Матбугат

“Кызыл таң” - җан азыгы

06 сентября

Караидел районының Нәһертдин авылында яшәүче бу матур пар белән без чираттагы командировка вакытында таныштык. Алар — “Кызыл таң”ның тугры дуслары, гәзитегезне күп еллар даими алдыралар, диделәр. Фәгыйлә апа белән Тимерҗан абый Дәүләтгәрәевлар быел алтын туйларын билгеләгән. Әлбәттә, аларның гомер юллары тырыш, намуслы хезмәттә үткән. Фәгыйлә апа башта — “Мерәсем” совхозында, аннары авыл клубында хезмәт салса, Тимерҗан абый биредәге кирпеч заводында 24 ел мастер булып эшләгән. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, аларның ихатасына килеп керү белән йорт-кураның төзеклеге күзгә ташлана, биредә тырыш, чәмле һәм гамьле кешеләр яшәве аңлашыла. Ялкаулар бу яшьтә дә ишле мал-туар асрый, ике дистәдән артык умарта тота алмас иде. Әйткәндәй, Тимерҗан абый ул тырыш җан ияләре белән 30 яшеннән мәш килә, балаларын балдан өзми. Ә мәхәббәт җимешләре булып дөньяга аваз салган биш балалары бүген инде җиде онык белән куандырган. Шуңа да хәзер инде шул оныклары өчен тырышып яткан көннәре.

“Тормышымны “Кызыл таң” кушканча кордым”

30 августа

Быел март башында Бөтенрусия элемтә операторы “Мегафон” компаниясе “Кызыл таң” абунәчеләре арасында акция игълан иткән иде. Аңа ярашлы, гәзиткә 2012 елның икенче яртысына язылучыларга конкурста катнашу хокукы бирелде. Мөмкинлектән файдаланып, “Кызыл таң”ның атнага биш тапкыр чыга торганына алты айга язылган дистәләрчә абунәчебез “Мегафон” модемы отты. Алар арасында Благовар районының Күчәрбай авылында яшәүче Дамир Тимербаев та бар.

Игелекле басмабыз

30 августа

Татар дөньясында киң билгеле, иң хөрмәтле басмаларның берсе “Кызыл таң” гәзитенең якынлашып килүче 95 еллыгы уңаеннан язарга утырдым бу мәкаләмне. Моңа тагын бер мөһим сәбәп бар — “Кызыл таң” белән танышып, аралашып яши башлавыма төгәл ярты гасыр икән ләбаса!

Матбугат тарихында тирән эз калдырды

01 августа

Республикабызның төп өч гәзитендә — “Совет Башкортостаны”нда (хәзерге “Башкортостан”),”Советская Башкирия”дә (хәзерге “Республика Башкортостан”) һәм “Кызыл таң”да төрле дәверләрдә эшләгән бихисап фотожурналистлар арасында өчесе аерылып тора иде. Болар — Бөек Ватан сугышы ветераннары Анатолий Виноградов, Марат Герасимов һәм Әгъләм Зараев. Алар озак эшләделәр, озын гомер кичерделәр һәм бер-бер артлы диярлек якты дөньядан китеп тә бардылар. Аларның матбугат фронтындагы батырлыгына бәя бирелмәгән әле. Монысын киләчәкнең намуслы галимнәре эшләр дип өметләник.

“Кызыл таң” һәм “Әллүки” - үзебезнең басмалар”

19 июня

Суккул мәктәбе укытучылары аларга теләп языла

Ярмәкәй районының Суккул мәктәбе укытучылары вакытлы матбугатка зур игътибар бирә. “Күп мәгълүматны Интернет, электрон басмалар аша алып булса да, гәзит-журналны кулга алып укуга җитми”, — ди алар. Фәнүзә Чулпанова җитәкчелегендәге коллективта балаларга белем һәм тәрбия бирүгә 21 укытучы һәм 8 техник хезмәткәр көч сала. Алар арасында “Кызыл таң”ны алдыручылар байтак. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Гәрәева, тарих укытучысы Консуэлла Абдуллина, технология укытучысы Розалия Хәкимова, башлангыч сыйныф укытучылары Халисә Кашапова, Флария Митрофанова гәзит турында фикерләре, уй-теләкләре белән дә уртаклашты.

