11.10.2011 - Матбугат

“Республика Башкортостан” гәзите 105 еллыгын билгели

8 октябрьдә Президент Рөстәм Хәмитов “Республика Башкортостан” гәзите редакциясендә булды. Октябрьдә төбәгебездәге иң өлкән гәзитләрнең берсе тәүге саны дөньяга чыгуның 105 еллыгын билгели.

Матбугат йортында Рөстәм Хәмитов гәзитне бастыруның тулы циклы белән танышты: редакциянең бүлекләрендә булды, нәшрият-полиграфия комплексында типография җиһазларын, гәзит һәм журнал цехларын карады. Аннары редакциянең иҗат коллективы белән очрашты. 1906 елда гәзит “Уфимский рабочий” дигән исем астында чыга. Бүген “Республика Башкортостан” 20 мең абунәчесе булган җитди басма. Тагын ике меңгә якын кеше гәзит белән көн саен Интернеттагы сайт аша таныша.

— “Советская Башкирия” гәзитен 1965 елдан бирле беләм. Миңа 10-11 яшьләр иде, без Красноярскида яшәдек. Әтием үз республикасының патриоты буларак, гәзитне алдыра иде. Красноярскига гәзит кәгазьгә төрелеп килә, кайчак берничә сан җыела иде. Әтием аларны укыганда мин дә гәзит белән таныша бардым, — дип бүлеште истәлекләре белән республика башлыгы.

— “Советская Башкирия” гәзитеннән тыш, безгә “Кызыл таң” һәм “Башкортостан” (элекке “Совет Башкортостаны”) килә иде. Менә шушы өч гәзит гомерем буе озатып йөрде мине. Соңрак Мәскәүдә укыганда, “Революция мәйданы” метросы янында, дәүләт тарих музееннан ерак түгел киоскта “Советская Башкирия”, “Кызыл таң” һәм “Совет Башкортостаны” гәзитләре сатыла иде. Мин аларны  тулай торакка сатып алып кайта идем. “Ник шулкадәр күп?” — дип сораучыларга: “Сагындым”, — дип җавап бирә идем. Мин аларны укыдым һәм гәзит белән бәйләнешне беркайчан да өзмәдем.

Соңгы елларда Мәскәүдә яшәгәндә Интернетта сезнең мәкаләләрне табарга тырыша идем, тик Интернет начаррак эшли иде. Хәзер хәлнең яхшы якка үзгәрүен күрәм, www.agidel.ru сайты яхшырак эшли башлады, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республика Президенты бүген үзенең барлык басмалар белән дә танышып чыгу мөмкинлеге булмавын әйтте.

— Баштарак барысын да укып барырга тырышсам да, берникадәр вакыттан соң эшкә вакыт калмавын аңладым. Хәзер миңа дайджестлар әзерлиләр, Интернеттан республика һәм федераль гәзитләрдән Башкортстан турында сүз барган мәкаләләр тупланмасын алам һәм шулар белән танышып чыгам. Мәгълүмат — үткен корал. Бүген, сайлаулар алдыннан, мәгълүмати һөҗүмнәр дә әзерләнә, шул исәптән миңа каршы да. Мәгълүматтан менә шундый бозык ысуллар белән файдалануны күрү һәм аңлау нерв системасы өчен, намуслы кеше өчен авыр. “Республика Башкортостан” гәзитенә кагылмый бу. Мин мәгълүмат дөньясында яшим, төбәк башлыгы дәрәҗәсендәге һәр җитәкче, һичшиксез, мәгълүмат агымы басымын тоеп яши. Өстәвенә, Интернет та бар. Һәрнәрсәгә тыныч, фәлсәфи күзлектән чыгып карарга кирәк. Үзем өчен төп яңалыкларны аерып алып, аларны коллегаларым белән бергәләп өйрәнәм. Моннан тыш, телевидение дә бар. Боларның барысы да — туктаусыз мәгълүмати басым. Сезнекенә караганда күбрәктер дә хәтта. Сез материаллар әзерлисез, аларны тикшерәсез, төзәтәсез. Сезнең өчен бу — көндәлек эш. Ә минем өчен туктаусыз, пулемет утына тиң мәгълүмат агымы. Бу бик авыр, тик берни эшләп булмый.

Сез бүген партиядән өстен, дәүләт яклы гәзит, намуслы һәм туры сүзле басмаларның берсе булып торасыз. Андыйлар күп түгел, тагын да азрак калып бара. Аларны мамонтлар белән чагыштырырга да ярыйдыр. Алар — аксакаллар. Сезгә эшләргә авыр, әлбәттә. Бүген көн кадагына сугучы күңелле, хәтта әдәпсез нәрсәләр бастырып чыгарырга мөмкин булуын да аңлыйм, тик сез абруегызны саклыйсыз. Бу бик яхшы, күңелдәге өметне сүндерми. Яхшылык һәрвакыт яманлыкны җиңә. Бу очракта сезнең гәзит — җәмгыятьне берләштерүгә булышлык итүче игелекле басма. Бәлки барысы да килеп чыкмыйдыр, материаллар тигез генә түгелдер, бәлки көчле чыгышлар да  теләгәнчә күп түгелдер, әмма тоташ алганда гәзит яхшы дәрәҗәдә чыга. Сезгә зур рәхмәт!

— Безнең данлы тарихыбыз бар, әмма без үткәннәр белән генә яшәмибез, даими үсеш алабыз, — дип билгеләде гәзитнең баш мөхәррире Татьяна Сырвачева. — Менә 7 ел инде хуҗалык исәбе шартларында эшлибез, үзебез эшләгән акчага яшәргә тырышабыз. Бүген безнең өчен кызу чор — гәзиткә язылу кампаниясе бара. Безнең тормышыбыз абунәчеләр санына бәйле. Гәзиткә язылучылар акчасының безгә 50 проценты гына калуы сер түгел. Абунәчеләрне җәлеп итү ысулларыбыз бар, әмма даими рәвештә яңа ысуллар да эзлибез. Гәзитебезне күптән укучыларыбыз да бар, шулар арасында кайберәүләр басмабызны 40 ел алдыра!

Чәй табыны артында сөйләшү сәгать ярымга якын дәвам итте. Шушы вакыт эчендә журналистлар Президент белән торак, мәгариф мәсьәләләре, икътисади кризисның икенче дулкыны турында сөйләшергә өлгерде. Очрашу ахырында гәзит хезмәткәрләре Рөстәм Хәмитовка редакциянең көндәлек эш хроникасы тупланган фотоальбом бүләк итте. Ә анда тоташ республика тормышы чагыла.

Әлфия Шәрәфетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»