27.08.2011 - Матбугат

Басма эшчәнлеген тираж билгели

Бүгенге көндә гәзит-журнал редакцияләрендә иң төп хәстәрлекләрнең берсе — тиражны саклау. Тираж — басма эшен бәяләүче төп күрсәткеч кенә түгел, табыш чыганагы да булып тора. Бу җәһәттән милли телләрдә нәшер ителүче гәзит-журналларга бигрәк тә кыенга туры килә, чөнки туган телнең куллану даирәсе чикләнгән.

Шул ук вакытта тиражлары тотрыклы сакланучы басмалар да аз түгел. Әйтик, Миякә район гәзитенең гомум тиражы 2008 елда — 5438 данә, 2009 елда — 5393, 2010 елда 5433 данә булса, әлеге вакытта ул 5362 данә таратыла. Ягъни биш кешегә бер район гәзите туры килә.

Гәзит урыс, татар һәм башкорт телләрендә чыга. Урысчасы — “Октябрь” — 2887, татарчасы — “Безнең дәвер” — 1640, башкортчасы — “Акмулла төяге” 1000 данә таратыла.

Гәзитнең соңгы чорда дөнья күргән саннарына күз салам. Чынлап та, анда район халкының тормышы шактый киң яктыртыла. “Кыр эшләре көндәлеге”, “Телләр турындагы закон үтәлеше”, “Конкурслар”, “АПК хәлләре”, “Милләтара татулык елы”, “Мәдәният һәм сәнгать” — бу һәм башка даими рубрикаларны һәр санда диярлек күрергә мөмкин. Гәзиттә инде күптәннән башка басмаларда очрамаган мәгълүмат та таптым: “Язгы чәчүдә механизаторлар арасында хезмәт ярышы”. Югыйсә, күп гәзитләрдән гади хезмәт кешесе бөтенләй диярлек төшеп калды. Бу рубрикадагы язмалар исә җаваплы авыл хуҗалыгы кампанияләрендә иң югары күрсәткечкә ирешкән хезмәт алдынгылары белән таныштыра, аларның фидакарьлеген данлый. Әйбәт бит: кара, үрнәк ал!

Районда республика басмаларының аз таралуын исәпкә алып, гәзиттә “Республика пульсы” дигән рубрика да керткәннәр. Монда рәсми хәбәрләр басыла, район өчен монысы да мөһим.

“Сезгә тиражны тотрыклы саклап калуда нәрсә ярдәм итә?” — дип кызыксынам мөхәррир Мансур Әминевтан. “Беренче чиратта — эчтәлек. Оештыру эшләрен дә онытмыйбыз. Абунәчеләр көннәре үткәрәбез. Шундый чараны яңарак кына район үзәгендә үткәрдек, ул бүләк оту — лотерея формасында оештырылды. Анда катнашкан абунәчеләрнең һәр өчесе бүләк алды. Бүләкләр дә кызыктырырлык: микродулкынлы мич, үтүк, чәч алу машинкалары, фен һәм башкалар. Бүләкләр белән спонсорлар ярдәм итә. Шундый ук абунәчеләр көннәре авылларда да үткәрелә. Аннары гәзитне пропагандалауда очрашулар үткәрү дә мөһим әһәмияткә ия. Безнең иҗади хезмәткәрләр һәр көнне авылларда була. Мондый җанлы аралашулар халыкны гәзиткә якынайта, — ди Мансур Әминев.

Совет заманында: “Район гәзитен — һәр йортка” дигән лозунг яшәп килде. Кайбер урыннарда бу тәртип әле дә саклана. Әйтик, Кызыл чишмә авылында гәзитне һәр гаиләдә диярлек алдыралар. Садовый, Мәнәвезтамак, Миякәтамак авылларында да район гәзите күп таратыла. “Альтернатив подписка” дигән ысул да кулланыла. Кыргыз-Миякәдә, мәсәлән, бу ысул белән 270 данә гәзит таратыла, ягъни язылучылар гәзитне редакциядән арзанрак хакка үзләре килеп алалар.

Әлбәттә, гәзит эчтәлеген арытаба баету өчен дә урын бар. Тәнкыйть материаллары аз, әдәбият һәм сәнгать темаларына язмалар да күбрәк булсын иде. Моны гәзит мәйданы аз булу белән аңлаталар, шуңа да тиздән шимбә санын 8 битле итеп чыгара башлаячаклар, анда махсус “Әдәбият һәм сәнгать”, “Ял көне” битләре булачак.

Миякә редакциясендә тәҗрибәле, бердәм коллектив эшли. Мөхәррир Мансур Әминев журналистлык эшен шушында гади хезмәткәрдән башлаган иде, аннары җаваплы секретарь булды, соңгы елларда коллективны җитәкли. Флүрә Шәрипова, Зөлфирә Вәлиева һәм башка тәҗрибәле журналистлар аның таянычы. Өметле яшьләр дә байтак. Киләчәктә алар үзләрен күрсәтерләр әле.

Хаҗи Әхмәтҗанов,

“Кызыл таң”ның штаттан тыш хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»