Матбугат

Усак-Кичүлеләр аңлы, чөнки алар “Кызыл таң”лы!

20 марта

Бу почта бүлекчәсендә гәзитебезне алдыручылар саны өч тапкыр арткан

Шушы көннәрдә Бишбүләк районында “Русия почтасы”ның Башкортстан бүлекчәсе җитәкчелеге катнашлыгында хат ташучыларның узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Бишбүләклеләр халыкка почта хезмәте күрсәтүдә шактый нәтиҗәле эшләгән. Күп кенә басмаларга язылучылар саны арткан яисә узган елдагы дәрәҗәдән төшмәгән. Шунысы куанычлы, алар арасында “Кызыл таң” гәзите дә бар. Бүген Бишбүләктә ике йөзгә якын абунәчебез яши. Димәк, монда меңнәрчә укучыбыз бар, дигән сүз. Чөнки, статистика күрсәтүенчә, бер гәзитне, гадәттә, 5-6 кеше укый. Шул ук вакытта, “Кызыл таң”га язылуны сизелерлек арттырган почта бүлекчәләре дә бар. Сез рәсемдә күргән Рәмилә Хәбетдинова җитәкләгән Усак-Кичү авылы почта бүлекчәсендә агымдагы елның беренче яртысында гәзитебезне алдыручылар саны өч тапкыр арткан. — Урындагы хуҗалык җитәкчесе Мәгафүр абый Лотфуллинга рәхмәт — аның башлангычы белән “Кызыл таң”га “Усак-Кичү” җәмгыятендә эшләүчеләр коллектив белән язылды. Шулай ук дистәләгән кеше “Кызыл таң”ны даими алдыра, — ди Усак-Кичү һәм Иттихат авылларын хезмәтләндерүче почтальонка Гөлнара Вахитова.

“Кызыл таң” юбилеена - зур концерт!

13 марта

Гәзит чыгаруны күпләр, бәлки, күңелсез эш дип уйлыйдыр. Бигрәк тә көн саен чыгучы гәзитне күз алдына китерсәң, күпме материал тупларга, аны тәртипкә китерергә, хаталарын чүпләргә кирәк. Эш — колач җитәрлек түгел. Әмма...

Рөстәм Хәмитов: Милли басмалар яшәячәк, үсәчәк, тернәкләнәчәк!

01 марта

Башкортстан Президентының “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире белән әңгәмәсе

