11.03.2014 - Матбугат

Җанга якын дустым

Юбиляр Шәехзадә Бабичның ерак туганы Әхсән Бабичевларда.Мин аны үземне белә-белгәннән бирле беләм кебек. Бик таныш, җанга якын кешеләр белән гел шулай була. 35 ел — кеше гомеренә тиң вакыт. Алар арасында берсе берничә елга тиң булырдай чорлары да булгандыр. Чөнки Олег Төхвәтуллин белән дуслыгым гел генә тормыштагы гади һәм гадәти аралашулардан югарырак дәрәҗәдә барды.

1980 ел. Казан дәүләт университетын тәмамлап, аспирантурага кергән чагым. Бөек хыяллар белән дәртләнеп йөргән вакытлар. Бер көнне Дүртөйле районының Мәмәдәл авылыннан Олег исемле укучыдан хат килеп төшә. Минем кебек үк хыялый, җирдән чак кына күтәрелебрәк, очыбрак (ләкин очынып түгел!) яшәүче бер егет яза. Шуңа күрәдерме, ул бик тиз минем күңелемә кереп урнашты, аннары инде бервакытта да күз уңыннан югалмады.

“Исәнмесез, Галимҗан Хәмит­җанович!” дип, үтә дә рәсми рәвештә башланып китә Олегның бу чордагы хатлары. Ләкин хат авторының хис-тойгылары ихлас, ашкынулары акыллы, максатчан. “Мин унынчы классны тәмамлыйм, — дип яза ул. – Ә инде аннан соңгы хыялым – журналист булу. Бу һөнәрнең үтә нык җаваплы һәм катлаулы икәнен белсәм дә,  теләгем чиксез зур. Үземә куйган максаттан чыгып, мин үземне әзерләргә тырышам, еш кына мәкаләләр белән район һәм республика гәзитләрендә чыгыш ясыйм. 1977 елдан алып “Башкортостан пионеры” гәзитенең яшь хәбәрчесе” исемен йөртәм. 1980 елның мартында үткән Беренче республика яшь хәбәрчеләр слетында үзебезнең район исеменнән бару бәхетенә ирештем һәм гәзитнең “Почет грамотасы” белән бүләк­ләндем...” “Чын журналист шундый булырга тиеш тә, бу егеттән рәт чыгачак”, — дип уйлыйм.

Җавап хатларында үземчә киңәшләр бирәм, чөнки бу вакытка Казан матбугатында шактый каләм чарлап өлгергән идем инде, өстәвенә, җитәкчем Хатыйп ага Госман җитәкчелегендә фәнни һәм популяр мәкаләләр дә еш язарга туры килә... Менә бит, шәкерт­лектән чыгып бетмәгән килеш үземнең дә шәкертем барлыкка килде. Әнә, “шәкерт” дигәнем үзе тыңлаучан, үзе остаз белән “дөрес мөнәсәбәтләр” дә кора белә: “Сезнең җавап хатыгызны  түземсезлек белән көттем һәм, килгәч, ничектер, каушап киттем. Зурларча әйткәндә – зиһенем таралды. Шундый кирәкле киңәшләр белән җавап биреп, игътибарга алганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә... Хатны укыганда журналист хезмәтенең нинди булуы чынлап та күз алдыма килде...”

Олег якташымның беренче хатларыннан ук шул аңлашылды: ул киләчәк язмышын тарихи Казан шәһәре белән, мәшһүр В. И. Ульянов-Ленин исе­мендәге Казан дәүләт универ­ситетының жур­налистика факультеты белән бәйләргә тели. “Мин хәзер ныклы карарга килдем, — дип яза ул. — Үземә кирәкле белемне мин бары тик Казанда гына алачакмын. Мин үземне бүген шуңа әзерлим!..”

Тагын шул ачыкланды: бу егеттә лидерлык сәләте бар, үз ишләрен оештыра да белә. “Мин республи­кабызның иң актив яшь хәбәрчеләре белән хәбәрләшеп торам. Хәтта киңәшләр дә биргәлим. Быел без, биш яшь хәбәрче унынчы классны тәмамлыйбыз...” – дип яза ул. Дуслары аңа тартыла, киңәшләр сорый, димәк, егетнең ышандыру көче, инандыру сәләте бар. Күңелем тәмам урынына утырды – якташымның карары нык, киләчәге өметле, язмышы күркәм булачак!..

