Матбугат

Икенче яртыеллыкка гәзит-журналларга язылу башланды

06 апреля

1 апрельдән икенче яртыеллыкка вакытлы матбугатка язылу башланды. Һәркем “Русия почтасы”, “Роспечать”, “Русия матбугаты” каталогларында тәкъдим ителгән 15 мең данә гәзит яки журналның күңеленә хуш килгәнен сайлап языла ала. Февральдән апрельгә кадәр Русия почтасы кайбер гәзит-журналларга узган елгы бәяләр буенча язылуны оештырган иде. 10-20 майда гәзит-журналларга язылу ункөнлеге игълан ителәчәк, шушы чорда популяр басмаларга ташламалы шартларда язылырга мөмкин булачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары, I, II группа инвалидларына — 20 процент, махсус басмалар алдыручы сукыр һәм начар күрүче гражданнар өчен элемтә хезмәтләре бәяләренә 100 процент ташлама ясала. Тиражы 220 мең данәдән арткан һәм ихтыяҗ зур булган үзәк, шулай ук тиражы 15,5 мең данәдән арткан өлкә, край һәм республика басмаларына язылучыларга почта, шулай ук, 17 процент ташлама ясый. Район һәм шәһәр гәзитләре һәм журналлары алдыручылар өчен дә 25 процент ташлама каралган.

Татар матбугаты җыены узды

17 марта

Кичә башкалабызда татар телендә нәшер ителүче матбугат басмаларының үсеш мөмкинлекләре тикшерелде. Ел саен оештырылучы семинар-киңәшмәдә 30дан артык гәзит һәм журнал вәкилләре — мөхәррирләр, җаваплы секретарьлар, хәбәрчеләр, тәрҗемәчеләр катнашты. Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы белгечләре махсус программа әзерләгән иде. — Семинарның максаты — редакция хезмәткәрләренең һөнәри осталык дәрәҗәсен, димәк, басмаларның сыйфатын күтәрү, — диде министрлыкның баш белгече Зөһрә Заманова.

“Кызыл таң”ның туган көнендә

06 марта

1 мартта “Кызыл таң” гәзитенә 94 яшь тулды. Туган көн бәйрәменә язмышы һәм иҗаты шушы гәзит белән бәйле аксакалларны чакыру инде матур традициягә әйләнгән. Ул көнне безгә Башкортстанның халык язучылары Нәҗип Асанбаев белән Суфиян Поварисов килде. Зур тормыш һәм иҗат юлы үткән, халкыбызның рухияте, теле, киләчәге өчен янып яшәүче абруйлы шәхесләрнең хезмәт юлының күпмедер еллары гына түгел, аларның бөтен гомере “Кызыл таң” белән бәйле. — Авыр заманда яшибез, — дип сүз башлады Нәҗип ага. Милләте, киләчәге турында уйланган шәхеснең рухи газаплануы иде бу. — Сез Иблиснең кем икәнен беләсезме? — дигән сорау ташлады ул һәм үзе үк җавап бирде. — Иблис — ул шайтан, ул — җен, диючеләр булыр. Ходай Тәгалә янында бик күп фәрештәләр булган. Ходай аларга Адәмгә баш ияргә кушкан. Ләкин бер фәрештә баш имәгән. Менә шул Иблис булган. Ходай аны җәһәннәмгә куган. Язучы фаразлавынча, менә шул Иблис җәһәннәмнән качкан да бик күп илләрдә җәнҗал куптарып йөри. Нәҗип ага Ливан, Ливия, Сүрия, Ямән кебек гарәп илләрендә барган сәяси сугышларга күңел әрнешен белдерде. Аларның җитәкчеләренә карата үз карашын җиткерде.

