17.11.2011 - Матбугат

Төрле буын аны үз итә

Зәвәр Гарипова, Римма Зиннәтуллина һәм Разыя Кадыйрова.Күптән түгел Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авылы мәдәният йортында гәзит укучыларыбыз белән җанлы очрашу үткәрдек. Шунысы куанычлы булды: чарабызга карты да, яше дә килгән иде.

Беренчеләрдән булып тамаша залына урындагы урта мәктәптә укучы Байтимер авылы кызлары Мәрдәнә Маримова, Эльвина Җиһанурова һәм Динара Кәримова кереп утырдылар. Алар “Әллүки” журналын яратып укый икән. Үзләре дә язышып тора, язганнарын журналда күреп куанырга да туры килгән аларга.

Гомумән, бу көнне байтимерлеләр активлык белән аерылып торды. Гәзитебезнең күптәнге дусты, Байтимер авылында туып-үскән, бүген Кыргыз-Миякәдә яшәүче һәм малтабарлык белән уңышлы шөгыльләнүче Римма Зиннәтуллина очрашуга район үзәгеннән килеп җиткән. Аның белән бергә, ерак араны якын итеп гәзитебезнең актив авторы, шагыйрә Рәсимә Мостафина да килгән.

Иң кадерлесе — өлкән яшьтәгеләрнең гәзит белән араны суытмавы булды. 33 ел мәктәптә математика укыткан Разыя Кадыйрова белән күп еллар колхозда бригадир булып эшләгән абруйлы хезмәт ветераны Зәвәр апа Гарипова “Кызыл таң”га сентябрьдә үк язылып куйганнар.

“Иң фәһемле гәзитләрнең берсе!” — ди алар, басмабызга уңай бәһа биреп.

Бер айдан матбугатка язылу тәмамланачак. Шуңа “Кызыл таң”ны алдыручыларның Өршәкбаш-Карамалы, Байтимер авылларында яшәүче дусларыбыздан үрнәк алуын теләр идек. Киләсе елда да бер-беребезне югалтмыйк, бергә калыйк, дуслар!

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»