Матбугат

Үрнәк алырлык гәзит

15 декабря

Күршедәге Туймазы шәһәрендә булган саен мин анда нәшер ителүче гәзит белән танышырга тырышам. Бу юлы да редакцияләрендә булдым. Менә минем алда чираттагы сан. Бизәлеше буенча игътибарны җәлеп итәрлек. Ә инде эчтәлегенә килсәк, шәһәр-район тормышы киң яктыртылган. Беренче биттә генә дә төрле темага һәм төрле жанрда ун материал басылган. Гомумән, бу редакциядә бик үк күләмле булмаган, әмма көн үзәгендәге хәбәрләрне күбрәк басарга тырышалар. Шулай итеп, без беренче биттә генә дә власть вәкилләренең авылларда халык белән очрашулары, “Чулпан” иҗат фестивале, китапханәдә үткән юридик киңәшмә, булачак такмак бәйгесе, халык университетындагы яңалыклар, гәзиткә язылучыларга бүләкләр һ.б. турында беләбез. Каз өмәләре вакыты бит. Шуңа күрә “Казны ничек кыздырырга” дигән язма бар, һава торышы турында мәгълүмат та басылган. Күрүегезчә, бер биттә генә күпме яңалык белеп була. Ә гәзит исә атнага 4 тапкыр, 8 битле чыга. Тиражы да район өчен югары — 17220, урыс һәм татар телләрендә (татарчасы 2105). Икенче биттә урындагы эшкуарларның тәҗрибәсе турында күләмле мәкалә басылган. Шунда урындагы үзидарә тәҗрибәсе турында язма белән танышырга мөмкин. Анда сүз бурычларны түләү, аларның артуына юл куймау чаралары турында бара. Өченче биттә Туймазы шәһәре һәм районында күптән түгел үткән халык исәбен алу йомгаклары турында белергә мөмкин. Анда 2002 елгы халык исәбен алуга караганда халыкның арту яки кимү саннарын, авыл һәм шәһәр халкы, ир-атлар һәм хатын-кызлар нисбәтен китергәннәр. Милли состав турында да бай мәгълүмат бар. Туймазы якларында иң күбе татарлар яши, аннан кала башкортлар һәм урыслар, ә барысы 61 милләт вәкиле теркәлгән, хәтта шор кызлары, нугай егетләре дә бар икән. 100 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк 13 кеше теркәлгән. Иң өлкән Шәмсениса әби Асылгәрәевага 113 яшь тулган.

“Кызыл таң” — дуслык җырчысы

07 декабря

Безнең гәзит Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады

3 декабрьдә Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан” журналының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Күпмилләтле Русия-2010” V Бөтенрусия журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Мәгълүм булуынча, Русиянең 53 төбәгендәге йөз шәһәрдән барлыгы 745 эш катнашкан мәртәбәле конкурста “Кызыл таң” республика иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзите зур җиңүгә иреште — “Иң яхшы мәкаләләр сериясе” номинациясендә икенче урын белән билгеләнде. — Конкурсның исеме үк тирән мәгънәгә ия. Күпмилләтле Русия Бөек Ватан сугышында Җиңү яулады, күпмилләтле Русия тәүгеләрдән булып улын космоска юллады. Нәкъ күптөрлелектә һәм бердәмлектә безнең көчебез һәм бу байлыгыбызны кадерләп сакларга кирәк, — диде тантанадагы чыгышында Татарстан Республикасының Дәүләт советнигы Минтимер Шәймиев. Чарада катнашучы дәрәҗәле җитәкчеләрдән Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры Илдар Халиков та конкурсның әһәмиятен югары бәяләде. Ниһаять, иң тантаналы мизгелләр якынлашты. Гран-при һәм төп бүләк — “Fiat Albea” автомобиле Әстерхан өлкәсенең Каспий матбугат үзәгенә тапшырылды. Җиңүчегә Гран-при дипломын һәм автомобиль ачкычын тапшырып, Минтимер Шәймиев Казан һәм Әстерханны тирән тарихи тамырлар бәйләвен сызык өстенә алды һәм Каспий матбугат үзәге коллективына яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булуын теләде. Җәмгысе конкурс нәтиҗәләре буенча илнең 11 төбәгеннән киң мәгълүмат чаралары коллективлары җиңүче дипломнарына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләп, билгеле тележурналист Антон Хреков конкурсның “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылуын, жюриның гаять таләпчән булуын һәм иң-иңнәрнең җиңү яулавын сызык өстенә алды. Бу җәһәттән “Иң яхшы мәкаләләр сериясе өчен” номинациясендә икенче урын яулаган “Кызыл таң” гәзите эшчәнлегенә дә тантанада югары бәя бирелде. Гәзитнең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновка икенче дәрәҗә диплом һәм ноутбук тапшырып, Антон Хреков басманың киләчәктә дә дуслык җырчысы булып калуын теләде.

