12.07.2014 - Матбугат

Матбугатка язылу кимемәскә тиеш

Кичә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Русия почтасы көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте. Анда Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады.

Ул “Русия почтасы” предприятиесе филиалы — Федераль почта элемтәсенең республика  идарәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

— Сезнең предприятие хезмәткәрләре югары һөнәри осталыгы, кешелек сыйфатлары, эшсөючәнлеге белән халыкның ышанычын яулады. “Русия почтасы”ның республика филиалында 10 меңгә якын кеше эшли. Шуларның яртысы — хат ташучы, — диде Рөстәм Хәмитов.

Бүгенге көндә почта элемтәсе хезмәтләреннән Башкортстанның барлык торак пунктлары да файдалана. Рөстәм Зәки улы филиалны зур һәм ышанычлы салым түләүче предприятие дип билгеләде. Үткән ел йомгаклары буенча биредә 2,5 миллион сум керем алынган. Баш-кортстанның почта элемтәсе хезмәте табышлылык һәм керемнәр буенча Идел буе федераль округында “Русия почтасы”ның иң яхшы өч филиалы исәбенә керә. Тиражларның кимүенә карамастан, Башкортстан Русиянең иң күп укучы төбәге булып кала. Бер мең кешегә 443 данә басма туры килә. Бу Русиядәге уртача күрсәткечтән ике тапкыр артыграк.

Соңгы елларда гәзит-журналларга  язылу кимүгә һәм вакытлы матбугатны илтеп җиткерүгә тарифлар артуга бәйле рәвештә киңкүләм мәгълүмат чараларының финанс хәле катлаулы булуга да тукталып үтте республика җитәкчесе. “Аларга ярдәм итү өчен без федераль власть органнарына мөрәҗәгать иттек. Бу хәл безне генә борчымый. Безне ишетерләр дип уйлыйм һәм укучыларыбызга гәзит-журналларны илтеп тапшыруга дотацияләр бирү механизмы яңадан эшли башлар дип уйлыйм. Матбугатка язылу дәрәҗәсенең кимемәве, кешеләргә мәгълүмат алу мөмкинлеге бирү безнең өчен дә мөһим”, —  диде ул.

“Башинформ”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»