27.10.2011 - Матбугат

Киләчәгең бармы, гәзит?

 

— Васил Заһитович, Сез байтак еллар татар журналистикасының төп гыйльми үзәге булган  Казан (Идел буе)  федераль университетының журналистика факультетын җитәклисез. Бу җәһәттән татар журналистикасының бүгенге торышын, андагы төп тенденцияләрне ничек бәялисез, тармакның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

—  Совет чорында журналистиканы “дүртенче власть” дип атап, аның дәрәҗәсен  гаять югары бәяләсәләр дә, соңгы дистә елда мәгълүмат чараларына, бигрәк тә анда эшләүче журналистлар адресына, аеруча милли журналистикабызның үсешенә карата тәнкыйть сүзләре еш яңгырый башлады. Өлкән каләмдәшләребезне совет чоры идеологиясеннән һәм шул чор калыпларыннан арына алмауда, искечә фикер йөртүдә гаепләсәләр, яшь журналистларга карата компетентсызлыкта, әхлаксызлыкта, кыйбласызлыкта, “сарылыкта” гаепләүләр күп ишетелә. Бу тәнкыйтъ күсәгенең авыр башы бик еш кына журналист кадрлар әзерләүче безнең факультетка да төшкәли. Ә бит яңа гына журналистикага аяк баскан яшьләргә карата кирәгеннән артык таләпләр куеп та булмас. Иҗатның бу өлкәсендә, теләсә кайсы тармактагы кебек үк, еллар дәвамында билгеле бер тәҗрибә-багаж туплагач, шул исәптән тормыш тәҗрибәсенә ия булгач кына танылу алырга мөмкин. Без исә кичә генә мәктәп эскәмиясен калдырып килгән балалар, бүгенге студентлар иҗаты буенча журналистикабыз дәрәҗәсе турында фикер йөрткән булып маташабыз.

Татарстанда бүген меңнән артык киңкүләм мәгълүмат чарасы, дистәләрчә матбугат хезмәте эшләп килүен исәпкә алсаң, без ел саен диплом биреп чыгарган 60-70 студентның, (75-80 проценты гына) үз белгечлеге буенча эшли, менә шул биш-алты дистә яшь белгечнең диңгезгә тамган тамчылар кебек йотылуы аңлашыла булса кирәк. Татар матбугаты өчен дә кадрлар бармак белән санарлык кына әзерләнә: ел саен 25-30 кеше. Әнә шул кытлык еш кына көндәлек журналистикага тиешле квалификациясе булмаган яшьләрне тартып китерә дә инде.

— Ә, бәлки, татар журналистикасына көчле яшьләрнең сирәк килүе бердәм дәүләт имтиханнары системасы кертелгәннән соң иң яхшы абитуриентларның акчалырак тармакларны сайлавы, шул рәвешле гуманитар факультетларга уртакул чыгарылыш укучылары калу белән бәйледер?

— Милли кадрлар әзерләү турында сүз алып барганда үз халкыбызның бай рухи мәдәниятен үзләштерү проблемалары аеруча актуаль бурыч булып тора. Бу юнәлештә туксанынчы еллар башыннан шактый эш башкарылды (татар журналистикасы кафедрасы ачылды, белгечлек буенча күп кенә предметлар татарча укытыла башлады, дәреслекләр, уку ярдәмлекләре бастырып чыгарылды). Тик уку стандартларының “өстән”, Мәскәүдән төшерелүе милли кадрлар әзерләүдә зур киртәләр тудыра. Бу стандартлар нигезендә студентлар урыс, чит ил әдәбиятлары, урыс теле, урыс һәм чит ил журналистикасы тарихы буенча йөзләрчә сәгать лекция тыңларга тиеш. Ә менә үзебезнең татар әдәбияты һәм журналистикасы тарихы, халкыбыз тарихы, мәдәнияте буенча өстәмә дәресләр бирү өчен мөмкинлекләр бик аз. Бу — милли журналистика кадрлары әзерләүче барлык факультет һәм бүлекләр өчен уртак проблема. 

Әмма кайсы гына заманда, нинди генә социаль-сәяси вәзгыятьтә яшәсәк тә, журналист белгечлеге алучы яшь кеше алдына куела торган гомуми таләпләр бердәм булып кала. Ул — беренче чиратта, тирән гуманитар һәм социаль-сәяси белемнәргә ия булу.

— Татарлар күпләп яшәгән төбәкләр, шул исәптән Башкортстан белән татар журналистикасы факультеты нинди бәйләнештә тора? Федераль университет статусы алу бу җәһәттән нинди яңа мөмкинлекләр ача?

— Соңгы елларда Башкортстаннан безгә абитуриентлар күп килә. Аларның әзерлеге дә зарланырлык түгел. Әлбәттә, Башкортстан вузлары белән элемтәләребез тагын да яхшырсын иде дигән теләк бар. Президентларыбызның соңгы очрашулары бу уңайдан яңа өметләр уята.

— Белүемчә, Татарстанда дөнья күрүче гәзит-журналлар гына түгел, күрше төбәкләрдә чыгучы татар басмалары да сезнең факультет галимнәренең тикшеренү объекты булып тора. Бу очраклы гына түгелдер?

