20.03.2014 - Матбугат

“Журналист һәрьяклап камил булырга тиеш...”

Гаҗәеп кызыклы да, шул ук вакытта искиткеч авыр да һөнәр ияләре без — журналистлар. Бигрәк тә республика гәзитендә эшләү иңнәргә зур җаваплылык сала. Илдә барган вакыйгалардан хәбәрдар булу гына түгел, һәр район, авылның нинди кәеф белән яшәвен тою таләп ителә. Оператив булырга, әмма “җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә” тиешсең.  Мактаганда тәнкыйтен онытмаска, ә тәнкыйть утында яндырганда чамасын белергә.

Журналистның һәрнәрсәдә һәм һәркемдә эше бар. Әле генә сыер савучының тормыш йомгагын сүтә, менә инде Президент белән объектлар буйлап сәфәр кыла каләм остасы. Язучы, артист, укытучы, механизатор, табиб, мал караучы... — язмаларда кемнең генә образы тумый! Ә журналистның үз тормышы гәзит битенә сирәк чыга. Шунлыктан күп кеше аның авыр хезмәтен: катлаулы фикер эшчәнлеген, озайлы командировкаларда йөрүне, төннәрен йокламыйча номерга материал әзерләүне, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә чыгуны белми дә кала.   

Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның  атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Олег Төхвәтуллин 30 елга якын “Кызыл таң” гәзитенең әйдәүче журналисты булып хезмәт сала. Шушы чорда Олег Нәҗип улы иҗади осталыкның бар баскычларын да үткән, гади хәбәрчедән алып авыл тормышы бүлеге мөхәррире вазыйфасына кадәр күтәрелгән. 1987 елда ул Бөтенрусия яшь журналистлар форумында катнашкан. 2001, 2011 елларда “Кызыл таң” гәзите лауреаты булган. Русия һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы, шулай ук Урман хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 2005 елда өлкә һәм район киңкүләм мәгълүмат чараларының Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр исәбенә кергән һәм Русия аграр хәрәкәтенең Мактау грамотасына лаек булган. 2006 елда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуда катнашкан өчен медаль белән бүләкләнгән. Бүләкләр багажында республика Хөкүмәте дипломы белән Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы да бар.

Бу уңышларга ирешү юлында журналист меңләгән мәкалә, очерк, репортаж, күзәтүләр иҗат иткән, интервьюлар алган. Ә бүген ул үзе... беренче тапкыр интервью бирә.

Гомерен журналистикага багышлаган кеше өчен интервью бирү җиңел, дип уйларга мөмкин. Баксаң, юк икән.

...Шартын китереп, диктофон, ручка, блокнот әзерләп куйдым.

“Син, тәҗрибәсе ташып торучы абруйлы журналист, үзең турындагы мәкаләне дә алдан язып куйгансыңдыр”, — дип шаяртам.

Ә ул уңайсызланып утыра. Сорау бирүне үтенә.

Әлбәттә, көн саен күрешеп йөргән хезмәттәшең турында интервьюсыз да язып булыр иде. Чөнки эше — күз алдында. Мәкаләләре һәр санда чыгып тора, тиз яза, шәһәрдә яшәп, авыл кешесенең кечкенә проблемасын да тоя белә аналитик фикерли ул. Моңа өстәп, һәрвакытта да эшкә вакытында килүен, һәрчак зәвык белән киенүен, костюм-галстуктан башка кеше күзенә күренмәвен, коллективтагы һәркем белән дә яхшы мөгамәләдә булуын әйтергә мөмкин. Әмма күңелендә ни йөрткәнен аңлар өчен булса да интервью кирәк.

— Олег Нәҗипович, журналист булу балачак хыялымы?

— Балачакта мин журналист дигән һөнәр турында ишетеп тә белми идем. Дүртенче сыйныфта булдымы икән, Суккул мәктәбендә Фатих Хөснинең “Кабак” хикәясен укыдык. Укытучым Наибә Мөхәммәтьярова хикәядәгедәй кызыклы вакыйгалар турында язып килергә кушты. Мин берничә булган хәлне язып тапшырдым. Икенче көнне дәрестә Наибә апа бик җитди кыяфәт белән:

— Төхвәтуллин, бас әле! — диде. Бик таләпчән булганга, аның бастыруы сыйныфтан куып чыгаруга тиң иде. Укуым әйбәт, шулай да курка калдым. Кызардым. Дулкынландым. Әмма укытучым ачуланмады, киресенчә:

— Сезнең алда журналист басып тора, — дип, сыйныфташларым алдында мактады.

