Уфада “Шәрекъ ярлылары” гәзите редакциясендә эшләү берләштергән. Ул чакта Ходаяров — мөхәррир, Гомәров — җаваплы секретарь, Кудашев белән Бикбулатов — әдәби хезмәткәр, Ходаярова тәрҗемәче булган. С. Кудаш, Г. Гомәр, М. Бикбулатов турында матбугатта, шул исәптән безнең гәзиттә язылгалап тора. Шуңа күрә бу юлы ирле-хатынлы Ходаяровларны искә төшереп үтәсе килә. Галә Ходаяров — Башкортстан һәм Татарстан тарихында якты эз калдырган шәхес. Аның турында “Кире кайтарылган исемнәр” китабында да (Казан, 1990 ел), Исмәгыйль Рәми белән Рәис Даутов төзеп бастырган “Әдәби сүзлек”тә дә (Казан, 2001 ел), “Татар энциклопедия сүзлеге”ндә дә (Казан, 2002 ел), Сәйфи Кудаш истәлекләрендә дә мәгълүматлар бар. “Кызыл таң”ның 1959 елның 3 май санында Сәйфи ага “Шәрекъ ярлылары” гәзитен чыгаруга бәйле истәлекләр бастырган. Бу язма БАССР төзелүенең һәм шушы гәзитнең 40 еллыгына багышланган. Әгъләм Зараев исә биш ветеранны бергә җыеп фотога төшергән.

Киләчәгең бармы, гәзит?

27 октября

Казан (идел буе) федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин белән әңгәмә

— Васил Заһитович, Сез байтак еллар татар журналистикасының төп гыйльми үзәге булган Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика факультетын җитәклисез. Бу җәһәттән татар журналистикасының бүгенге торышын, андагы төп тенденцияләрне ничек бәялисез, тармакның киләчәген ничек күзаллыйсыз? — Совет чорында журналистиканы “дүртенче власть” дип атап, аның дәрәҗәсен гаять югары бәяләсәләр дә, соңгы дистә елда мәгълүмат чараларына, бигрәк тә анда эшләүче журналистлар адресына, аеруча милли журналистикабызның үсешенә карата тәнкыйть сүзләре еш яңгырый башлады. Өлкән каләмдәшләребезне совет чоры идеологиясеннән һәм шул чор калыпларыннан арына алмауда, искечә фикер йөртүдә гаепләсәләр, яшь журналистларга карата компетентсызлыкта, әхлаксызлыкта, кыйбласызлыкта, “сарылыкта” гаепләүләр күп ишетелә. Бу тәнкыйтъ күсәгенең авыр башы бик еш кына журналист кадрлар әзерләүче безнең факультетка да төшкәли. Ә бит яңа гына журналистикага аяк баскан яшьләргә карата кирәгеннән артык таләпләр куеп та булмас. Иҗатның бу өлкәсендә, теләсә кайсы тармактагы кебек үк, еллар дәвамында билгеле бер тәҗрибә-багаж туплагач, шул исәптән тормыш тәҗрибәсенә ия булгач кына танылу алырга мөмкин. Без исә кичә генә мәктәп эскәмиясен калдырып килгән балалар, бүгенге студентлар иҗаты буенча журналистикабыз дәрәҗәсе турында фикер йөрткән булып маташабыз. Татарстанда бүген меңнән артык киңкүләм мәгълүмат чарасы, дистәләрчә матбугат хезмәте эшләп килүен исәпкә алсаң, без ел саен диплом биреп чыгарган 60-70 студентның, (75-80 проценты гына) үз белгечлеге буенча эшли, менә шул биш-алты дистә яшь белгечнең диңгезгә тамган тамчылар кебек йотылуы аңлашыла булса кирәк. Татар матбугаты өчен дә кадрлар бармак белән санарлык кына әзерләнә: ел саен 25-30 кеше. Әнә шул кытлык еш кына көндәлек журналистикага тиешле квалификациясе булмаган яшьләрне тартып китерә дә инде.

Озын гомерле бул, “Өмет”!

