Матбугат

Гәзит укучылары белән көчле

18 июня

Тәтешле районында “Кызыл таң”ны даими алдыручылар байтак. Сәфәнә һәм Хәмил Имаевлар — нәкъ шундыйлардан. Олы тормыш юлыннан бергә атлауларына да ярты гасырдан артык вакыт узган.

Олы юлның тузаны

22 мая

Мин ана карынында чакта ук илне сакларга киткәнмен

Бу җырның эчтәлеге минем язмышыма тулысынча туры килә. Исән-сау яшәп, 71 яшькә җиткәч, “заманы шулай булды, сугыш чоры балаларының күпчелегенә хас язмыш бу”, дип сабыр гына уйланам. Шунысы да бар: яшьтәшләремнән аермалы буларак, мин ана карынында чакта ук илне сакларга киткәнмен.

“Кызыл таң”ны яратып укыйлар

15 мая

Стәрлетамак районының Бүреказган авылында гомерен почта хезмәтенә багышлаган Рәзилә ханым Богданова белән танышырга туры килде. Хат ташучы эшенә 17 яшендә үк керешә ул. Ике елдан аны авылның элемтә бүлеге башлыгы итеп билгелиләр. Менә шулай итеп, узган гасырның 70нче елларыннан башлап бүгенгәчә ул почта хезмәтендә.

Оста гармунчылар да, гәзит укучылар да

03 мая

Миякәдә “Кызыл таң” һәм районның “Безнең дәвер” гәзитләре берлектә оештырган “Уйна, гармун!” дигән матбугат сөючеләр бәйгесе узды

Иң тәүдә матбугатка язылуны җанландыру максатында оештырылган әлеге чараны үткәрүгә фатыйхасын биргән һәм бар яклап та ярдәм күрсәткән Миякә районы хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйровка, районның татарлар оешмасы рәисе Салават Хафизовка, мәдәният бүлегенә, район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Әйткәндәй, Миякәдә гармунчылар һәрчак игътибар үзәгендә. Алар катнашмаган, алар күтәреп алмаган бер генә мәдәни чара да юк монда.

Гәзиттән аерыласыбыз юк, тик ул көн дә килсен иде...

23 апреля

Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында “абунәче көне” үтте

Зәк-Ишмәт авылында гәзит-журналларны элек-электән күпләп алдыралар. Быел да биредә яшәүчеләр 600дән артык матбугат басмасына язылган. Шуңа да матбугатка мөкиббән зәк-ишмәтлеләр “абунәче көне”н һәрвакыттагыча көтеп алды. “Кызыл таң”ның дуслары да, ункөнлек барган вакытта ташламалардан файдаланып, яраткан гәзитләренә икенче яртыеллыкка язылып калырга ашыкты.

Ахунҗанов заманы

10 апреля

Таһир Ахунҗанов республиканың баш идеологы булып эшләгән 1967-87 елларны, әгәр рухи-мәдәни тормышыбыз турында сүз барса, шулай дип атарга мөмкин. “Шакиров чоры”, “Рәхимов чоры” атамалары белән беррәттән. Ни әйтсәң дә, ике дистә ел — тарихның зур бер кисәге. “Кызыл таң”да да “Ахунҗанов заманы” булды. Һәм ул һәрвакыт уңай яктан телгә алына. 1964 елның башыннан 1967 елның апреленә кадәр — барлыгы өч ел да өч ай — озак вакыт түгел. Әмма шул кыска гына чорны халык синең исемең белән тарихка терки һәм хезмәтләреңне ярты гасырдан соң да югары бәяли, бүгенге буынга үрнәк итеп куя икән, бу үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

“Кызыл таң” журналисты – җиңүче!

30 марта

Күптән түгел Уфада VI халыкара кышкы балалар уеннары үтте. Ярышны яктырткан журналистлар арасында иҗади бәйге оештырылды. Конкурска “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында йомгак ясалды.

Язылыр әле бу көн кызылдан!..

