10.06.2014 - Матбугат

Безнең үз юлыбыз булырга тиеш!

Хәбәр ителгәнчә, 6 июньдә Кырмыскалы районында Башкортстан журналистларының җәйге фестивале “Журфест-2014” үтте. Каләм ияләренең Сабантуенда республика, шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Алар белән очрашуга Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов килде. Ул фестивальдә катнашучыларны сәламләде, матбугат басмалары баш мөхәррирләре белән тармакны үстерү перспективалары турында сөйләште.

— Киңкүләм мәгълүмат чара­ларына идарә итү җәһәтеннән модерни­зацияләү, үзгәртеп кору таләп ителә, эшнең яңа форматларын кулланырга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов, фестивальдә катнашучылар алдында чыгыш ясап. — Алда бу өлкәдә безне ниләр көтә? Мәсәлән, Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсен алып карасак, аларда киңкүләм мәгълүмат чаралары шәхси кулларда. Ут күршебез Татарстанда идарә итүнең яңа формасын тапканнар. Без тәнкыйть зонасында,  контрольлек структу­ралары, иҗ­тимагый хәрәкәтләр безне карар кабул итәргә этәрә. Шулай булуга карамастан, минем фи­керемчә, ашыкмаска, барыбыз өчен дә яхшы булырлык итеп эшләргә кирәк. Шушы очракта гына без үзгәрешләргә һәм үзгәртеп коруларга бара­чак­быз. Яңалыклар өстенлек ала бара — без хәзер ачыграк, җитезрәк, күбрәк үз көчебезгә ышанабыз, дәүләт билгеле минимум белән генә тәэмин итә алуны аңлый башладык. Әлбәттә, моны аңлау авыр һәм катлаулы бара. Бу үзгәрешләр безне көчлерәк итә.

Рөстәм Хәмитов фикеренчә, киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә үзгәрешләр процессы әле төгәлләнмәгән.

— Без әле трансформация мәсьәләсен хәл итмәдек, эшли, акча таба һәм үз-үзебезне тәэмин итәргә өйрәнмәдек, — диде Рөстәм Зәки улы.

Рөстәм Хәмитов журналистларны властьны тәнкыйтьләүдән курыкмаска чакырды.

— Сез — безнең фикер­дәш­ләр. Сез безне тәнкыйтьлисез, бу — бик дөрес. Без эшлекле форматта эшлибез, бу гел комплиментлар гына ясап торырга түгел, ә барлык кимчелекләрне ачыктан-ачык әй­тергә хокук бирә. Без барыбыз да бер дулкында, барыбыз да тормышыбызны яхшыртырга омты­лабыз. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Мин сезне таләпчәнрәк булырга, власть­ның сезгә карата  тәнкый­теннән һәм эзәрлек­ләү­ләрдән курыкмаска чакырам: мин эшләгәндә һәрвакыт сезнең яклы булачакмын, – диде Рөстәм Хәмитов.

Фәнүз Хәбибуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»