22 октября

“Өмет” республика яшьләр гәзите “Нур” театрына үзенең 20 еллык юбилеена дусларын җыйды. Беренче саны илебездә үзгәреш җилләре искән чорда дөнья күргән басма ике дистә ел эчендә республикада һәм аннан читтә дә популярлык казанды. Журналист Язгөл Юнысованың Татарстан матбугат агентлыгы үткәргән “Бәллүр каләм” конкурсында җиңүгә ирешүе “Өмет”тә үз һөнәренең осталары эшләве турында сөйли. Гәзит ачылганның беренче көненнән үк эшкә килгән баш мөхәррир урынбасары Гүзәл Гаянова, мәгълүмат һәм мәгариф бүлеге мөдире Резеда Кадикова, баш бухгалтер Әнүзә Мамалимова, хәреф җыю операторы Халисә Хәйретдинова басмага бүген дә тугры калганнар. Талантлы яшь көчләр дә — “Өмет”нең горурлыгы. Юбилей кичәсендә гәзитнең баш мөхәррире Рәдис Ногманов тамашачыларны бөтен коллектив белән таныштырып үтте. Беренче көннәрдән үк диярлек чыгып килүче “Сезнең хатлар”, “Сер итеп кенә”, “Ялт-йолт” һәм башка сәхифәләр гәзит битләреннән әлегә кадәр төшми. “Алло, “Өмет” тыңлый”, “Сорау-җавап”, “Интернет челтәреннән”, “Дөнья” рубрикалары, “Мин — яшь!”, “Сезнең өчен”, “Сихәт” кушымталары гәзит укучыларның бүгенге ихтыяҗларыннан чыгып әзерләнә.

Журналистларга премия тапшырылды

21 октября

19 октябрьдә Күгәрчен районының Ходайбирде авылында Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте. Күренекле журналист һәм дәүләт эшлеклесенең туган төбәгендә кунакларны ихлас каршы алдылар. Бәйрәм чарасында катнашучылар авыл мәктәбендә булды, Шаһит Ходайбирдин музее белән танышты, данлыклы каләмдәшләре һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантананы ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина хәзерге шартларда журналистларга зур җаваплылык йөкләтелүен, матбугат сүзенең олы әһәмияткә ия булуын һәм Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиянең быелгы лауреатларының эшчәнлектә шушы таләпләргә тулысынча җавап бирүен билгеләде. Чарада катнашучыларны Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Фәрит Мусин да тәбрикләде. Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге 2011 елгы премияләре журналистлар Фәнүр Гыйльмановка, Сибәгать Рахмангуловка һәм Эмиль Мусин, Венера Ильясова, Алексей Шильников, Ләлә Латыйпова катнашлыгындагы авторлар коллективына тапшырылды. Моннан тыш, Күгәрчен районы хакимиятенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә Башкортстан телевидениесенең алып баручысы Рита Өметбаева һәм авыл хәбәрчесе, педагогика ветераны Фәрваҗ Вәлитов лаек булды. Әйткәндәй, бу бүләкне моңарчы аның туганы Октябрь Вәлитов та алган иде.

“Республика Башкортостан” гәзите 105 еллыгын билгели

11 октября

8 октябрьдә Президент Рөстәм Хәмитов “Республика Башкортостан” гәзите редакциясендә булды. Октябрьдә төбәгебездәге иң өлкән гәзитләрнең берсе тәүге саны дөньяга чыгуның 105 еллыгын билгели. Матбугат йортында Рөстәм Хәмитов гәзитне бастыруның тулы циклы белән танышты: редакциянең бүлекләрендә булды, нәшрият-полиграфия комплексында типография җиһазларын, гәзит һәм журнал цехларын карады. Аннары редакциянең иҗат коллективы белән очрашты. 1906 елда гәзит “Уфимский рабочий” дигән исем астында чыга. Бүген “Республика Башкортостан” 20 мең абунәчесе булган җитди басма. Тагын ике меңгә якын кеше гәзит белән көн саен Интернеттагы сайт аша таныша. — “Советская Башкирия” гәзитен 1965 елдан бирле беләм. Миңа 10-11 яшьләр иде, без Красноярскида яшәдек. Әтием үз республикасының патриоты буларак, гәзитне алдыра иде. Красноярскига гәзит кәгазьгә төрелеп килә, кайчак берничә сан җыела иде. Әтием аларны укыганда мин дә гәзит белән таныша бардым, — дип бүлеште истәлекләре белән республика башлыгы. — “Советская Башкирия” гәзитеннән тыш, безгә “Кызыл таң” һәм “Башкортостан” (элекке “Совет Башкортостаны”) килә иде. Менә шушы өч гәзит гомерем буе озатып йөрде мине. Соңрак Мәскәүдә укыганда, “Революция мәйданы” метросы янында, дәүләт тарих музееннан ерак түгел киоскта “Советская Башкирия”, “Кызыл таң” һәм “Совет Башкортостаны” гәзитләре сатыла иде. Мин аларны тулай торакка сатып алып кайта идем. “Ник шулкадәр күп?” — дип сораучыларга: “Сагындым”, — дип җавап бирә идем. Мин аларны укыдым һәм гәзит белән бәйләнешне беркайчан да өзмәдем.