...Казан белән Мәмәдәл арасында йөргән хатлар артында зур сынаулар, хәтта күп кенә яшь йөрәкләрне дә чигенергә мәҗбүр итә торган тетрәнүләр көткән икән! Иң элек шуны әйтергә кирәк: Олегны  Казанга китерә торган юллар ураурак булып чыкты. Бу урау юлларның бер чатында хәтта Камчаткадагы мичманнар мәктәбе дә шәйләнеп кала. Авыл хуҗалыгы белгечлегенә әзерләүче рабфак ишекләре дә күзгә чагылып китә... Ахыр килеп, Мәмәдәл егете, татарның мәркәзе  Казанга килеп, Ленин укыган университетның тарих-филология факультетына, аның да журналистика бүлегенә читтән торып  укырга керә. Уку читтән торып булгач, эш табу  мәсьәләсе көн үзәгенә чыга. Ул вакыттагы киеренкелекне сизми мөмкин түгел иде: бала чактан хыялланган һөнәр буенча эшкә урнашу да Олегның тормышында ниндидер әкияти маҗаралар аша барды булса кирәк. Үзе ачык кына әйтеп бетермәсә дә, хатларында, шаяртып кына сөйләшү­ләрендә ул үзенең күңел ярсуларын сиздереп-сиздереп ала иде...

Яраткан гәзите “Башкортостан пионеры” эшкә көтеп торса да, 1нче курс студенты Олег Төхвәтуллинны көтмәгән­дә район гәзите мөхәррире эшкә килергә үгетли. Ләкин берникадәр вакыттан  соң шул ук район басмасы редакциясе җитәкчелеге әйбәт кенә эшләп киткән Олегка Уфа шәһәрендә “карьера ясарга”, Ходай тарафыннан иңдерелгән талантын гамәлгә ашырырга тәкъдим итә. Бу мәлдә балалар басмасында инде урын калмаган, ул чактагы “Пионер” журналында әле урын бушап җитмәгән була. Вакытлы матбугатта үз исемен күрсәтеп өлгергән егеткә Радик Шәехов, Динис Бүләков, Расих Ханнанов кебек могтәбәр шәхесләр кул суза, аны берьюлы берничә басмага штаттан тыш хәбәрче итеп димлиләр.

Сынаулар моның белән генә бетми. Ходай Тәгалә сыныйм дигән бәндәсен ахыргача сыный шул. Бер ел укыгач, Олег мәктәпкә эшкә урнашырга мәҗбүр, аннары хәрби хезмәткә китәргә тиеш була. Ерак Көнчыгышның кырыс табигате, солдат тормышы, һәрвакыт кискен халәттә тота торган Кытай чиге – боларның барысы да журналист Олег Төхвәтуллинны ныклап чыныктыра. Ул армиядә дә стена гәзите чыгара, солдат тормышы турында хәтта шигырьләр иҗат итә башлый...

Әле дә хәтеремдә: хәрби хезмәттән Казанга укуын дәвам итәргә кайткан Олег Төхвәтуллинны, ир-егет булып өлгергән, хакыйкатьнең күзенә карап сөйләшә торган якташымны чак таныдым. Һәм шундук күңелемә беркетеп куйган идем: бу сынауларның барысы да дустымның шәхесен формалаштыруда, рухын ныгытуда, каләмен чарлауда, чынлап та, хәлиткеч роль уйнаган икән.

Беренче курс студентының артык дөрес һәм ярыйсы гына беркатлы, әмма фикер сөреше шактый сай булган мәкаләләрен тиз арада төпле, проблемалы һәм, шул ук вакытта, игелекле мәкаләләре алыштырды. Мин үзем Олегның “икенче мәртәбә Казанга кайту” чорын хәзер дә сагынып искә алам. Нәкъ шул чорда без икәү йә ул, йә мин язган мәкаләләрне “сүтеп-җыеп”, көннәр-төннәр буе үткәрә идек. Мин үзем дә публицистиканың асылына нәкъ шул вакытта ныклап төшенә башладым кебек.

