29.11.2011 - Матбугат

“Кызыл таң” журналистына - министрлык бүләге

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге федераль һәм республика матбугат һәм киңкүләм хәбәрдарлык чаралары вәкилләре белән очрашты.

Әңгәмә барышында министрлык җитәкчеләре журналистларны аграр тармак алдында торган бурычлар белән таныштырды һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде. Чәй табыны артында үткән очрашуда министрның беренче урынбасары  Азат Җиһаншин республикада аграр тармак эшчәнлеген, авыл һәм крестьян тормышын яктыртуда нәтиҗәле эш алып барган гәзитләргә һәм “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына Мактау грамотасы тапшырды. Ә инде республика агросәнәгать комплексы эшчәнлеген  матбугатта яктыртуда шәхси зур өлеш керткән өчен “Сельская жизнь” гәзитенең Башкортстандагы  үз хәбәрчесе Владимир Мазин, “Бөтенрусия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе” федераль  дәүләт  унитар предприятиесенең Башкортстандагы үз хәбәрчесе  Азамат Салихов һәм “Кызыл таң” гәзитенең авыл тормышы бүлеге мөдире Олег Төхвәтуллин министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Федераль мәгълүмат чаралары журналистлары белән беррәттән зур бүләккә лаек булган хезмәттәшебезне ихлас күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез.

“Кызыл таң”чылар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»