21.05.2014 - Матбугат

Журналистлар өчен торак программасы эшләнәчәк

Башкортстанда журналистлар өчен торак программасы эшләнәчәк. Бу хакта Уфада коллегиянең 16 майда узган киңәйтелгән утырышында Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов хәбәр итте.

— Тармак хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү мәсьәләсе әле дә актуаль, — диде ул. — Полиграфия өлкәсе эшчеләренең уртача хезмәт хакы 21 мең сум тирәсе, редакция хезмәткәрләренеке — якынча 19 мең сум. Барысы да базар хаклары белән торак сатып ала алмый. Әле республика Журналистлар берлеге Агентлык белән берлектә журналистларны торак белән тәэмин итү яисә шәхси төзелеш өчен җир участогы бүлү мәсьәләләрен хәл итү планнарын төзи. Программаны көзгә төзеп бетерергә уйлыйбыз.

 Утырышта бөтен республика басмаларының баш мөхәррирләре һәм редакцияләре вәкилләре катнашты. Алар басмаларның үсеш юнәлешләре, перспективалары һәм хәзерге шартларда эшләргә туры киләчәк үзгәрешләр турында фикер алышты.

— Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан актив гражданлык позициясен, җәмгыятьтәге уңай күренешләрне хуплауны, тискәре күренешләр белән көрәштә ярдәм көтәләр, — диде Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Альберт Мифтахов. — Бу алым басма матбугатны саклап калуга ярдәм итәр дип уйлыйм, чөнки халык күп мәгълүматны электрон чаралардан, телевидениедән, радиодан ала. Мондый шартларда материал тәкъдим итү форматын үзгәртергә кирәк, гәзитләргә электрон порталлар булдыру мотлак. 

Утырышта басмаларны тараткан өчен моңа кадәр Русия Почтасына бүленгән субсидияләрнең бетерелүе, шуның нәтиҗәсендә язылу хакларының артуы һәм аңа бәйле  тиражлар кимүе көтелү турында сүз барды. Борис Мелкоедов бу карар яңадан тикшерелер дигән өмет белдерде, чөнки милли басмалар, күп район гәзитләре арытаба эшчәнлекләрен тиешле ярдәмсез гамәлгә ашыра алмаячак.

Киңәйтелгән утырышта намуслы хезмәте һәм ирешкән уңышлары өчен тармак хезмәткәрләренә Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Розалия Вәлиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»