09.09.2011 - Матбугат

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителделәр

Журналистика өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен  Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия бирү комиссиясе, җибәрелгән эшләрне карап, 11 эшне конкурста катнашуга тәкъдим итте. Шуларның дүртесе  —  күмәк эш.

Премия алуга кандидатлар:

Ринат Фәйзрахманов, Ринат Рәҗәпов, Илдар Әхияров катнашлыгындагы коллектив — “Гаҗәеп атамалар: тарих һәм чынбарлык” дигән мәкаләләр циклы өчен (“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты тарафыннан тәкъдим ителде);

Галим Хисамов, Тәлгать Сәгыйтов, Галия Галимова һәм Юрий Илингин катнашлыгындагы коллектив — “Әхмәтзәки Вәлиди” китабы өчен (Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты тарафыннан тәкъдим ителде);

Эмиль Мусин, Венера Ильясова, Алексей Шильников һәм Ләлә Латыйпова катнашлыгындагы коллектив — үз үрнәгендә рухи һәм әхлакый камилләшүгә, гомумкешелек кыйммәтләрен раслауга булышлык итүче  замандашлар образына багышланган мәкаләләр циклы өчен (“Туймазы хәбәрләре” редакция-нәшрият комплексы тарафыннан тәкъдим ителде);

Рәдис Ногманов, Язгөл Юнысова һәм Руфина Хәсәнова катнашлыгындагы коллектив — гәзит укучыларның хокукый, социаль-көнкүреш, аеруча яшьләр мәсьәләләренә  кагылышлы сорауларына җавап бирүгә булышлык итүче  “Алло, “Өмет” тыңлый” һәм “Ни өчен шулай?” проектлары һәм “Матбугатның власть белән халыкны бәйләп торучы роле турында” дигән темага мәкаләләр өчен (Башкортстан Журналистлар берлеге тарафыннан тәкъдим ителде);

Әнисә Бикташева — “Кече Сүрән, Олы Сүрән елгалары бассейны топонимиясе” китабы өчен (“Зианчура таңнары” редакция-нәшрият комплексы тарафыннан тәкъдим ителде);

Юнир Кинҗәбаев — “Озын юллар, истәлекле еллар” китабы өчен (“Башкортостан” гәзите редакциясе тарафыннан тәкъдим ителде);

Сибәгать Рахмангулов — “Ямалда хәтта каеннар  да үсми” очерклар циклы өчен (“Юшатыр” гәзите редакциясе тарафыннан тәкъдим ителде);

Фәнүр Гыйльманов  — “Дөнья бу...”  китабы өчен (“Кызыл таң” гәзите редакциясе тарафыннан тәкъдим ителде);

Фәрзәнә Акбулатова — “Язучы һәм заман” һәм “Сәхнәдәге тормыш” тапшырулар циклы өчен (“Башкортостан”  дәүләт телерадиокомпаниясенең радио тапшырулары студиясе тарафыннан тәкъдим ителде);

Наталия Санникова — “Сүзләр тормышыннан” программалар циклы өчен (“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясенең  радио тапшырулары студиясе  тарафыннан тәкъдим ителде);

Рита Өметбаева — “Ачыкларга вакыт” ток-шоу программасы өчен (“Башкортостан”  дәүләт телерадиокомпаниясенең телевидение студиясе  тарафыннан тәкъдим ителде).

Комиссия җәмәгать оешмаларының, хезмәт коллективларының һәм аерым журналистларның Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия юллауга тәкъдим ителгән эшләрне тикшерүдә катнашуын  сорый. Материаллар 1 октябрьгә кадәр Башкортстан Журналистлар берлегендә  кабул ителә. Адрес: Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, 10нчы кат, 1007нче офис.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»