— Туган телебездәге вакытлы матбугатның тарихы белән кызыксыну яңадан көчәйде. Ә ул тарих, кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр бик аз һәм берьяклы гына өйрәнелгән. Татарның рухи һәм мәдәни үсешендә зур урын алып торган әлеге мөһим тармакның кайбер өлешләре генә, аерым алганда, ХХ гасыр башында чыккан берничә гәзит һәм журнал гына, фәнни яктан өйрәнелгән. Совет чорында “буржуаз” дип келәймә сугылган гаять кызыклы басмаларның күбесе үзенең өйрәнүчеләрен китапханәләрдә көтеп тузан җыя.

Революциядән соңгы чордагы татар матбугаты, аның иҗатчылары да бик аз өйрәнелгән әле. Галимнәребезнең аерым игътибары Русия һәм элекке Советлар Союзы территориясеннән читтә чыккан матбугатка да юнәлергә тиеш: Төркия, Венгрия, Германия, Польша, Кытай, Япония, Финляндия, Швеция, Румыния, Америка Кушма Штатлары кебек татар халкы шактый тупланып яшәүче илләрдә, тарихның төрле чорларында ана телебездә кырыклап гәзит-журнал нәшер ителгән.

Дөрес, бу изге эшкә тотынган тарихчылар бар. Түбән Новгород  төбәгенең шактый ук танылып өлгергән журналисты Камил Фәтхуллин, мәсәлән, дистә елдан артык үз ягының татар матбагасы тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Ул, күпьеллык эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак, “Каләм изгегә тартыр” дигән зур күләмле монографик хезмәтен тәкъдим итте. Китапта Нижгар төбәгенең төрле район һәм шәһәрләрендә татарча нәшер ителгән матбугат органнарының тарихы һәр яктан тулы итеп һәм объектив яктыртыла. Күптән түгел генә Камил шушы темага кандидатлык диссертациясе дә яклады. Безнең кафедрада Башкортстанның татар телле “Кызыл таң” гәзитенең  тарихына багышланган диссертация дә уңышлы яклануын ассызыкларга кирәк.

Кызганычка каршы, матбугатыбызның тарихын өйрәнү күпчелек очракта әнә шундый энтузиастлар җилкәсенә генә төшә. Журналистика үсешенең гаять бай традицияләренә ия була торып та, без республикада матбугат, радио һәм телевидениенең барлыкка килү һәм үсеш тарихын тулы һәм һәрьяклы итеп өйрәнә алганыбыз юк әле. Тулы бер гасыр эчендә дөньяның төрле почмакларында милләттәшләребезне берләштереп торган йөзләрчә матбугат органы, дистәләгән телевизион һәм радиоүзәк эшчәнлеге — болар тикшеренүне көтә торган материалның бер өлеше генә. Аларны һәрьяклы өйрәнү һәм фәнни системага салу өчен Татарстан Фәннәр академиясе, яки университет каршында журналистика проблемаларын өйрәнүче махсус фәнни оешма — институт яисә үзәк төзү  максатка ярашлы булыр иде. Милли киңкүләм мәгълүмат чараларыбыз үсешенең күптомлы тарихын язу — бернинди кичектерүне көтми торган мөһим эш.

— Бүген милли матбугатны борчыган төп мәсьәләләрнең берсе — тиражларның түбән тәгәрәве. Сезнеңчә, сәбәп нидә?

— Бу — һәммә мәгълүмат чаралары өчен дә уртак тенденция. Уйлавымча, киләчәктә кәгазьгә басылган гәзит-журналларны портатив электрон җайланмалар алыштырыр. Электрон китап бар ич инде...

—  Әмма милли телләрнең кулланылыш даирәсе чагыштырмача тар булуын исәпкә алганда, әлеге мәгълүмат кырында алар көндәшлек тота алырмы?

— Милли мәгълүмат чаралары да заманга яраклашырга тырыша. Кызганыч, бу бик зур авырлык белән бара. Бу өлкәдә дә  алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ.

— Әмма Президент Дмитрий Медведев “гәзитләр дәүләт карамагында булырга тиеш түгел” дигән фикердә бит...

— Базар шартларында мәгълүмат чаралары финанс мөстәкыйльлегенә омтылырга, төрле юллар белән акча эшләү юлларын эзләргә мәҗбүр. Татар теле чын мәгънәсендә бизнес һәм икътисад теле дәрәҗәсенә ирешә алмаганга, татарча мәгълүмат чыганаклары да югары көндәшлеккә ия була алмый. Әмма дөнья практикасында мәгълүмат базарын беренче чиратта милли мәнфәгатьләрне истә тотып җайга салу инде гадәткә кергән. Нәкъ менә шуңа күрә татар телле мәгълүмат чаралары безнең республикада дәүләт тарафыннан һәрьяклы яклау тоеп яши. Мондый яклау киләчәктә дә кирәк булачак: мәгълүмат өлкәсендәге технологик үзгәртеп корулар, шул исәптән тулаем цифрлы технологияләргә күчү, милли журналистиканың дәүләт яклавына ихтыяҗын тагын да көчәйтә генә.

Шуны аңлау аеруча мөһим: татарча гәзит-журналлар, радио-телевидение, Интернет челтәре мәгълүмат җиткерү чарасы гына түгел. Аларның вазыйфасы күпкә катлаулырак та, җаваплырак та. Татар телендәге мәгълүмат чаралары, милли мәдәниятебез һәм ана телебезнең мөһим яшәеш өлкәсе буларак, бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татар халкын берләштерүче һәм алга таба алып баручы могҗизалы бер көч ул.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»