26 марта

“Кызыл таң”ның 95 еллыгы чын-чыннан гомумхалык бәйрәменә әверелде

“Кызыл таң”га 95 яшь тулды! Гаять истәлекле, тарихи, матур вакыйга. Мондый олугъ бәйрәмне зурлап үткәрмичә мөмкин түгел! Бигрәк тә, юбилей хакында республикада гына түгел, чит илләрдә дә киң билгеле булса. Чөнки “Кызыл таң”ның электрон басмасын Америка, Германия, Кытай, башка илләр дә даими укып бара. Ут күршеләр Татарстан, Чиләбе, Пермь, Ырынбур өлкәләре белән, гомумән, бер сулышта яшибез! “Кызыл таң”ның юбилее уңаеннан тантаналар февраль аенда ук башланды. 23 февральдә “Кызыл таң”чылар гәзит ветераннарын җырлы-моңлы табын артына җыйды. Ә төгәл бер айдан, 23 мартта “Нефтьче” мәдәният сараенда “Кызыл таң”ның 95 еллыгы уңаеннан зур концерт булды. Абруйлы басманың бәйрәм шатлыгын меңгә якын тамашачы уртаклашты. Бәйрәмгә Дәүләт Думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Равил Бикбаев, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миң­нуллин, “Ватаным Татарстан” гәзитенең баш мөхәррире Миң­назыйм Сәфәров килделәр. Тантанада Равил Бикбаев – Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның, Роберт Миңнуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Кызыл таң” гәзитенең 95 еллыгы уңаеннан котлауларын җиткерделәр. Шулай ук, туган көн белән котларга унсигез районның хакимият башлыклары, район гәзитләренең мөхәррирләре һәм, әлбәттә, “Кызыл таң”ның ветераннары, дуслары җыелды. “Гәзитнең туган көне нәрсә инде? Сәхнәдә күп сүз булыр, ялкыткыч озын кичә арытып бетәр”, дип уйлаучылар дә булгандыр. Алар ялгышты. Бу кичә концерт өлешеннән генә торды, дисәк тә була.

Нурлы йөзләренә карап...

23 марта

Бүген дә “Кызыл таң” казанында кайнап яшим

Гәзиттән бер көнгә дә аерылып тормыйбыз торуын, шулай да, март җитсә, үземдә сәер бер дулкынлану кичерелә. Сәбәбе берьюлы ике гәзитне уйлаудан, күрәсең: “Ватаным Татарстан” белән “Кызыл таң”ны. Мәгълүм ки, икесе дә, игезәк бертуганнар кебек, 1918 елның мартында дөньяга килеп, менә 95 ел инде татар милләтенә хезмәт итәләр. Ә миңа икесендә дә иҗади хезмәттә янып алырга насыйп булды: 1960-68 елларда — “Кызыл таң”да, 1968-74 елларда “Ватаным Татарстан”да. Шулардан соң унбер ел Татарстан китап нәшриятында эшләп алдым да, татар журналистикасында туплаган шушы утыз еллык тәҗрибәмне менә утыз елга якын инде Казан дәүләт университетында (хәзер Идел буе федераль университеты) яшь журналистларны һөнәргә өйрәтү эшендә файдаланам.

Ворошиловка рапорт тапшырган

21 марта

Редакциябезгә икешәр, хәтта өчәр тапкыр эшкә керүчеләр булган. Андыйлар турында “нишләп йөргән икән” дип тә уйлап куясың. Эштән-эшкә күчүчеләрне урыслар “летун” дип тә атый бугай. Ләкин бу күренешнең объектив сәбәпләре булуын да инкарь итмик. Рәҗәп Хәйруллин, әнә, безгә дүрт тапкыр килеп урнашкан. “Коммуна” чагында — җаваплы секретарь һәм “Кызыл таң”га мөхәррир урынбасары булып икешәр тапкыр. Ә китү сәбәпләре? Беренчесендә — армиягә алганнар, икенчесендә — сугыш башлану аркасында гәзит чыгудан туктаган, өченчесендә — Мәскәүгә укырга җибәргәннәр, дүртенчесендә — БАССРның Радио һәм телевидение тапшырулары комитетының баш мөхәррире итеп үрләткәннәр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»