12.07.2014 - Матбугат

Тугры дуслар шатландыра

Фәйрүзә Гафурҗанова Дүртөйле почтамтының Югары Яркәй бүлекчәсендә ун ел эшли. Аның участогында шушы вакыт эчендә һәр яртыеллыкта да гәзитебезгә язылып баручы “Кызыл таң”ның тугры дуслары бар.

Менә алар – Фәһим Гафаров, Сафетдин Гуламанов, Әхәт Гатиев, Га­лимҗан Мохтаров, Ринат Сәетов, Фәрит Фатыйхов, Мөбәрәкҗан Шәй­гарданов, Ләлә Шәмсиева һәм башкалар.

Хат ташучы Раушания Нуриева да шундый ук зур участокны хезмәтләндерә. Көн саен 25 чакрымны үтеп чыгарга аңа ире ярдәм итә.

— Өлгерергә тырышабыз, чөнки гәзит укучылар өчен вакытлы матбугатны көнендә кулга алу кызыклы, — ди почтальоннар.

Резеда Нуртдинова.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»