Беренче мөхәрриргә нибары 21 яшь булган

01 марта

Күпләребезгә билгеле булуынча, 1918 елның 4 (17) февралендә Ырынбур шәһәрендә Башкортстан Вакытлы Революцион Советы (БВРС) игълан ителә. 1 мартта аның органы булган “Башкортстан” гәзите дөньяга килә. Аның беренче мөхәррире Бәхтегәрәй Әгъзам улы Шәфиев 1897 елның 20 маенда Ырынбур губернасы Саелмыш елгасы буендагы Беренче Имангол авылында (хәзерге Ырынбур өлкәсенең Октябрь районы) крестьян гаиләсендә туган. Алты уллары үсеп килгәндә ата-ана бер-бер артлы вафат була. Өч яшендә үксез ятим калган Бәхтегәрәйне әтисенең энесе Әхмәтгәрәй Котлыәхмәт улы үзенә ала, 5-6 яшендә татарча укырга һәм язарга өйрәтә. Сәләтле малай әнисе яклап кардәше, ә минем картәтинең картәтисе, хәзерге Саракташ районының Николаевка авыл Советы Кабанкино авылында яшәгән Хакколый Солтангуҗин ярдәмендә “Хөсәения” мәдрәсәсенә урнаштырыла. Ырынбур шәһәрендәге бу уку йортын татар капиталистлары үз акчаларына тоткан.

Беренче санны чыгаруда катнашкан

21 февраля

Заманында тоташ җәмгыятьтә һәм һәр коллективта тотрыклылык, тәртип, гаделлек, ватанпәрвәрлек, өлкән буыннарның гүзәл традицияләренең күчәкилүчәнлеген тәэмин итүдә, яшь кадрларны тәрбияләүдә хәлиткеч роль уйнаучы коммунистлар партиясе дигән иҗтимагый оешма бар иде. Һәркайдагы кебек үк, “Кызыл таң” редакциясендә дә ай саен мотлак рәвештә үтә торган партия җыелышларына монда эшләп пенсиягә чыккан коммунистлар да килә иде. Шундый җыелышларда исемнәре хәзер инде тарих сәхифәләрендә калган шәхесләр белән аралашырга насыйп булды. Чагыштырмача күптән түгел лаеклы ялга киткән Наилә Мәүлетова да җыелышларны калдырмый иде. Тәү карашка аз сүзле, кырысрак күренгән бу апа белән сөйләшә башласаң, ягымлы булуына игътибар итәсең. Гәзитнең һәр санын укып бара, аеруча без, яшьләрнең, язганнарына игътибарлы. Каты бәрелмичә генә хаталарыбызны да күрсәтә, сирәк-ара мактау сүзләре дә әйтә. Теге яки бу кеше яисә вакыйга турында нәрсәләрдер ачыкларга кирәк булганда озак еллар дәвамында Наилә апага да еш кына шалтыраттым. Ни дисәң дә, 1937 елда ук матбугатка эшкә килгән, “Кызыл таң”ның тәүге саннарын чыгаруда катнашкан ветеран иде ул.

“Кызыл таң” укучылары белән көчле!

14 января

Кичә “Кызыл таң” гәзите редакциясендә матур вакыйга булды. Иҗади коллектив гәзитнең 2011 елгы лауреатлары, баш мөхәррирнең махсус призына лаек булучылар белән очрашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар, әмма бүген аларның һәммәсен дә бер нәрсә берләштерә — “Кызыл таң” гәзите белән дуслыгы һәм хезмәттәшлеге, иҗат мәйданындагы осталык. — “Кызыл таң” гәзитенең 2011 елгы лауреатларын хөрмәтләү чарасының Русия матбугаты көненә туры килүе дә очраклы түгелдер, мөгаен, — дип башлады сүзен гәзитнең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. — Журналистларның һөнәри бәйрәмендә актив авторларыбыз белән очрашу үзе дә хезмәттәшлегебезнең никадәр көчле, дуслыгыбызның никадәр ныклы булуын күрсәтә. Бүләкләнүчеләр арасында авыл хәбәрчеләре булу аеруча игътибарга лаек. Бүген яшәештәге көнүзәк проблемаларны тоярга да, җитешсезлекләрне ачып бирүдә һәм тормыштагы матур үрнәкләрне күрергә дә ярдәм итә алар. Аларның күбесе “Кызыл таң” гәзитен таратуда ярдәм итә. Баш мөхәррир призына лаек булучылар арасында, мәсәлән, бүген без Туймазы районыннан Әнәс Сафуановка рәхмәтле. Әнәс Мөсәгыйть улының шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә, быел авыл биләмәсендә “Кызыл таң” — 60, “Әллүки” журналы 10 данәгә артты...

