“Кызыл таң” ил күләмендә танылды!

Татарстанның Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча агентлыгы һәм Журналистлар берлеге оештырган Бөтенрусия дәрәҗәсендәге мәртәбәле бәйге җиденче тапкыр үтте. Быел конкурска илнең 52 төбәгеннән 700дән артык эш тәкъдим ителгән. Җиде номинациядә билгеләнгән җиңүчеләр Русиянең төбәк һәм милли киңкүләм мәгълүмат чаралары форумы кысасында Казанда тәбрикләнде. Бүләкләү тантанасында Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Михаил Сеславинский, башка җаваплы җитәкчеләр катнашты. Дәрәҗәле Бөтенрусия бәйгесендә “Кызыл таң” гәзите җиңде һәм төп приз – “Лада Ларгус” автомобиленә лаек булды.
— Дүрт ел элек шушы ук конкурста призлы урын яулаган идек, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. — Редакция коллективының тырышлыгы белән 2013 ел нәтиҗәләре буенча гран-при бүләгенә лаек булдык. Киләчәктә дә шушы рухта дәвам итәчәкбез!
Милләтара мөнәсәбәтләр, илдә яшәүче милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше һәм тарихы темасына багышланган конкурска “Кызыл таң”да чыгып килүче “Дуслык белән көчлебез” сәхифәсе тупланмалары тәкъдим ителде. Махсус сәхифә 2004 елда оештырылды һәм исеменнән күренүенчә, Башкортстанда яшәүче төрле милләт халыклары арасында дуслык-кардәшлек идеяләрен пропагандалый. Республика күләмендәге күпсанлы иҗат конкурсларында югары бәһагә лаек булган “Дуслык белән көчлебез” сәхифәсе хәзер ил күләмендә танылу алды. Конкурс эшенә гәзит журналистларының шушы темага башка язмалары да кергән.
Әйткәндәй, бәйгедә “Кызыл таң”нан тыш төрле номинацияләрдә “Башкортостан” дәүләт теле-радиокомпаниясе, “Сельские нивы” (Стәрлетамак) һәм “Чолман” (Нефтекама) гәзитләре дә призлы урыннар яулады.
“Кызыл таң”ның җиңүе безнең коллектив өчен генә түгел, гомум тармак өчен дә истәлекле вакыйга. Чөнки, “Күпмилләтле Русия” журналистлар конкурсында гран-при бүләге Башкортстаннан беренче тапкыр яуланды. Моннан чыгып, “Кызыл таң” әлеге уңышы белән ил күләмендә Башкортстан данын күтәрүгә дә лаеклы өлеш кертте, дияргә кирәк.
Айдар Зәкиев.
Фото: Бүләкләү тантанасы. “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Татарстанның матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов һәм Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”