10.11.2011 - Матбугат

“Шәрекъ ярлылары” берләштерде

Шәхси архивымда сакланучы бу фоторәсемне еш кына кулыма алам. 1959 елның язында төшерелгән ул. Сулдан уңга — шагыйрь, БАССР Югары Советы депутаты Сәйфи Кудаш (1964 елда — 70 яшендә аңа “Башкортстанның халык шагыйре” исеме, 1985 елда — 91 яшендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе биреләчәк), заманында “Кызыл таң”ның мөхәррире (“Коммуна” чорында), соңга таба ТАСС хәбәрчесе булган Мөхәммәт Бикбулатов, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Галә Ходаяров, “Коммуна”да байтак еллар эшләгән шагыйрь һәм прозаик, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гариф Гомәр, безнең гәзитнең һәм китапханәләр системасы ветераны Фатыйма Ходаярова.

60-70 яшьләрдәге бу бишәү сәбәпсез генә җыелышып фотога төшмәгән. Аларны 1920-1921 елларда Уфада “Шәрекъ ярлылары” гәзите редакциясендә эшләү берләштергән. Ул чакта Ходаяров — мөхәррир, Гомәров — җаваплы секретарь, Кудашев белән Бикбулатов — әдәби хезмәткәр, Ходаярова тәрҗемәче булган.

С. Кудаш, Г. Гомәр, М. Бикбулатов турында матбугатта, шул исәптән безнең гәзиттә язылгалап тора. Шуңа күрә бу юлы ирле-хатынлы Ходаяровларны искә төшереп үтәсе килә.

Галә Ходаяров — Башкортстан һәм Татарстан тарихында якты эз калдырган шәхес. Аның турында “Кире кайтарылган исемнәр” китабында да (Казан, 1990 ел), Исмәгыйль Рәми белән Рәис Даутов төзеп бастырган “Әдәби сүзлек”тә дә (Казан, 2001 ел), “Татар энциклопедия сүзлеге”ндә дә (Казан, 2002 ел), Сәйфи Кудаш истәлекләрендә дә мәгълүматлар бар. “Кызыл таң”ның 1959 елның 3 май санында Сәйфи ага “Шәрекъ ярлылары” гәзитен чыгаруга бәйле истәлекләр бастырган. Бу язма БАССР төзелүенең һәм шушы гәзитнең 40 еллыгына багышланган. Әгъләм Зараев исә биш ветеранны бергә җыеп фотога төшергән.

Галә (Галәэтдин) Гайнетдин улы Ходаяров (Кудояров варианты да бар) Уфа губернасы Бәләбәй өязе Иске Калмаш волостеның Аблай авылында (хәзерге Чакмагыш районы) ярлы крестьян гаиләсендә туган. Җирсезлектән җәфаланган Гайнетдин абзый гаиләсе үзенекедәй язмышлы кешеләр белән берләшеп, 1897 елда Уфа өязендәге Кара Якуп җиренә күчеп утыра һәм Дим буенда Яңа Абдулла дигән авыл барлыкка килә. Әтисе ун яшьлек Галәне Сембер губернасына бәхет эзләргә чыгарып җибәрә. Шулай итеп, булачак журналист үз көнен үзе күрә башлый. 1907 елда Уфага килеп, “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Шунда ул әдәби иҗат (нигездә, шигърият жанрында) һәм журналистлык белән шөгыльләнеп, кайбер язмаларын Ырынбурдагы “Шура” журналында бастыра. Ә инде 1912 елда укыту-тәрбия эшләренең куелышыннан риза булмыйча баш күтәргән 64 шәкерт белән бергә мәдрәсәне ташлап чыгып китә. Аннан урысча укып урта белем ала. 1919 елда Коммунистлар партиясе сафына керә һәм үзе кебек кешеләр белән совет матбугатын һәм мәгарифен барлыкка китерү эшенә керешә. Бу дәвердә татарча һәм башкортча гәзитләр оештыру, яңа дәреслекләр язу, марксизм-ленинизм классиклары әсәрләрен милли телләргә тәрҗемә итү өчен Ходаяров кебек әзерлекле егетләр кирәк була. Шуңа күрә ул чакларда менә шундый кешеләрнең һәрберсе әллә ничә кешелек эшләрне башкара.

1917 елга кадәр татарча Казанда — 29, Ырынбурда — 15, Уфада 14 гәзит һәм журнал нәшер ителгән. Бездә электән чыгып килгән татарча гәзитләр гражданнар сугышы аркасында тукталып тора, бары тик 1919 елның июнендә Уфа аклардан азат ителгәч, Сәләх Атнагулов мөхәррирлегендә аякка бастырылган “Кызыл юл” гәзите бер елдан “Шәрекъ ярлылары” дип исемләнә һәм җитәкчесе итеп Галә Ходаяров билгеләнә, тагын да бер елдан Газим Касыймов мөхәррирлегендә “Урал” исемендә чыга башлый. 1922 елның июнь-июлендә республикабыз башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелә һәм шуңа бәйле андагы “Башкортстан хәбәрләре” (бүгенге “Кызыл таң”ның чишмә башы) гәзите дә Уфадагы “Урал” белән кушыла.

