22.10.2011 - Матбугат

Озын гомерле бул, “Өмет”!

“Өмет” республика яшьләр гәзите “Нур” театрына үзенең 20 еллык юбилеена дусларын җыйды.

Беренче саны илебездә үзгәреш җилләре искән чорда дөнья күргән басма ике дистә ел эчендә республикада һәм аннан читтә дә популярлык казанды. Журналист Язгөл Юнысованың Татарстан матбугат агентлыгы үткәргән “Бәллүр каләм” конкурсында җиңүгә ирешүе “Өмет”тә үз һөнәренең осталары эшләве турында сөйли. Гәзит ачылганның беренче көненнән үк эшкә килгән баш мөхәррир урынбасары Гүзәл Гаянова, мәгълүмат һәм мәгариф бүлеге мөдире Резеда Кадикова, баш бухгалтер Әнүзә Мамалимова, хәреф җыю операторы Халисә Хәйретдинова басмага бүген дә тугры калганнар. Талантлы яшь көчләр дә — “Өмет”нең горурлыгы. Юбилей кичәсендә гәзитнең баш мөхәррире Рәдис Ногманов тамашачыларны бөтен коллектив белән таныштырып үтте.

Беренче көннәрдән үк диярлек чыгып килүче “Сезнең хатлар”, “Сер итеп кенә”, “Ялт-йолт” һәм башка сәхифәләр гәзит битләреннән әлегә кадәр төшми. “Алло, “Өмет” тыңлый”, “Сорау-җавап”, “Интернет челтәреннән”, “Дөнья” рубрикалары, “Мин — яшь!”, “Сезнең өчен”, “Сихәт” кушымталары гәзит укучыларның бүгенге ихтыяҗларыннан чыгып әзерләнә.

Тантанада Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллинның катнашуы кичәгә ямь өстәде. Дәрәҗәле кунаклар — элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасарлары Венера Хәкимова, Марат Газизов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның урындагы үзидарә һәм иҗтимагый берләшмәләр комитеты рәисе урынбасары Венера Шәрәфетдинова, Журналистлар берлеге рәисе, “Яшьлек” гәзитенең баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин “өмет”челәргә җылы котлауларын җиткерде. “Чаткылар”га актив язышучы Бишбүләк 2нче мәктәбе укучылары да тәбрикләү өчен сәхнәгә күтәрелде. Зилә һәм Хәсән Усмановлар, Айдар Галимов, Ришат Галиханов, “Нур” театры артистлары Гөлназ Биктимерова һәм Вилдан Мисбахов ихлас теләкләрен җыр аша җиткерде.

Резеда НУРТДИНОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»