Бишенче сыйныфтан “Башкортостан пионеры” гәзитенә языштым. Еллар үткәч, биредә Сафуан Әлибай, Йомабикә Ильясова, Рәмил Янбәков, Тамара Юлдашева, Зөһрә Котлыгилдина кебек затлы язучы-шагыйрьләр белән бергә эшләвем белән горурланам.

“Кызыл таң”да басылып чыккан беренче язмамны яхшы хәтерлим. Мин туып-үскән Дүртөйле районының Мәмәдәл авылында ут-суга кытлык чаклар булды. Язлы-көзле пычракта урамнардан үтеп булмый, караңгы иде. Яз саен, без мәктәпкә йөрисе күперне ташу алып китә иде. Мин, җиденче сыйныф укучысы, бу хакта “Кызыл таң”га яздым һәм редакциягә илтеп үк бирдем. Хатны Рәшит абый Биглов алып калды, тик аның басылып чыгачагына шик белдерде. Ни дисәң дә, Дүртөйле алдынгы районнарның берсе булганга, аңа тел тидерергә ярамады. Шулай да, хатны районга җибәргәннәр. Унбиш көн тирәсе узгач, район Советы рәисе Наил Хөснияров имзасы белән миңа җавап килде. Анда: “Сезнең хатны район Советында карадык. Киләсе елга күпер салуны һәм авыл урамнарын яктырту мәсьәләсен планга кертәбез”,  диелгән иде.

Малай чакта укытучы, офицер, табиб я артист булырга хыялландым. Мондый һөнәр кешеләре нәселебездә күп. Әйтик, әтинең ике туган энесе Айрат Вилданов — Русиянең атказанган артисты. Тик миннән артист чыкмас иде, мөгаен. Элек шигырь яза идем. Бигрәк тә армиядә хезмәт иткәндә күп яздым. “Кызыл таң”га эшкә килгәч, мине үз кул астына алган Радик абый Шәехов шигырьләремне укып чыкты да: “Син, энем, булдыра алсаң, башкача шигырь язма инде”, — дип үтенде. Ихтимал, аның мине журналист итеп тәрбиялисе килгәндер.

Бәлки, миннән үз эшен яраткан хирург чыккан булыр иде. Табиб булып, фәлән кешенең гомерен коткарып кала алыр идем. Әмма журналист булып китүемә һич кенә дә үкенмим: йөзләрчә кеше белән аралашуым, алар турында яза алуым белән бәхетлемен. Аннары, журналист һөнәре артист, рәссам һөнәренә якын. Без дә бит сүзләр ярдәмендә образ тудырабыз.

Мәктәпне тәмамлаганда, инде фәкать журналист булырга хыялландым. Колхозчы баласымын, ә үземнең Казанга барасы килә! Тик кечкенә Мәмәдәл Казаннан бик ерак шул... Әтинең ике туган апасы, укытучы, “Кызыл таң”ның якын дусты Мәсрүрә Шәрифҗанова ярдәмгә килде. Беркөнне ул мине Казанга алып барырга уйлады. Әни: “И, балам, Казанны булса да күреп кайтырсыз”, — дип озатып калды. Чыккан язмаларны җыйнаштырып, ерак юлга кузгалдык. Имтихан алуның соңгы сәгатьләренә барып җитештек. Мин журналистика бүлегенә укырга кердем.

“Хезмәт кенәгәсе” Дүртөйле районының ул чактагы “Ленин байрагы” гәзитенә эшкә килгәч ачылды. Казанга укырга кергәч, сессия башланыр алдыннан хәбәрче булып эшләп алдым. Район гәзите мөхәррире мәрхүм Җәмил Вәлиевның водителе булып әтинең ике туган энесе Ревинер абый эшли иде. Җәмил абый бөтен районны иңләп-буйлап йөрде. Бергәләп өебезгә килделәр. Җәмил абый, мәктәптән үк яхшы язышуымны ассызыклап, миңа эш тәкъдим итте. Мин аның өметен аклый алмадым. Урыс телендә мәкалә язу авыр булды. Шулай да, журналистикада тәүге хезмәт чыныгуын район гәзитендә алуым белән горурланам.