Әлшәй хәбәрләрен халыкка алар җиткерә

11 января

77 ел дәвамында халыкның ышанычлы таянычы һәм киңәшчесе булган район гәзите редакциясе коллективы яңа елны яңа өметләр һәм планнар белән каршылады

Моннан өч дистә ел элек хезмәт юлымны башлаган Әлшәй районы гәзитенә бервакытта да битараф булалмадым. Кайда гына эшләсәм дә, аның иҗади коллективы белән хәбәрләшеп, аралашып яшәдем, мөмкинлек табып, хезмәттәшлек итеп, язышкалап тордым. Шуңа күрә каләмдәшләремнең һәр уңышын күреп сөендем, авыр минутларында алар белән бергә көендем. Ә авырлыклар булмады түгел. Редакциянең әлегәчә үз бинасы булмау үзе генә дә ни тора! Нәтиҗәдә соңгы 30 ел эчендә каләмдәшләребез дүртенче бинага күчәргә мәҗбүр булды. Бүген, шөкер, зур чыгымнар түгеп булса да, иске бер мәктәп бинасын ремонтлап керделәр. Бүлмәләр җитәрлек, иркен, җылы, якты. Эш өчен дә, ял өчен дә барлык уңайлыклар да тудырылган. Раевканың бер читендә, халыкка барып йөрер өчен бигүк уңайлы урында булмавы гына эчне кыра кыруын. — Инде үзебез генә түгел, безнең белән даими аралашучы гәзит укучыларыбыз да, игълан бирүчеләребез дә өйрәнде шикелле. Иң мөһиме, эш шартлары әйбәт, — ди редакцияне ун елдан артык уңышлы җитәкләүче Светлана Жуковская.

“Кызыл таң” - беренче!

29 декабря

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе журналистлар арасындагы республика конкурсына йомгак ясады

Кичә Уфада 2011 елда Башкортстандагы сайлау кампанияләрен киңкүләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча журналистлар арасындагы республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Аның эшендә Башкортстанның элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов, республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Марат Саттаров һәм башкалар катнашты. — Киңкүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегеннән башка бер генә сайлау кампаниясен дә күз алдына китереп булмый. Журналистлар, чын мәгънәсендә, гражданлык җәмгыятенең күзе, дияр идем. Бу җәһәттән, республикада агымдагы елның мөһим сайлау кампанияләре шулай оешкан төстә, гадел һәм ачык үткән икән, биредә киңкүләм мәгълүмат чараларының өлеше дә гаять зур, — диде Хәйдәр Вәлиев. Борис Мелкоедов та чыгышында республика мәгълүмат чараларының сайлау процессын яктыртуда актив эшчәнлеген сызык өстенә алды. — Иң мөһиме — бездәге киңкүләм мәгълүмат чараларында фәкать объектив, гадел, конструктив материаллар гына дөнья күрде. Башкортстанда сайлауларның тыныч үтүенә һәм республика халкының, һәрвакыттагыча, зур гражданлык активлыгы күрсәтүенә бу, әлбәттә, тәэсир итми калмагандыр, — диде бу җәһәттән элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры. Конкурска килгәндә, агымдагы елда журналистлар аеруча зур активлык күрсәткән. Шуңа да 46 эш арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу абруйлы жюрига җиңелләрдән булмаган.

“Алтын каурый” - “Кызыл таң”чыларда!

23 декабря

Уфада Башкортстанның Элемтә һәм киңкүләм коммуникация министрлыгы һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге оештырган “Башкортстанның алтын каурые-2011” республика конкурсы үтте. Һөнәри бәйгедә катнашучылардан 40 каләм иясе лауреат исеменә лаек булды. Алар арасында “Кызыл таң” журналистлары да бар. Бәйгедә җиңүчеләрне тантаналы котлау чарасында наркотикларга каршы көрәш темасын киң яктыртканы өчен “Кызыл таң” гәзитенә Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Алтмыш елдан артык укыйм!”

03 декабря

Гәзит укучылар белән очрашу үткәргән көнне таныштык бу ачык йөзле мөлаем авыл апасы белән. Ул 40 елга якын урындагы хуҗалык идарәсендә хисапчы булып эшләгән. Хезмәт стажына килгәндә, иренеке тагын да саллырак — тракторчы булып эшләгән Габделхак Галим улы гомеренең 44 елын туган колхозына багышлаган. Хезмәт стажлары төрле булса да, ял иткәндәге мавыгулары икесенә бер булган аларның — икесе дә гәзит-журнал укырга яраткан. Ә инде “Кызыл таң”ны, Зәлия апаның үз сүзләре белән әйтсәң, туганнан бирле укыйлар икән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»