Әлбәттә инде, Олег Төхвәтуллин чын журналист булып безнең кечкенә тулай торак бүлмәсендә түгел, бәлки, иң беренче чиратта, Казан дәүләт университетындагы остазлары тәэсирендә, инде шактый исем-ат алып өлгергән дуслары, группадашлары йогынтысында формалашты. Ул вакыттагы укытучыларыннан иң беренче итеп Флорид Әгъзамов исемен атарга кирәктер. Ул безнең барыбыз өчен дә остаз гына түгел, бәлки, журналистика фәненең атасы иде. Анасы Розалина Нуруллина булгандыр. Менә шушы ике изге зат кулына килеп керде Олегҗан (Казанда мин аны шулай атап йөрттем). Чыгышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган Флорид абый белән бер очрашу вакытында әйтеп куймасынмы: “Галимҗан, Дүртөйледән гел әйбәт студентлар килә. Менә тагын заочникларда берәү бар... Ул инде чын журналист, практикасы да әйбәт, белемен генә киңәйтәсе бар. Искә ал әле, яме...” Өлкән дустымның шул сүзләре җитә калды: Олег хакында тәмләп сөйләп киттем. Нинди өметле каләм иясе булуы, “Башкортостан пионеры” гәзитендә эшләве, “Кызыл таң”га актив язышуы хакында... Ләкин Флорид Әхмәт улы мине шундук туктатты. “Мин боларның барысын да беләм. Онытма: мин бит үзем дә “Кызыл таң” гәзи­теннән... Элемтә бар. Анда Төхвәтуллин турында уңай фикердәләр...” – диде ул үтә дә җитди йөз белән.

Мин шундук уйлап куйган идем: “Дүртөйледән әйбәт студентлар килә” дип, Олегка кадәр берничә ел алдан гына Казан дәүләт университетын тәмамлаган  Хәмит Нәбиев белән Эльза Сәлимованы күз уңында тота инде остаз абый, билләһи!  Бу якташларым ул вакытта да, бүген дә Дүртөйле төбәгендә иң көчле журналистлардан санала!

Кайчандыр “Кызыл таң”да эшләп киткән кешеләрне тагын да очратырга була иде университет аудитория­ләрендә. “Кызыл таң”чылардан Марсель Бакиров та, Илдар Низамов та, башкалар да “яшь коллегалары” Олег Төх­вәтуллинны азмы-күпме укыткандыр дип уйлыйм. Бигрәк тә фольклорчы, “Әдәбият белеменә кереш” курсын алып баручы Марсель Бакиров белән алты ел буе тыгыз элемтәдә булды Олег дустым.

Якташымның Розалина апа Нуруллина белән дуслыгы хакында легендалар йөри иде. Минем иң якын дусларымның берсе Ибраһим ага Нуруллинның хәләл җефете булган бу апа Олегҗанны аеруча яратты, Олег үзе дә аны үз итте. Ә яратуның икенче очы – җаваплылык. Таләпчәнлек. Шуңадырмы, Розалина апа Олегка аеруча таләпчән иде, имтиханнар, сынаулар, яклаулар вакытында шактый авырлыклар һәм кыенлыклар күрде дустым.

Уку Олегка җиңел бирелде. Ул авыр укымады, дию дөресрәк булыр. Республика гәзитләрендә хәбәрче булып эшләве, аның даими практика режимында яшәве әллә нинди теоретик постулатларга да алыштыргысыз иде. Чөнки ул чын журналист иде, минем бу хакта бервакытта да шигем булмады, чөнки дустымның холкында журналист өчен мөһим булган бер сыйфат бар иде — ул яшьтән кешеләр белән аралашу талантына ия булды. Ниндидер мөлаемлык, матурлык бар иде аның кешеләр белән булган мөнәсәбәтлә­рендә. Табигатьтән килүче, ата-ана биргән бу сыйфатны күңелдә бары тик иман дәрәҗәсендәге ихласлык белән генә саклап калып, тәрбияләп була. Ихласлыкның самимилек кебек төсмерләре аеруча күп иде аның күңел хасиятләрендә. Болары үземдә дә җитәрлек. Шуңадырмы, элгәрерәк тә, хәзер дә безнең аралашу тоташтан уен-көлке аша, үтә дә җиңел, дусларча-туганнарча барды һәм бара. Бүген дә телефон трубкасы аша: “Олегҗан, мин Уфада, менә әле генә “Кызыл таң”га килеп җиттем, күрше бүлмәдә утырам, кер әле”, — дисәм, Олег дустым шундук әлеге бүлмәгә йөгереп керергә мөмкин...

Ә инде Олегның Казанда укыган вакытындагы аралашуларына килсәк, аның берсеннән-берсе кызык  тормыш сәхифәләре бик бай һәм файдалы булды кебек. Иң элек ул минем тулай торак егетләре белән дуслашып алды. Алты йөз эшче яшәгән бу кызык дөнья журналист өчен көтелмәгән бүләк кебек булгандыр әле. Олег нәкъ менә Казанда укыганда, сессия вакытларында минем тулай торакта яшәгәндә гади эшче халкы белән аралашырга өйрәнде дисәм дә ялгыш булмас.

Казандагы журналистлар берлеге дә Олегны үз араларына бик җиңел кабул итте. Бигрәк тә “Татарстан яшьләре” гәзитендә дуслары күп иде. Бүген кайбер журналистлар, бигрәк тә аның группадашлары, Олегка сәлам әйтеп җибәрә икән, бу күп нәрсә турында сөйли.