Бер елдан да кимрәк эшләгән ул өч мөхәррир кая булган соң? Хәзерге Ярмәкәй районының Суккул авылында туган Сәләх Атнагулов Мәскәүгә Үзәк татар-башкорт комиссариатына эшкә үрләтелә, башкаладагы “Кызыл Армия” һәм “Эшче” дигән татар гәзитләренә дә җитәкчелек итә, соңрак — “Татарстан” һәм “Кызыл Татарстан” гәзитләре мөхәррире, Татарстан Гыйльми үзәге рәисе. Репрессияләр корбаны. Чыгышы белән Бишбүләк районының Бикташ авылыннан булган Газим Касыймов Татарстанның Югары суд контроль комиссиясе әгъзасы һәм ревтрибунал рәисе итеп билгеләнә. Ул да репрессияләр корбаны.

Галә Ходаяров та төгәл утыз яшендә Казанга китеп, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеген берничә тармак буенча җәелдереп җибәрә. Татарстан китап нәшриятын оештыруда катнаша һәм аңа җитәкчелек итә. Сәяси китаплар тәрҗемә итә, дәреслекләр яза, сәясәт, хуҗалык, мәдәният, әдәбият, сәнгать темаларына гәзит-журналларда чыгышлар ясый. Ә бит шул ук вакытта ул югары вазыйфалар били: Казан педагогия институты директоры, Татарстан мәгариф халык комиссары, ТАССР Халык хуҗалыгы советы рәисе урынбасары, Авыл хуҗалыгы кооперативлары берлеге рәисе.

1932 елда Галә Ходаяров “советка каршы пропаганда алып бару”да гаепләнеп, өч елга ирегеннән мәхрүм ителә һәм Әстерхан төбәгенә сөрелә. Хөкем срогын тутыргач, Әстерханда көймәләр төзү верфендә, аннан Казанда “Спартак” фабрикасында эшли. Ләкин 1936 елның августында аны яңадан кулга алалар һәм, өстәмә гаепләр тагып-нитеп тормыйча, биш елга Колымага озаталар. Биш елын тутыргач, Г. Ходаяров “махсус күчерелүче” сыйфатында Казахстанда яши, анда әүвәл кара эштә, аннан башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. 1956 елда реабилитацияләнеп, яшьлегенең шәһәре Уфага кайта һәм шунда яшәп, 1966 елда вафат була.

Галә Гайнетдин улы турында мәгълүматларны, әйтеп үтүемчә, рәсми чыганаклардан табып була әле, ә менә аның тормыш иптәшен замандашлары сөйләве буенча гына күз алдына китерергә мөмкин.

“Фатыйма апа — Уфаның билгеле шәхесе, каллиграф, полиграфист Баһаветдин Максудовның кызы иде, — ди республика Милли китапханәсендә бик озак еллар эшләгән библиограф, БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Тимергалина. — Баһаветдин Максудовны яшь чагында Пенза өлкәсендә гаять зур фабрика тоткан Акчуриннар хосусый мәктәптә балаларны татарча укытырга, төгәлрәк әйткәндә, матур язу дәресләре бирергә чакыралар. Уфада алар Тукай урамында “Госмания” мәдрәсәсе янәшәсендә үз йорт-ихаталары белән яшиләр. Фатыйма апа бераз вакыт “Яңа авыл” гәзите редакциясендә дә эшләп ала. Һәм 24 ел буена ул Галә абый белән бергә сөрген михнәтләрен кичерә.

1956 елда алар Уфага кайткач, Фатыйма апаны республика китапханәсенә үзем җитәкчелек иткән библиография бүлегенә эшкә чакырдым. Искиткеч гыйлемле, эшчән, намуслы кеше иде, гомеренең соңгы көненә кадәр — 70 яшьтән узганчы шунда эшләде. Максудовлардан калган йортта яшәделәр. Аларның ихата урынын 14нче мәктәп төзү өчен алгач, “Уфа” универмагына каршы йорттан фатир бирделәр. Казаннан килгән барлык мәдәният зыялылары Ходаяровларга кермичә китми иде. Фатыйма апа мәшһүр сәхнә остасы, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы Фатыйма Ильская (1902-1984, чын фамилиясе Хуҗасәетова) белән аеруча якын дус иде.

Кызганычка каршы, Ходаяровларның балалары булмады. Галә абый да, Фатыйма апа да бихисап авырлыклар кичерүгә карамастан, бервакытта да тормыштан зарланмадылар, кешеләргә ачык йөзле, ярдәмчел булдылар”.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»