Ханбикәбез иде

14 июня

Сөем... Өлкән корректорыбыз Рәйсә апа Назарова хезмәттәше, гомерлек ахирәте Сөембикә апа Исламовага яратып шулай эндәште. Тавышы тулы наз булгангамы, ул миңа йә сөеклем, йә сөюем, йә сөйкемлем кебек ишетелә иде. Сөембикә белән Рәйсә апаларны белә-белгәннән бирле аларның күркәм холкына, зыялылыгына, пөхтәлегенә, зәвыклы киенә белүләренә сокландым. Үз-үзләренә таләпчән аналар, хуҗабикәләр, бакчачылар буларак өлкән буын хезмәттәшләрем безгә үрнәк иде. Ә инде аларның эшкә җаваплы каравы хакында риваять итеп сөйләрлек.

Безне 87 яшьлекләр дә, 7 яшьлекләр дә укый!

09 июня

Караидел районында соңгы тапкыр командировкада булганда Подлуб авылында “Кызыл таң” гәзитен укучылар саны артуына сөенеп кайттым. Ә инде бу авыл Советы территориясендә бердәнбер исән Бөек Ватан сугышы ветераны яшәвен белгәч, аңа “Кызыл таң”чылар исеменнән үз акчабызга гәзитнең атнасына ике килә торганына подписка бүләк итәргә булдык.

“Алтынчәч” үрнәк күрсәтә

07 июня

Дүртөйле шәһәренең 12нче балалар бакчасының 50 хезмәткәре “Кызыл таң”га язылды

Дүртөйле шәһәре балалар бакчалары арасында “Коллектив белән — “Кызыл таң”га” конкурсы игълан ителгән иде. Лилиана Ирназарова җитәкчелек итүче 12нче балалар бакчасы хезмәткәрләре тәүге көнне үк гәзитебезгә коллектив белән язылып та куйдылар. — Моңа кадәр “Кызыл таң” безнең коллективка бер генә данә килә иде. Бакча хезмәткәрләре Зифа Кадыйрованың повестьларын кулдан-кулга йөртеп укыдылар. Коллективтагы 64 кеше берьюлы укыганлыктан, гәзит еш кына таушалып-ертылып бетә иде. Хәзер инде хезмәткәрләребезнең һәркайсы “Кызыл таң”да басылган язмаларны өйләрендә укый алачаклар. “Конкурста катнашабызмы?” дию белән барысы да бертавыштан: “Әйе!” дип җавап бирделәр, — ди Лилиана Тимур кызы, “Кызыл таң”га уңай мөнәсәбәтен белдереп.

Җиңүчебез Казанда ял итәчәк

19 мая

“Хәзинә” туристик фирмасы бүләк иткән юллама белән Федоровка районының Динес почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Хамматова җәй айларында файдаланмакчы Хәбәр ителүенчә, “Хәзинә” туристик фирмасы матбугатка алдан язылу чорында 2012 елның икенче яртысына “Кызыл таң” гәзитенә иң күп яздыручы почтальоннар арасында конкурс оештырган иде. Җиңүчене абруйлы фирма Казан шәһәренә юллама белән бүләкләргә вәгъдә итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 1 февральдән 31 мартка кадәрге чорда икенче яртыеллыкка 38 данә “Кызыл таң” гәзитенә яздырып, Федоровка районының Динес почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Хамматова җиңү яулады. Шушы көннәрдә без Динес авылына барып, аңа “Хәзинә” туристик фирмасының бүләген — Казан шәһәренә юллама тапшырдык.

Йөзен дә, кыйбласын да үзгәртмәде

05 мая

Советлар Союзының җитмеш биш елга якын төп матбугат органы саналган “Правда” гәзитен В. И. Ленин 1912 елның 5 маенда (искечә стиль белән — 22 апрельдә) Петроградта оештырып чыгара башлый. Патша хөкүмәте тәүге ике елда гына гәзитне сигез тапкыр яба, аның җитәкчеләрен, активистларын эзәрлекли. Ул кара дәвердә исемен берничә тапкыр алмаштырырга мәҗбүр ителсә дә, матбугат басмасы үз юлыннан тайпылмыйча бара, изүчеләргә каршы көрәштә хезмәт ияләрен, зыялыларны, иҗат кешеләрен, хәрбиләрне туплаучы көчкә әверелә. Ил башкаласы белән бергә 1918 елның 16 мартында “Правда” редакциясе Мәскәүгә күченә. 1945 һәм 1962 елларда — Ленин ордены, 1972 елда Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнә. 1922 елдан 5 май Матбугат көне буларак билгеләп үтелде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»