Матбугат

Әнгам Атнабаев - журналист

22 января

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның шигърияте, драматургиясе турында гәзит-журнал-китап мәкаләләре, фәнни хезмәтләр бихисап. Шул ук вакытта, ул бит әле республикабыз матбугатында тирән эз калдырган көчле журналист та иде. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге тулысынча диярлек “Кызыл таң” белән бәйле булды.Тәтешле районының Күрдем авылы — мәгърифәтле, шигъриятле төбәк. Данлы Гали Чокрыйның улы, үзе дә ша­гыйрь Гарифулла Киеков бу авылда озак еллар мөгаллимлек иткән. Үзе хөрмәтенә халык “Хәзрәт чишмәсе” дип йөрткән җиде күзле чишмә янында ямь­ле җәй көннәрендә вәгазь сөйли торган булган. Күрдемдә 1928 елның 23 фев­ралендә туган Әнгам абый: “Авылыбыз халкы аңына шигъриятне беренче башлап Гарифулла хәзрәт керткәндер, шуның бер очкыны миңа да тигәндер”, — ди иде. Туксан яшьне үтеп үлгән әни­се дә иҗади күңелле кеше, аның һәр сөйләмендә ниндидер халык мәкале, әйтеме була, үзе дә сизмәстән рифмалап та сөйләп җибәрә. Халык җырларын күп белә, Тукайның бихисап шигырьләрен яттан сөйли. Сугышка кадәр колхоз рәисе булган, 1942 елда Ленинград янында яуда ятып калган әтисе дә шулай ук нечкә күңелле ир-егет була. Беренче укытучысы Разия Сафарова әдәбият серләренә төше-нергә тәүге ачкычны бирә.

“Кызыл таң”чыларга - урманчылар бүләге

15 января

Русия матбугаты көне уңаеннан “Кызыл таң” гәзите журналистларын республика Урман хуҗалыгы министрлыгы да тәбрикләде. Редакция коллективы белән очрашуда, министрлык вәкиле Тәнзилә Дәүләтбирдина, “Кызыл таң” гәзитенең урман хуҗалыгындагы проблемалар, алдынгы тәҗрибә үрнәкләре турындагы язмаларга һәрвакыт мөһим урын бирүен ассызыклады һәм киләчәктә дә эшлекле мөнәсәбәтләр һәм хезмәттәшлекнең дәвам итәренә зур ышаныч белдерде.

Һөнәри бәйрәм белән!

14 января

Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов журналистларны, матбугат, нәшрият эше һәм полиграфия хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм — Русия матбугаты көне белән котлады. — Бу бәйрәм бик күп һөнәр ияләрен — журналистларны, мөхәррирләрне, нәширләрне, полиграфистларны, матбугат басмаларын таратучыларны, үзенең хезмәте белән илебезнең һәм республиканың бердәм мәгълүмат киңлеген тәэмин итүчеләрне берләштерә, — диде ул. — Бездәге гәзит-журналларны хәзер басма матбугат кына дип әйтү дөрес тә түгел, чөнки аларның күбесе Интернетны, социаль челтәрләрне үзләштерә, шуның белән яңа укучыларны җәлеп итә. Матбугат яңалыклары белән Интернет аша танышучылар саны арта бара. Хөрмәтле коллегалар! Кешеләрнең кәефе, тормышны аңлавы һәм үзенең киләчәген күзаллавы сезнең һөнәри осталылыгыгызга, төбәктәге, илебездәге, дөньядагы вакыйгаларны аңлавыгызга бәйле.

“Кызыл таң” җанлы кызлар

05 декабря

Сез бу рәсемдә Бәләбәй гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлшәй районы буенча участогында күп еллар уңышлы эшләүче Венера Хаҗиева белән Гөлфия Гыйззәтованы күрәсез. Венера Зөфәр кызы Федоровка районының Коралачык авылында туып-үскән, Гөлфия Рәис кызы Әлшәй районының Трунтаиш авылыннан.

Заман абунәчесенә мәкалә генә җитми

30 ноября

Кичә Матбугат йортында Башкортстанда татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителүче киңкүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре, җаваплы секретарьлары һәм журналистлары өчен семинар оештырылды. Заманның алдынгы технологияләре басма мәгълүмат чаралары өчен нинди мөмкинлекләр ача? Социаль челтәрләрдә гәзитләр үз урынын таба аламы? Семинарда шул хакта сүз булды.

Һәркемнең күңеленә юл таба

24 октября

Рәзинә Зарипованы абунәчеләребез һәрвакыт көтеп ала. Ул Русия почтасы системасында дүрт кенә ел эшли әле. Әмма эшенең җаена төшенергә дә, халык белән уртак тел табарга да өлгергән. — 20 елдан артык Дәүләкәннең данлыклы авторемонт заводында эшләдем. Завод ябылгач, төрле тармакларда эшләп карадым. Ниһаять, үз урынымны таптым. Биредә күңелгә якын, бердәм коллектив эшли. Җитәкчеләребез тырышлыкны күрә, дәртләндерә белә, — ди уңган хат ташучы.