Мин 1986 елда Казан дәүләт университетында укыткан җирдән кинәт кенә Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясендә эшли башладым. Олег та минем белән бергә “нәшриятка төште”. Анда эшләүче редакторлар, язучылар белән танышты. Шул чордагы аралашулардан бер фотоистәлек әле дә альбомымда саклана: Бауман урамындагы Матбугат йорты янәшәсендә берничә егет кызу әңгәмә корып тора. Кемнәрме? Фәиз Зөлкарнәй, Харрас Әюп, Рәфыйк Юныс һәм Олег Төхвәтуллин. Нәкъ шул елларда, татарның чагыштырмача яшь язучылары тәэсирендә Олег әдәби иҗатка тартылды, беренче хикәя-парчаларын иҗат итте. Кызганыч, аның бу шөгыле бик кыска гомерле булып чыкты.

Казанда читтән торып укып йөргән Олег күп еллар буе Уфа, Башкортстан белән багланышларымны тәэмин итеп торды. Нәкъ менә аның  турыдан-туры ярдәме белән мин Башкортстан әдипләре Сафуан Әлибаев, Динис Бүләков, Наҗар Нәҗми, Гыйлемдар Рамазанов, Муса Мөлеков, Фәнил Мансуров һ.б. белән элемтәләр урнаштырдым, хат алыша башладым. Бу элем­тәләрдә бигрәк тә “Бабич темасы” бик актуаль булды. Авылдашым Шәехзадә Бабичка мөнәсәбәтле барлык материаллар да (китап-журналлар, аеруча “Агизел”нең яңа саннары, мәкаләләр, истәлекләр), хәтта әдәби кичәләрдән репортажлар да Казанга Олег Төхвәтуллин аша килеп ирешә иде. Башкортстан вакытлы матбугатында дөнья күргән беренче мәкалә­ләрем, хикәяләрем дә аның җиңел аягы, теләктәшлеге белән басылып чыкты.

Олег Төхвәтуллин беренче курста укыганда “Башкортостан пионеры” дигән балалар гәзитендә эшләде. Башкорт телендә язды, хәтта башкорт телендә сөйләште. Кайбер хатларны мин дә башкорт телендә язгалый идем. Нәкъ шул чорда бу үтә дә моңлы һәм тирән аһәңле телне шактый өйрәнеп калдым, күңелемә алдым. Үзем дә башкортча иҗат итеп карадым. Олегның булышлыгы белән кайбер әдәби парчаларым “Башкортостан пионеры”нда басылып та чыкты.

Ә инде 1985 елдан соң, Олег “Кызыл таң”да эшли башлагач, мин аның аша бу гәзиткә дә материаллар җибәрә башладым. Минем беренче чәчмә әсәр­ләрем нәкъ менә Башкортстанда, “Кызыл таң” да басыла башлады, дисәм дә хата булмас. Узган гасырның 80нче елларында, соңрак та ике республика арасындагы “Бабич почтасы” якташ дустым Олег Төхвәтуллин ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Сирәк кенә үзем дә Уфага барып чыгам. Күбрәк әткәм-әнкәм яшәгән Әсән аша барам. Җәмәгатем Гөлнур белән Уфадагы дусларда кунак булабыз. Бу вакытка матур гаилә корып алган Олег белән Зарема да безне якын туганнары кебек каршылый. Үзем генә белгән маршрут та бар — Бабич эзләрен табарга тырышып, архивларда утырам, галимнәр белән аралашам. Олег белән икәү генә йөри торган дуслар да бар.

Олегның кунакчыллыгы, ачык күңелле, ихлас җанлы булуы мине гомер буе сокландырды. Җәмәгате дә, балалары да нәкъ шундыйлар — бу яклап Олег изгелекнең үзенә тарыды дип уйлыйм. Моның алшартларын, әлбәттә инде, аның туган якларыннан, туган нигезеннән, кардәш нәсел-нәсәбеннән һәм денле һәм динле ата-анасыннан эзләргә кирәктер.

Төхвәтуллиннар Мәмәдәл авылында, чынлап та, иң уңган, иң булган игенче гаиләләрдән санала. Шул да мәгълүм: Олегка кадәр нәселдә журналистикага якын килүче дә булмаган. Малай күңелендә бик яшьли туган бу публицистик аһәң, бу патриотик тойгы белән бәйле күңел ихтыяҗы – аның кебек ихлас җаннар өчен табигый хәл. Аннары, якташ дустымда җир тойгысы, авыл тойгысы, нәсел тойгысы, милләт тойгысы аеруча көчле гәүдәләнеш тапкан. Аның гомер буе “Кызыл таң”ның авыл, җир, халык гаме белән бәйле бүлегендә эшләве дә шуның белән аңлатыладыр.