— Укып кына журналистикага өйрәнеп буламы?

— Мин Хатыйп Миңнегулов, Розалина Нуруллина, Хатыйп Госман, Флорид Әгъзамов, Илдар Низамов, Марсель Бакиров кебек бик күренекле шәхесләрдән сабак алу бәхетенә ирештем. Алар мине күпкә өйрәтте. Уку еллары армия хезмәте, мәктәптә укытучылык эше (татар теле, тарих дәресләре укыттым) белән үрелеп барды.  Журналист булып эш башлавым 1985 елдан. Август башлары иде. “Башкортостан пионеры”на чакырдылар, ә декабрьдә Ремель Дашкин тәкъдиме белән “Кызыл таң”га эшкә килдем.

— Журналист һөнәре синең холык-фигылеңне, кешеләргә мөнәсәбәтеңне үзгәрттеме?

— Һөнәр үзе түгел, ә үз-үземә эчке таләпчәнлек, җаваплылык үзгәрткәндер, дип уйлыйм. Гәзиткә эшкә килгән елларны ук остаз абзыйлар, үзеңнең кайда эшләгәнеңне беркайчан да истән чыгарма, дип өйрәтте. Шулай, егерме бер яшемдә шушы һөнәр калыбына кердем һәм әле дә чыгалмыйм. Журналист һөнәренә гомер буе тугры калу өчен эшеңне ярату гына җитми торгандыр. Хәзер инде ул минем яшәү рәвешемә әйләнде.

Казанда укыганда мәрхүм остазым, танылган галим Флорид Әгъзамов татар журналистикасы бүлеге студентларына“мораль кодекска” охшаган киңәшләр бирә иде. Журналистларны язарга гына түгел, киенергә, сөйләшергә, аралашырга өйрәтте ул. Бу сабакны мин яхшы үзләштердем, дип уйлыйм. Булачак каләм осталарына сер итеп кенә шуны да әйтергә телим. Кайвакыт шул тышкы йөз-кыяфәт, үз-үзеңне тота белү һөнәри бурычны үтәгәндә мөһим роль уйный. Эрудиция, компетентлыкны тышкы кыяфәтең тулыландырырга тиеш, дип уйлыйм.

— Аграр журналист буларак, сине бүгенге авылда нинди проблемалар борчый?

— Русия күләмендә аграр сәясәтнең тамырдан дөрес алып барылмавы. Аннары, авыл проблемаларын син җитәкчелегеңә аңлатырдай, аларның карашын уңай якка үзгәртердәй халык инструменты булмау. Билгеле, журналистның шәхси фикере, хәл-вакыйгаларга дөрес бәя бирә белүе бик мөһим. Кызганычка каршы, бүгенге проблемаларны тудыручылар да, аларны хәл итәргә тиеш кешеләр дә теге яки бу тәнкыйтькә битараф. Соңгы 10-15 елда журналистиканың тәэсир итү көче кимеде. Шул ук вакытта, проблема күтәрү беркайчан да үзмаксат белән бәйле булырга тиеш түгел.

Мин бүгенге авыл хуҗалыгын илебездәге нефть-газ сәнәгате гигантларына хезмәт итә, дияр идем. Чөнки, аграр тармак табигый байлыкларны күбрәк тотынган саен монополистлар байый. Кризис чорында да ил хөкүмәте авыл хуҗалыгына түгел, ә банклар, төрле газ-нефть компанияләренә зуррак ярдәм күрсәтте.

— Сезнең гаиләдә кызлар юк, шикелле. Бер әнигә дүрт ирне тәрбияләү җиңел булмагандыр...

— Без өч малай үстек. Альберт гаиләсе белән Туймазы шәһәрендә яши. Кече энебез Алмаз — төп йорт хуҗасы. Туган авылыбыз  Мәмәдәлдә бригадир булып хезмәт сала. Нигез аның кулында. Сер итеп кенә әйтәм, өчебез дә сыер сава белә! Өчебез дә әниебезгә ярдәмче булып үсәргә тырыштык. Тәрбия шулай булды. Эшләвегез безнең өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен, дип эшкә өйрәтте әти-әни. Мәрхүм әтиебез улларын тормыш йөген тартырга сәләтле, көчле ихтыярлы ир, гаилә башлыгы итеп тәрбияләргә һәм бер үк вакытта әниләргә, хатын-кызга игътибарлы булырга өйрәтте.

