04.03.2014 - Матбугат

Без булдырабыз!

Үткән ел ахырында Татарстанның “ТатМедиа” матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр агентлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан “Татар рухы һәм каләм” дигән конкурс игълан ителгән иде.

Казанда узган IV Бөтенрусия журналистлар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә 91 эш катнашты. “Балалар өчен иң яхшы журналист материалы” номинациясендә республикабызда татар телендә нәшер ителүче “Әллүки” балалар журналы җиңү яулады һәм Диплом, акчалата премия белән бүләкләнде. Афарин! “Әллүки”нең киләчәктә дә тугры дуслары күп булсын, ул тагын да зур җиңүләргә ирешсен!

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»