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителделәр

09 сентября

Журналистика өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия бирү комиссиясе, җибәрелгән эшләрне карап, 11 эшне конкурста катнашуга тәкъдим итте. Шуларның дүртесе — күмәк эш. Премия алуга кандидатлар: Ринат Фәйзрахманов, Ринат Рәҗәпов, Илдар Әхияров катнашлыгындагы коллектив — “Гаҗәеп атамалар: тарих һәм чынбарлык” дигән мәкаләләр циклы өчен (“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты тарафыннан тәкъдим ителде); Галим Хисамов, Тәлгать Сәгыйтов, Галия Галимова һәм Юрий Илингин катнашлыгындагы коллектив — “Әхмәтзәки Вәлиди” китабы өчен (Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты тарафыннан тәкъдим ителде); Эмиль Мусин, Венера Ильясова, Алексей Шильников һәм Ләлә Латыйпова катнашлыгындагы коллектив — үз үрнәгендә рухи һәм әхлакый камилләшүгә, гомумкешелек кыйммәтләрен раслауга булышлык итүче замандашлар образына багышланган мәкаләләр циклы өчен (“Туймазы хәбәрләре” редакция-нәшрият комплексы тарафыннан тәкъдим ителде);

Тагын да уңайлырак һәм кулайрак

02 сентября

1 сентябрьдә киләсе елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылу кампаниясе старт алды. Илебезнең барлык почта бүлекчәләрендә 3 төп каталог: “Русия матбугаты”, “Русия почтасы”, “Гәзитләр. Журналлар” буенча Русиядә һәм чит илләрдә чыгучы сигез меңнән артык басмага язылып була. Басмаларны китереп бирү бәясе элеккечә — 2008 елның икенче яртысындагы дәрәҗәдә калачак. Башкортстанда яшәүче һәркем гәзит-журналларга йортына хат ташучыны чакырып яисә Интернет аша языла ала. Федераль почта элемтәсенең Башкортстан идарәсе матбугатка язылу кампаниясенә зур игътибар бирә, чөнки почта бизнесының бу юнәлеше социаль әһәмияткә ия. Шуңа күрә республиканың барлык төбәкләренә дә гәзит һәм журналларны китереп бирү, сыйфатын яхшырту буенча даими эш алып барыла, нәтиҗәдә, барлык торак пунктларында да гәзит-журналларга язылу мөмкинлеге бар. Октябрьдә Русия почтасы клиентлары матбугатка язылганда өстәмә ташламалар һәм бүләкләр алачак. 13 октябрьдә басмаларга язылуның Бөтенрусия декадасы башланачак, ул гәзит һәм журналлар редакцияләре белән берлектә үткәреләчәк. Акция 10 көн дәвамында бөтен илдә, почта предприятиесенең барлык филиалларында оештырылачак.

Басма эшчәнлеген тираж билгели

27 августа

Бүгенге көндә гәзит-журнал редакцияләрендә иң төп хәстәрлекләрнең берсе — тиражны саклау. Тираж — басма эшен бәяләүче төп күрсәткеч кенә түгел, табыш чыганагы да булып тора. Бу җәһәттән милли телләрдә нәшер ителүче гәзит-журналларга бигрәк тә кыенга туры килә, чөнки туган телнең куллану даирәсе чикләнгән. Шул ук вакытта тиражлары тотрыклы сакланучы басмалар да аз түгел. Әйтик, Миякә район гәзитенең гомум тиражы 2008 елда — 5438 данә, 2009 елда — 5393, 2010 елда 5433 данә булса, әлеге вакытта ул 5362 данә таратыла. Ягъни биш кешегә бер район гәзите туры килә. Гәзит урыс, татар һәм башкорт телләрендә чыга. Урысчасы — “Октябрь” — 2887, татарчасы — “Безнең дәвер” — 1640, башкортчасы — “Акмулла төяге” 1000 данә таратыла. Гәзитнең соңгы чорда дөнья күргән саннарына күз салам. Чынлап та, анда район халкының тормышы шактый киң яктыртыла. “Кыр эшләре көндәлеге”, “Телләр турындагы закон үтәлеше”, “Конкурслар”, “АПК хәлләре”, “Милләтара татулык елы”, “Мәдәният һәм сәнгать” — бу һәм башка даими рубрикаларны һәр санда диярлек күрергә мөмкин. Гәзиттә инде күптәннән башка басмаларда очрамаган мәгълүмат та таптым: “Язгы чәчүдә механизаторлар арасында хезмәт ярышы”. Югыйсә, күп гәзитләрдән гади хезмәт кешесе бөтенләй диярлек төшеп калды. Бу рубрикадагы язмалар исә җаваплы авыл хуҗалыгы кампанияләрендә иң югары күрсәткечкә ирешкән хезмәт алдынгылары белән таныштыра, аларның фидакарьлеген данлый. Әйбәт бит: кара, үрнәк ал!


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»