Әдәбият фронтының чая офицеры

05 сентября

Борчылырга урын да бар — гәзиттән китсәң, кая барырсың? Хәрби һөнәрнең кирәге юк. Гражданкада алган белем дә чамалы гына. Хатыны студентка, өч яшьлек бала, картаеп баручы әнисе. Эшкә тизрәк өйрәнеп китү максатында ул ял көннәрендә дә күп вакыт редак­циядә утыра. ТАСС агентлыгыннан килгән сәяси язмаларны пропаганда бүлегенә бирәләр. Шулай итеп ул тәрҗемә серләренә өйрәнә, сүзлекләрдә, гәзит төпләмәләрендә казына. 1950 елның җәе. Хатыны институт тәмамлый. Әлфия исемле кызлары туа. Тик тормыш проблемалары бәхет-шатлыкка күләгә булып төшә. Хәрби часть торагы, дип, алар яшәгән фатирны бушатуны таләп итәләр. Редакциянең дә биш кешелек гаиләгә бүгеннән фатир бирү мөмкинлеге юк. Шундый көннәрдә “Совет Башкортостаны” гәзитенең Октябрьский шәһәрендәге үз хәбәрчесе Тимер Арслан Уфага килеп төшә. “Әйдә минем белән. “Кызыл таң”ның үз хәбәр­чесе булып эшләрсең”, — ди. Асанбаев бу киңәштән кабынып китә. “Әлбәттә, торак мәсьәләсе шунда ук хәл ителәчәк. Бу күченү иҗатка да файда китерер. Язучы булам дип армиядән киттем. “Кәрим” хикәясеннән соң нәрсә генә яздым соң? Иҗат бармый. Тормышны белмим мин. Авылны онытканмын, шәһәр дә ят миңа. Армияне яхшы беләм, тик аның турында берни дә язасым килми. Тыныч хезмәт кайнап торган җиргә китүдән дә яхшысы юк. Чынлап та, Октябрьскийда нефть ургылып чыга, төзелешләр бара. Андагы эшчәннәр образ булып әсәргә керергә тора”, дип уйлана Асанбаев. “Кызыл таң” мөхәррире дә аның омтылышларын аңлый, партия өлкә комитеты һәм Октябрьский шәһәре җитәк­челеге белән сөйләшә. Яңа үз хәбәрче буровойлардан, промыселлардан кайтып керми. Кайда да таныш булмаган дөнья. Нефть тармагы буенча китаплар җыярга тотына, терминнарны өйрәнә, аларны үзебезнең гәзит теленә җайлаш­тыра. Кешеләр алдында бик җитди булырга тырыша. Шул ук вакытта үзенең бу тармакны тиешенчә белмәвен дә яшерми: “Мин күптән түгел генә армия­дән кайттым, гәзит эшендә яңа кешемен. Әлбәттә, әдәбиятта исемем бар, ә нефть өлкәсендә — беренче тапкыр. Шуңа күрә аңлатыбрак сөйләсәгез иде”, — ди. Җентекләп сөйлиләр, хәтта скважи­наның девон катламнарында ничек эшләвен кәгазьгә төшереп сурәт­лиләр.

Гаделлек һәм иман - аның юлдашы

20 июля

Билгеле журналист Рәшит Бигловка — 75 яшь

Шәм кебек күккә ашып үскән наратлар була. Алары урман булып дәррәү үсә дә, кемнәр өчендер эшкә яраклы материалга әйләнә. Була тармакланганнары. Көчле ябалдашлары белән ачы җилләргә каршы торган, тамырлары белән җирне кочаклаганнары исә еш кына тормыш давылларына каршы урман булып түгел, ялгызы чыгып баса. Буранда адашкан киекләр аңа килеп сыена, канатлары талган кошлар шушы нарат ботагына кунып ял итә. Тылсым кошы аның куышына оя кора. Әкиятләрдә еш очрый торган андый серле наратлар тормышта да була...

Гәзит-журналларга өстәп, яхшы кәеф өләшә

21 июня

Роза Галимова Стәрлебаш почтасында 34 ел эшли. Хезмәтен намус белән башкарганга, эш сөючән ханымны почтальоннар бригадиры итеп сайлаганнар.

“Кызыл таң”чыларга - Мактау грамоталары

20 июня

Башкортстан матбугаты көне уңаеннан Благовещен шәһәре янындагы Агыйдел тугаенда үзенчәлекле чара үтте. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан каләм осталары журналистлар фестиваленә җыелды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»