02.09.2011 - Матбугат

Тагын да уңайлырак һәм кулайрак

1 сентябрьдә киләсе елның беренче яртысына  гәзит-журналларга язылу кампаниясе старт алды. Илебезнең барлык почта бүлекчәләрендә  3 төп каталог: “Русия матбугаты”, “Русия почтасы”, “Гәзитләр. Журналлар” буенча Русиядә һәм чит илләрдә чыгучы сигез меңнән артык басмага язылып була. Басмаларны китереп бирү бәясе элеккечә — 2008 елның икенче яртысындагы дәрәҗәдә калачак. Башкортстанда яшәүче һәркем гәзит-журналларга йортына  хат ташучыны чакырып яисә Интернет аша языла ала.

Федераль почта элемтәсенең Башкортстан идарәсе матбугатка язылу кампаниясенә  зур игътибар бирә, чөнки почта бизнесының бу юнәлеше социаль әһәмияткә ия. Шуңа күрә республиканың барлык төбәкләренә дә гәзит һәм журналларны китереп бирү, сыйфатын яхшырту буенча даими эш алып барыла, нәтиҗәдә, барлык торак пунктларында да гәзит-журналларга язылу мөмкинлеге бар.

Октябрьдә Русия почтасы клиентлары матбугатка язылганда өстәмә ташламалар һәм бүләкләр алачак. 13 октябрьдә басмаларга язылуның Бөтенрусия декадасы  башланачак, ул гәзит һәм журналлар редакцияләре белән берлектә үткәреләчәк. Акция 10 көн дәвамында бөтен илдә,  почта предприятиесенең барлык филиалларында оештырылачак.

Декадада берничә басмага язылу бигрәк отышлы булачак. Бер адреска өч яисә аннан да күбрәк гәзит-журналга язылган клиентлар өйгә китереп бирү хакының 10 проценты күләмендә ташлама алачак.

Русия почтасы клиентлар өчен  тагын да  бер уңайлы адым ясады: декада көннәрендә почта хезмәткәрләре гәзит-журналларга язылуның күчмә пунктларында эшләячәк һәм урамнарда, ял итү, киңкүләм чаралар үткәрү урыннарында басмаларга язылырга тәкъдим итәчәк.

Матбугатка язылу декадасында  һәркем  изге гамәлләр кыла ала. Русия почтасы теләге булган һәркемне  гәзит-журналларга язылуның хәйрия акциясендә катнашырга чакыра, һәм алар  балалар йортлары  һәм башка социаль әһәмияттәге учреждениеләрнең китапханәләрен матбугат басмалары белән тәэмин итүгә үз өлешен кертә ала. Почта предприятиесе бу акциядә катнашучыларга гәзит-журналларны китереп бирү хакының 10 проценты күләмендә өстәмә ташлама бирәчәк.

Русия почтасының гамәлдәге ташламалары да үз көчендә кала: Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм I, II  группа инвалидларына  элемтә хезмәтләре бәясенең  —  20 проценты, ә махсус басмаларга язылучы  сукыр һәм начар күрүчеләргә  100 процент ташлама каралган. 220 мең  данәдән  күбрәк тираж белән чыгучы үзәк һәм 15,5 мең данәдән күбрәк тираж белән басылучы өлкә, край, республика гәзит-журналларына язылучылар өчен 17 процент күләмендә ташлама бирелә. Район, шәһәр гәзит-журналларына язылучылар өчен 25 процент күләмендә ташлама каралган.

Федераль почта элемтәсе Башкортстан идарәсенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»