— Үз эшеңнән канәгатьсеңме?

— Элек районнарга командировкага барганда таләпләр икенчерәк иде. Соң гына кайтасың, икенче көнне материал номерга языла. Еш кына Рәзил, Радик, Рәлиф, Фәрит абыйлар кебек язарга өйрәнерменме икән, дип борчыла, уйлана, ашыга идем. Журналистика ул һәрвакыт канәгатьлек, иркенлек тоеп эшли торган һөнәр түгел. Артист, рәссам кебек даими эзләнергә, өйрәнергә кирәк.

“Кызыл таң”да күпме эшләгәнмендер, хәтерләмим, беркөн бүлек мөдиренә шундый сорау биргәнем хәтердә. (Шул соравым өчен әле булса уңайсызланам).

— Минем эштән баш мөхәррир канәгатьме икән? — диюемә, Радик Шәехов бик җитди итеп:

— Журналист эшеннән беркайчан да канәгать булырга ярамый. Син бит әле гәзиттә эшли генә башладың, — дип җавап кайтарды.

— Ә кемне үрнәк итеп куяр идегез? Мин кемгә тиңләшергә, кемнән сабак алырга тиеш?

— Әнә, Фәрит абыең Фаткуллин кебек язарга өйрәнергә кирәк. Аны кайсы бүлеккә утыртсаң да, тиз өйрәнә, яхшы яза, — диде Радик абый.

Хәзер “Кызыл таң”га эшкә килүнең тәүге елларын сагынып искә алам. Билгеле, мондый сораулар да бит баш мөхәррирдән ниндидер бәя алу өчен түгел, ә мин эшли алырмынмы, дигән икеләнүләргә җавап табарга теләгәннән бирелгәндер.

Гәзит эше шундый, биредә кемгәдер аркаланып, ышыкланып яки якланып эшләп булмый. Кем әйтмешли, һәр мәкалә — “штучный товар”. Кулыңнан килми, ягъни, яза белмисең икән, язганнарыңа гәзиттә ихтыяҗ юк икән — димәк, эшли алмыйсың. Журналист була алмыйсың. Бөтенләй моңы булмаган кеше җырчы була алмаган кебек бит бу!

90нчы еллар уртасында Дүртөйле зонасына гәзитнең үз хәбәрчесе булып китәргә туры килде. Ул — “Кызыл таң”ның төбәкләрдәге илчесе була инде. Иртән торып, аякка тапочка кигәннән соң, үз хәбәрченең эш сәгате башлана, дигәннәрен ишеткәнем бар иде. Эш урыны, бүлмәсе — өйдә. Әмма мин шушы 6-7 ел үз хәбәрче булып эшләү дәверендә, “тапочка” киеп кенә үземне “эштә” дип хис итә алмадым. Өйдә язышкан чакта, гәзиткә мәкалә әзерләгәндә дә “эш формасын”, ягъни костюм-күлмәк кия идем. Мин моны җитди мәкалә язу өчен эчке һәм тышкы халәтең дә җитди булырга тиеш, дип кабул итәм.

— Журналист һөнәре, гәзит синең тормышыңда нинди роль уйнады?

— Бәлки, яшьлектәге хыялыма тугрылык саклау артык кирәк тә булмагандыр. Яшермим, эшли башлаган елларда үкенгән чакларым да булды. Редакциядә яшьләрдән Идрис Сәетгалиев белән икебез генә. Калганнарының күбесе пенсия яшенә җиткән. Гомерем буе шушы өлкәннәр арасында эшләрмен кебек иде. Әйтерсең, үзем картаймыйм. Шул өлкән журналистлардан эшкә генә түгел, сабырлыкка да, җитди булырга да өйрәндем. Аннары, гәзиттә эшләвемне ничектер, гаиләмә караганда өстенрәк куйдым кебек. Өйдәге мөнәсәбәтләр исә минем “Кызыл таң”да яхшырак эшләвемә этәргеч булды. Әгәр хатыным Зарема, ике улым да мине хупламаса, мөгаен, эшемнән дә, яшәешемнән дә канәгать була алмас идем. Хәтеремдә, яшьрәк чакта, төннәрен бала йокласын дип, токмач кисә торган тактаны өстәл итеп, ваннада язышкан чаклар да булгалады.