“Кызыл таң” гәзитенең 95 еллыгы уңаеннан Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов басманың баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән очрашты. Очрашуда сүз республиканың иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни тормышындагы процесслар, шул исәптән, милли матбугат үсешендәге мәсьәләләр турында да барды. Түбәндә Башкортстан Президенты белән әңгәмәне гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. — Рөстәм Зәкиевич, Сезнең Башкортстан Президенты вазыйфасында эшләвегезгә ике ел ярымнан күбрәк вакыт үтте. Сезнеңчә, шушы чорга план­лаштырыл­ган эшләрдән кайсыларын тулы куәтендә башкарып чыгуга ирешелде, ә нинди мәсьәләләрнең торышы әлегә канәгатьләнерлек түгел һәм җитдирәк игътибар юнәлтүне таләп итә? — Федераль ведомство­ларда эшләгән чорда ук Башкортстандагы тормыш, биредә барган процесслар белән даими кызыксынып тордым. Һәм менә мин кайттым. Аңлашыла, кайту белән, тәү чиратта, икътисад үсеше мәсьәләләренә алынырга туры килде. Биредә халыкны эш, лаеклы хезмәт хакы һәм торак белән тәэмин итү без үткәргән дәүләт сәясәтендә төп өстенлек итеп билгеләнде. “Кешеләр өчен эшләргә!” — бу чакыру хәзер респуб­ликадагы һәр дәрәҗә власть структурасы өчен төп юнәлеш булып тора. Эшкә керешкәндә мин безнең башлангычлар тиз арада үз нәтиҗәләрен бирер, дип уйлаган идем. Алай түгел икән. Барлык үзгәрешләр дә тулы куәтенә эшли башласын өчен ике ел да, өч ел да, хәтта биш ел вакыт та аз. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикадагы эшлекле климат күпкә иркенәйде. Бу хакта кешеләр миңа күпсанлы очрашулар, аралашулар, кабул итүләр вакытында җиткерә. Атап әйткәндә, иҗат итү, кызыклы идеяләрне тормышка ашыру, икътисади тормышта, иҗтимагый процессларда катнашу өчен киң мөмкин­лекләр ачылды. Шушы рә­вешле Башкортстан акрын­лап үз икътисадын оештыруга иҗади яклап килгән төбәкләр исәбенә керә бара. Бу макроикътисади күрсәт­кеч­ләрдә дә чагыла. Әйтик, узган елда сәнәгать җитештерүе күләме, аннан алдагы елга карата 105,7 процент булды. Тулай төбәк продукты күләме беренче тапкыр триллион сум үрен узды. Иң зур байлыгыбыз, әлбәттә, балалар. Бу җәһәттән былтыр республикада 59 меңгә якын бала туды. 1991 елгы күрсәткеч тә моңардан берни­кадәр азрак иде. Ягъни де­мографик өлкәдә без үзгәртеп коруларга кадәр булган югарылыкка күтәрелүгә ирештек. Бу — соңгы 22 елда иң яхшы күрсәткеч. Туымны дәртләндерү җәһәтеннән балалар бакчалары белән булган хәлне шактый дәрәҗәдә төзәтүгә ирештек. Былтыр гына 58 яңа балалар бакчасы сафка керде. Шулай ук 8 яңа мәктәп файдалануга тапшырылды. Бу өлкәдә эшләр җайга салынды, дип тулы ышаныч белән әйтә алам.

Иҗат офыкларымны киңәйтте

20 февраля

“Кызыл таң”ны мәктәп елларыннан ук якын иттем. Һәр гаилә аны көтеп алды. Очеркларны, сурәтләмәләрне, фоторепортажларны, бигрәк тә “Тетәбикә белән Гаделҗан” рубрикасы астында бирелгән материалларны халык яратып укыды. Редакция журналистлары, язучылар, шагыйрьләр халык белән очрашу өчен авылларга килә иде.

Һәр гаилә аны үз туганыдай каршы ала

08 февраля

Почтальоннарның төрлесен очраткан бар: олы сумкасын асып, авыл урамнары буйлап җәяү атлаганнарны да, гәзит-журналларны велосипедка, я булмаса, атка утырып таратучыларны да. Шаран рай­онында исә чакрымнарны үзе руль артында иңләүче хат ташучыны очраттык. Наталья Исламгулова Зирекле почта бүлекчәсендә алты ел эшли. Гәзит-журналларны аның кулыннан әлеге авылның берничә урамы, шулай ук, Кыртүтәл һәм Таллыкүл халкы ала. — Без хат ташучыбызның эшеннән бик канәгать. Матбугатны соңлатмый, вакытында китерә. Тырыш, һәр кешегә игътибарлы, ачык безнең Наталья, — ди “Кызыл таң” гәзитенең актив авторы, Зирекле авылында гомер кичерүче Мәсгуть абый Гыйльметдинов. — Хат ташучы үзе хезмәтләндергән кешеләрнең гаилә әгъзасына әверелә икән, — дип сүзгә кушыла Наталья. —Синең килүеңне көтеп торалар, кайсылары капка алдына ук чыгып каршы ала. Бигрәк тә өлкәннәр шатлыклары, хәсрәтләре белән уртаклаша, алар белән аз гына туктап сөйләшеп торсаң да күңелләре була. Элегрәк Натальяга үзе яшәгән Кыртүтәлдән биш чакрымда урнашкан Зиреклегә һәм ике чакрымдагы Таллыкүлгә күпчелек очракта җәяү йөрергә туры килгән. Ял вакыты туры килгәндә, вахта ысулы белән Себердә эшләүче ире Алексей ярдәмләшкән булса, хәзер ханым корыч атны үзе “иярләп” алган. — Ахирәтем Светлана водительләр курсына җитәкләп алып бармаса, укырга исәбем юк иде әле. Ике ел элек кулга таныклык алып, почтаны машина белән тарата башлагач, эшем күпкә җиңеләйде, — дип елмая хат ташучы.

