“Әллүки”не монда басалар

Вакытлы матбугат, шул исәптән, район гәзитләре дә, якын-тирә шәһәр типографияләрендә басылган бүгенге чорда Благовар районы үз нәшриятына ия. Сүз Благовар авылында урнашкан “Печатный двор” җәмгыяте турында. Төбәкнең сәнәгать предприятиеләре арасында нәтиҗәле эшләве белән ул аерым урын тота.
Яңа эш урыннары булдырган предприятиенең нәкъ менә биредә ачылуында Уфаның “Белая река” нәшрияты директоры Олег Лищенконың турыдан-туры катнашы бар. Ул Языково авылында туып-үскән, туган районы белән хәзер дә ныклы бәйләнештә тора. “Белая река”ның Благовардагы үзаллы бүлеген булдыру буенча эш 2007 елда башлана. Элекке “Сельхозтехника”ның буш торган бер бинасында реконструкция үткәрелеп, бирегә Германиядән кайтарылган заманча җиһазлар урнаштырылу белән басмаханә йөкләтелгән бурычларны үтәүгә дә керешә.
2008 елда биредә полиграфистларның Русия күләмендәге киңәшмәсе үткән иде. Анда катнашучы белгечләр басмаханәнең Көнбатыш стандартларына җавап бирүен, чыгарылган продукциянең югары сыйфатын билгеләде.
“Печатный двор” бүген дә марканы югары тота. Бу җәһәттән шуны да әйтү җитә: республикада киң билгеле сәүдә челтәрләре “Магнит”, “О, кей”, Октябрскийның “Альтернатива” пластмасса эшлән-мәләре заводы реклама материалларын нәкъ биредә бастыра.
Предприятие республиканың матбугат басмалары белән дә эшлекле бәйләнешләр булдырган. Атап әйткәндә, төсле форматта чыгучы журналлар, шул исәптән, “Тулпар” да, монда дөнья күрә. Оештыручысы “Кызыл таң”гәзите булган “Әллүки” балалар журналына нәшрият хезмәткәрләренең мөнәсәбәте үзгә. Татар телендә чыгучы бу басманы Благоварда да күпләр алдырып укый. Продукция ассортиментын зәвыклы итеп бастырылган китаплар, брошюралар да баета.
Республика белән генә чикләнмичә, заказлар күрше өлкәләрдән, аерым очракларда, хәтта Мәскәүдән кабул ителә.
— Безгә клиентларны продукциянең югары сыйфаты тарта, — ди “Печатный двор” идарәчесе Радик Вахитов. — Чынлап та, бездәге полиграфия җиһазлары яхшы бизәлеш тәэмин итә, моңа өстәп, югары җитештерүчәнле дә. Заказның тиз арада үтәлүе хәзер аеруча мөһим. Гомумән, предприятие басма продукция чыгару буенча теләсә нинди эшкә алынырга әзер.
Коллективта 15 кеше эшли. Белгечләрнең күпчелеге һөнәри яктан ныклы әзерлекле. Денис Гурьянов, мәсәлән, бирегә эшкә район типографиясеннән килгән, хәзер иң тәҗрибәле басучыларның берсе. Рим Зарипов, Павел Мөхәммәтшин, Марат Фәрхетдинов, Динар Шәйхетдинов та осталыкта аңардан калышмый. Анатолий Елисеевны биредә күпләр остаз дип саный. Брошюралар чыгаручылар Елена Бондаренко, Зөлфия Володина, Олеся Зарипова йөкләтелгән эшне намуслы башкара.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”