— Кимчелекләрең турында да беләсе килә...

— Бер йомшак ягым сизелә башлады. Утыз ел Уфада яшәгәннән соң туган авыл тарта, сагындыра. Тагын да... Антон Чеховның “Ялгызлык — шәп нәрсә” дигән сүзләре бар. Аллаһы сакласын, мин гаиләдәге ялгызлык турында әйтергә теләмим. Вакыт-вакыт адәм баласы, берүзе калып, бары үзе белән генә сөйләшергә, “эчен бушатырга” тиеш. Бу җанга тынычлык бирә, начар уйлардан арындыра. Мин авылга кайтсам, җәйләрен өйгә кергәнче 10-15 минут бакча рәхәтлегенә чумам. Анда 80 ел элек нәнәем утырткан имән агачы үсә, мәрхүм әти аңа терәп утыргыч эшләгән иде. Көчле, тирән тамырлы имән агачына арка куеп утырганнан соң көч кергәндәй була...

— Озак еллар тик авыл проблемалары белән генә яшәүнең матур нәтиҗәседер бу. Бәлки, вакыт узу белән, авылга күченеп үк кайтып, имән агачына арка терәп, китап язуга керешерсең әле? Гомумән, киләчәккә планнар ничек?

— Өмет, хыял, максат һәркемдә дә була инде ул. Яшәешнең бар мәгънәсе, яме шунда бит. Әмма “алдан кычкырып” күз тидерәсе килми.

Хәтерлим, гәзитебезнең зур дусты, бөек әдип Нәҗип Асанбаев үзенең “Су юлы” пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы алдыннан сәхнәгә чыгып, әсәрнең язылу тарихы белән таныштырган иде. Шул чакта: “Мин үземне инде ярты гасыр Уфада командировкада кебек хис итәм, туган ягыма тизрәк кайтуымны көтәм”, — дип әйткән иде ул. Минем язмышым, эчке кичереш-теләкләрем дә аныкына охшаш. Ул бит шәһәрне яратмаудан түгел, миңа калса, яшәү тамыр-ларының барыбер да авылда калуында. Мин Уфага яшәргә түгел, ә эшкә генә килдем кебек.

Китап язуга килгәндә, журналист белән язучы икесе ике һөнәр иясе дип уйлыйм. Тел, фикер, жанр үзенчәлекләре буенча, әлбәттә. Илле яшемә үземә бүләк әзерләдем. Башкортстан китап нәшриятында “Шатлыгым да, сагышым да син — авыл” дигән китабым дөнья күрде. Автобиографик әсәр өстендә эшлим. Һәм, әлбәттә, иң зур максатым — авылыбыз тарихы турында китап әзерләү. Материал байтак тупланды, тәртипкә китерәсе һәм бераз тулыландырасы бар.

Сабыйлыкта — әти-әни, үсмер чакта һәм яшьлектә — сөйгән ярлар, өлкәнәя төшкәч гаилә һәм балалар турында уйлыйбыз. Ил-ледән соң, ниһаять, кеше үзе өчен яши башларга тиеш, дип әйтәләрме әле? Ике улым — Ренат белән Искәндәр — ике терәгем. Ренат Башкортстан дәүләт университетында белем алганнан соң, Санкт-Петербургтагы бер компаниянең Башкортстандагы вәкиле булып тәгаенләнде. Искәндәрне футболчы булыр дип көткән идек. Республика җыелма командасы составында чит ил турнирларында да катнашты. Әле Уфа ягулык-энергетика колледжының соңгы курсында. Тагын бер куанычны онытып торам. Ренат белән киленебез Алиянең гаиләләре ишәергә тора. Монысы юбилеемның иң-иң зур куанычы, бүләге дип кабул итәм.

Әнә шулай, тормыш дәвам итә. Ишеткән булсаң, Чарли Чаплинның тирән мәгънәле сүзләре бар. “Тормыш, әгәр аны эре планда карасаң — трагедия, ерактан караганда исә — комедия” дигән ул. Теләгем шул: кешеләр шул тормыш сәхнәсендә нинди рольгә кереп “уйнаса” да, үз йөзен, яшәү кыйбласын югалтмаска тиеш. Журналист һөнәренең дә асылы — нинди генә катлаулы шартларда да үзең булып калу.

Айгөл Юлъякшина әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»