Почта тартмасында - ундүрт басма!

16 января

Хәлфәт Гәрәев гомере буе матбугат белән дус Яши

Аңа 74 яшь. Аскын районының Карткисәк авылында яши. Авылның иң актив кешеләренең берсе. Моңа дәлил — күпсанлы грамоталары. Әйтик, “Шәҗәрә бәйрәме”н үткәрүдә һәм сайлау компаниясендә катнашканы, төбәкне өйрәнүдә күрсәткән хезмәте, “Аскыным — җантөягем”, “Ышаныч” район гәзитләре белән даими хәбәрләшеп торганы өчен рәхмәт хатлары алган ул. Республика, ил хәбәрләре — аңа барысы да таныш. Чөнки ул матбугаттан аерылмый. Әйтик, быел пенсионерның почта тартмасына “Кызыл таң”, “Өмет”, “Версия Башкортостана”, “Спид-инфо”, “Вкусно и сытно”, “Тысяча советов”, “Тулпар”, “Башљортостан уљытыусыһы” һәм башка — барлыгы ундүрт басма салына.

Тираж - һәр басманың бизмәне ул

11 января

Әллә матбугатта озак эшләгәнгә, кулыма нинди генә басма алсам да, иң башта аның тиражына күз салам, чөнки тираж — гәзит-журналларның бизмәне ул, аның укымлылык дәрәҗәсен үлчәү берәмлеге. Беркөн кәгазьләремне барлап утырганда элегрәк вакытлы матбугатка язылу йомгаклары килеп чыкты. Республика басмаларын укучылар санының шулкадәр күп булуына сокланып туя алмадым: “Башкортостан” (“Совет Башкортостаны”) — 100 мең, “Республика Башкортостан” (“Советская Башкирия”) — 150 мең, “Кызыл таң” — 110 мең, “Башкортостан кызы” — 100 меңнән артык, “Агыйдел”, “Һәнәк” журналлары 70шәр мең тираж белән таралган.

Егылып ятып гәзит укыр идем, әгәр яздыручысы булса...

12 декабря

Бүген гәзит-журналларга язылуның иң кызу чоры. Ул авырлык белән бара, чөнки матбугат басмаларына язылмауның сәбәбен берәүләр — акча юклык, икенчеләре — күзләре начар күрү, өченчеләре — телевизор карап хушлану дүртенчеләре авылда эш күплектән гәзит-журнал укып утырырга вакыт юклыгы белән аңлата.

Көчне берләштерергә

06 декабря

Матбугатка язылу кампаниясенең уңыш нигезе — почта, урындагы власть органнары һәм редакцияләр эшен көйләү. — Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов “Русия почтасы”, шәһәр һәм район хакимиятләре җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашлыгында үткән республика видеоконференциясен шулай дип башлады.

“Кызыл таң”ны яратып укыйлар

07 ноября

Байгилде почта бүлекчәсе Нуриман районында иң зурларның берсе. 11 авылны берләштерүче бүлекчәгә Рәйхана Хәбибуллина җитәкчелек итә. Аның кул астында дүрт хат ташучы — Фәнзилә Әхмәрова, Фидалия Мөхәммәт­җанова, Гөлнур Габделисламова, Зөлфирә Садыйкова эшли. Зөлфирә апа турында аерым әйтергә кирәк. Хаклы ялда булса да, эштән китәргә җыенмый. Уналты яшендә кияүгә чыккач, хат ташучы булып эшли башлаган. Дүрт балага гомер биргән. Бер урында 40 ел эшли.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»