Ә бит Олег Төхвәтуллинның “Кызыл таң”га урнашуы үзе бер әдәби интригага, димәк ки, хикәягә тиң вакыйга. Ул бер хатында болай дип яза: “Төрле  ниләр күреп, мин “Башкортостан пионеры”нда эшләдем. Инде эшкә өйрәнеп кенә беткәч,  мине “Кызыл таң”га алдылар. Пионердан җибәрмиләр. Скандал булды. Мин нишләргә дә белмәдем. Менә бүген беренче көн, 2нче декабрьдә (1985 ел – Г. Г.) мине яңа урынга утырттылар. Авыл хуҗалыгы бүлегенә...”       

Авыл хуҗалыгы темасы Олегка уңган-булган әткәсе-әнкәсе аша гына түгел, бәлки, берәр еллап районның Түбән Аташ авылы мәктәбендә укытып йөргән чагында, агитатор-пропагандист булып, басудан-басуга, фермадан-фермага йөргән вакытларыннан ук таныш. Шушы бер уку елы барышында ул авыл гаме белән, колхоз тормышы белән шулкадәр танышып өлгерә, ул хәтта алдагы профессиональ карьерасын, димәк ки, язмышын да шушы юнәлеш белән турыдан-туры бәйли. Менә шул еллар хатирәсе — Олег язган хатлардан бер өзек: “Җәй дә җитә. Укырга һич вакыт юк. 8нче сыйныф  җитәкчесе, музей директоры, авыл хәбәрчесе, чәчү чорында  политинформатор, басудан кайтып кермим, мәктәптә – комсомол секретаре, анда шул ук игенчеләрнең балалары, иң мөһиме: мин — тарих укытучысы, авыл тарихы да минем өстә... Үзем дә аптырыйм: бу тормыш миңа ошый!”

Шуңа күрә, Олегның  гомере буе авыл хуҗалыгы бүлегендә яисә  районнарда махсус хәбәрче булып эшләвен аңлыйм, бик аңлыйм мин. Авыл кешеләре белән уртак тел таба белә ул, аларның күңелен, борчылуларын, шатлыкларын аңлый. Авыл телендә сөйләшә белә. “Җитәкчеләр телен” дә яхшы үзләштергән. Авылга кайтып, аның белән кайсыдыр колхозга материал язарга чыккач, мин боларның барысын да үз күзләрем белән күрдем. Иң мөһиме — Олег фикерен көчләп такмыйча гына ышандыра белә. Бер үк вакытта, ихлас, итагатьле дә, көчле рухлы да булган кеше генә ышандыру сәләтенә ия. Ә бу сәләт Олегта бар, мин бу хакта ышандырып әйтә алам.

Җанга якын дустыма, талантлы һәм изге күңелле якташыма, Башкорт­станның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Олег Төхвәтуллинга 50 яшь тула. Ул бүген республиканың үзәк матбугатында авыл хуҗалыгы тармагын әйдәп баручы журналистларыннан  саналырга хаклы. Бу тармак юнәлешендә иң могтәбәр каләм әһелләренең берсе ул.

Данлыклы каләме өстенә Олег дустымда бүген олы җаваплылык тойгысы да бар. Бу — бик мөһим, чөнки авыл хуҗалыгы катлаулы чор кичерә. Талантлы, тоемчан, акыллы  журналист­ларның фикере бүген авыл эшчән­нәренә, белгечләргә, бигрәк тә җитәк­челәргә, бик кирәк. Олег Төхвәтуллин нәкъ шундый дәрәҗәдә яза да: күргән-белгәннәрен тасвирлап, анализлап, хәбәр итеп яисә тәнкыйтьләп кенә калмый, үз фикерен дә әйтә, тәкъдимен дә ясый, дәлилле киңәшен дә бирә.

Язмамда Олег дустымның журналист һәм шәхес буларак формалашуын күзәтүне, аның кешелеклелек сыйфатларын ачуны үзәккә куйдым. Аның журналист буларак иҗаты — гәзит битләрендә. Бу яклап та күңелем тыныч, чөнки бүгенге  “Кызыл таң”ны Олег Төхвәтуллин исеменнән, аның проблемалы һәм аналитик мәкаләләреннән, мавыктыргыч репортажларыннан, әдәби әсәр кебек укыла торган очеркларыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Галимҗан Гыйльманов.

Казан шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»