Көзләребез, кышларыбыз ямьле синең белән

07 декабря

Күмертау шәһәреннән даимиукучыбыз Рәмилә Газизова шулай ди

Рәмилә Әдһәм кызы — “Кызыл таң”га беренче яртыеллыкта язылучылар арасында игълан ителгән акциянең җиңүчесе. Шуңа юлыбыз Күмертау шәһәре һәм Куергазы районына төшү белән вәгъдә ителгән “Мегафон 3G Модем” ны хуҗасына тапшырырга ниятләп аларга кердек. Рәмилә Әдһәм кызы безне урам башына ук чыгып каршы алды. Алай итмәсә, шәһәр читендә урнашкан һәм тыгызлыгы белән аерылып торган шәхси сектордагы кирәкле урамны тиз генә эзләп таба алмас идек. Кунакчыл хуҗабикә ихатага керү белән йорт алдындагы көзге салкыннардан шиңгән гөлләр өчен гафу үтенеп: — Сезгә күкрәп аткан чәчәкләремне дә күрсәтер идем дә бит, җыеп өлгердек, менә шушы салкынга иң чыдамнары гына калды, — дип берничә зәңгәр чәчәкле куакка таба ишарә ясады. Аның бу сүзләрен куәтләп, ихатадагы тәртип күзгә чалынды. Монда бөтен нәрсә хуҗаларның уңганлыгы, булдыклылыгы турында сөйләп тора иде. Бусага аша өйгә үткәч тә, җәй бу йорттан бөтенләй үк китмәгәнлеге, өлешчә бирегә күчкәнлеге күзгә чалына. Өй түрендә урын алган затлы гөлләр арасындагы хризантемалар бүлмәләргә хуш ис таратып, шул хакта сөйләп торалар иде сыман. Ә хуҗабикә сүзен дәвам итеп:

Үзәк сайлау комиссиясе конкурска йомгак ясады

02 декабря

Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында киңкүләм мәгълүмат чараларында 2010 елда Башкортстанда сайлау кампаниясенә әзерлек һәм аны үткәрүне яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясалды. Республика, район һәм шәһәр гәзитләре конкурска 160тан артык эш тәкъдим итте. 40тан артык хәбәр әзерләп, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы аеруча активлык күрсәтте. Гәзитләр арасында “Аскын яңалыклары” гәзите редакциясенә һәм журналист Әлмира Сәлимуллинага беренче урын бирелде. Икенче урында — Мишкә районының “Дружба” гәзите редакциясе һәм мөхәррир Валерий Усков. Өченче урынга “Күгәрчен яңалыклары” гәзите редакциясе һәм журналист Гөлдәр Абдуллина чыкты. Мәгълүмат агентлыклары арасында барлык өч урын да “Башинформ” журналистлары Марина Шумиловага, Николай Ермоленкога һәм Евгений Рәхимкуловка бирелде. Конкурста актив катнашучылар: “Республика Башкортостан” гәзите һәм журналист Алия Гарипова, “Кызыл таң” гәзите һәм журналист Илдар Фазлетдинов, “Истоки” гәзите һәм журналист Рәмзия Ишбулдина дипломнар белән билгеләнде.

