21.10.2011 - Матбугат

Журналистларга премия тапшырылды

19 октябрьдә Күгәрчен районының Ходайбирде авылында Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы үтте. Күренекле журналист һәм дәүләт эшлеклесенең туган төбәгендә кунакларны ихлас каршы алдылар. Бәйрәм чарасында катнашучылар авыл мәктәбендә булды, Шаһит Ходайбирдин музее белән танышты, данлыклы каләмдәшләре һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тантананы ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина хәзерге шартларда журналистларга зур җаваплылык йөкләтелүен, матбугат сүзенең олы әһәмияткә ия булуын һәм Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиянең быелгы лауреатларының эшчәнлектә шушы таләпләргә тулысынча җавап бирүен билгеләде. Чарада катнашучыларны Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Фәрит Мусин да тәбрикләде.

Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге 2011 елгы премияләре журналистлар  Фәнүр Гыйльмановка, Сибәгать Рахмангуловка һәм Эмиль Мусин, Венера Ильясова, Алексей Шильников, Ләлә Латыйпова катнашлыгындагы авторлар коллективына тапшырылды. Моннан тыш, Күгәрчен районы хакимиятенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә Башкортстан телевидениесенең алып баручысы Рита Өметбаева һәм авыл хәбәрчесе, педагогика ветераны Фәрваҗ Вәлитов лаек булды. Әйткәндәй, бу бүләкне моңарчы аның туганы Октябрь Вәлитов та алган иде.

Бәйрәм чараларында, шулай ук, Башкортстанның элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марат Газизов һәм Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков катнаштылар. Тантана ахырында премия лауреатлары Шаһит Ходайбирдин исемендәге аллеягә яшь чыршылар утыртты.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»