Дуслык өзелмәс

26 ноября

Бүздәк районының Кәпәй-Кобау почта бүлекчәсе җитәкчесе Рәйлә Шаһиева яраткан эшенә 27 ел гомерен биргән. Хезмәт юлын ул почтальон булып башлый, соңгы 23 елда — почта бүлекчәсендә җаваплы вазыйфада. Озак еллар эшләү дәверендә һәр гаиләнең зәвыгын өйрәнеп, нинди басмаларга өстенлек бирүен яхшы төшенгән. “Кызыл таң” — бу төбәктә электән күпләп таралучы басмаларның берсе. Почта бүлекчәсе җитәкчесе бу уңайдан “Кызыл таң”га тугрылык саклап, аңа киләсе ел өчен дә язылып куйган авылдашлардан Латыйповлар, Мөхәмәтгәрәевлар, Хөсәеновлар, Мусиннар гаиләләрен билгеләп үтте. — Гәзит-журналларга язылуда халык быел берникадәр сүлпәнлек күрсәтә, — ди Рәйлә Бәхтулла кызы. — Моның сәбәбе, иң беренче чиратта, язылу хакларының шактый югары булуы. Ә бит авылда эш хаклары, соңгы биш елны алсак, һич үзгәрмәде. Бу уңайдан шуны да билгелисе килә: хаклар “тешләшсә” дә, авыл кешесендә вакытлы матбугатка тартылу барыбер көчле. Кем-кем, ә без, почта хезмәткәрләре, моны анык сиземлибез. “Кызыл таң”га да турыдан-туры кагыла бу. Шуңа да хезмәттәшләрем, почтальоннар Эльвира Хәбирова, Рузилә Мөхәмәтгәрәева белән берлектә “Кызыл таң”га 2011 елның тәүге яртысы өчен язылуны тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәрбез, дип ышандырам.

“Кызыл таң” — безнең гәзит

20 ноября

Борайда яшәүче Низамовлар аннан озак еллар аерылмый

— Гәзитне даими укып барсаң гына күңелле ул. Шуңа күрә “Кызыл таң”ның атнасына биш килә торганына язылам, — ди Борайда яшәүче Назыйф ага Низамов. — Һәр санын башыннан ахырына кадәр укып барам. Хәзер гәзит күпкә матурланды, төсле булгач, кулга алуы ук күңелле. Эчтәлеге дә яхшырды. Бигрәк тә соңгы вакытта тормышыбыздагы төрле кире күренешләрне журналистларның яшермичә бәян итүе аны тагын да укымлырак итә. Без килгәндә яңа гәзитләр белән таныша иде ул. Бераздан хатыны Разыя апа да кайтып керде. Бүгенге почта килгәнен күргәч, ул да кулына гәзит алды.

“Кызыл таң” гәзите — Бөтенрусия конкурсында җиңүче

16 ноября

“Күпмилләтле Русия-2010” V Бөтенрусия журналистлар конкурсы җиңүчеләре ачыкланды. “Иң яхшы мәкаләләр сериясе” номинациясендә икенче урын “Кызыл таң” гәзитенә бирелде. Бу номинациядә беренче урынга “Урал тауларында кайчандыр яшәгән халык” этнографик мәкаләләр циклы өчен “Уральский следопыт” журналы (Екатеринбург шәһәре) лаек булды һәм нәшрият комплексы белән бүләкләнде. Өченче урынны “Ася Рудинскаяның ымлыклары” очеркы өчен Таймырдагы Долгано-Ненец районының “Таймыр” гәзите (Красноярск крае, Дудинка шәһәре) алды. Гран-при — “Fiat Albеa” автомобиле “Провинциядән язмалар” дигән тапшырулар циклы өчен “Каспийск матбугат үзәге” җәмгыятенә (Әстерхан шәһәре) бирелде.

Ункөнлектә арзан хакка язылып калыгыз!

14 октября

14-24 октябрьдә Русия почтасы, абунәчеләр базарында катнашучылар белән берлектә, традициягә әверелгән Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге оештыра. Бу чара кысаларында теләге булган һәркем 2011 елның беренче яртысына гәзит-журналларга ташламалы бәяләр белән языла ала. Федераль почта вакытлы матбугат басмаларын тарату хезмәтләренә ташламалар тәкъдим итә. Шулай ук нәшриятлар тарафыннан гәзит-журналларның каталог бәяләрен төшерү мөмкинлеге дә күз уңында тотыла. Ункөнлек барышында Русия почтасы “Матбугатка яздыру — хәйрия ярдәме” акциясендә катнашырга һәм балалар йортлары, башка социаль учреждение китапханәләрен вакытлы матбугат белән тулыландыруга үз өлешеңне кертергә чакыра. Бу чара кысаларында почта матбугат тарату хезмәтләренә 10 процент күләмендә өстәмә ташлама ясый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»