Фидакарь хезмәт лаеклы бәһаләнде

Узган җомгада Уфада Русия Федерациясенең Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамоталарын тапшыру тантанасы узды. Бу дәрәҗәле бүләккә мәгълүмат чараларының һәм полиграфиянең 20 хезмәткәре лаек булды. Бүләкләрне республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов белән мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Александр Кузьменко тапшырдылар.
— Күрүебезчә, бүләкләнүчеләр арасында журналистлар гына түгел, ә шушы өлкәдә эшләүче башка хезмәт ияләре дә бар. Бу дөрес тә, чөнки яхшы китап, гәзит чыгару өчен бик күпләрнең хезмәте таләп ителә. Болар — версткалаучылар, водительләр, хәреф җыючылар һәм башкалар. Аларның хезмәтен дә күрә белүегезгә мин ихлас шат, — диде Борис Николаевич.
Бүләкләнүчеләрне хезмәт коллективлары сайлаган, республика Профсоюзлар комитеты раслаган.
— Без Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы белән яхшы мөнәсәбәттә. Күптән түгел хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Бу югары бүләкне сезнең мөһим һәм кирәкле хезмәтегезне лаеклы бәяләү дип кабул итәм, — диде Александр Кузьменко.
Мактау грамотасына лаек булучылар арасында Чакмагыш районы редакция-нәшрият комплексының полиграфия продукциясен сату бүлеге мөдире Заһира Әхмәтова, Уфа полиграфкомбинатының участок операторы Нәсимә Исхакова, Яңавыл телевидениесе һәм радиосы өлкән видеооператоры Рудольф Иштубаев, Башкортстан “Китап” нәшриятының нәфис әдәбият редакциясе мөхәррире Гөлназ Фазлыйәхмәтова, Аскын районының “Надежда” редакция-нәшрият комплексы бухгалтеры Гафифә Хәкимова да бар иде. Алар барысы да бу вазыйфаларында 20-30 ел хезмәт салган.
Федераль министрлыкның бу бүләгенә матбугат, киңкүләм мәгълүмат чараларында, нәшриятта һәм полиграфиядә ун елдан артык эшләгән хезмәткәрләр бүләкләнә. Соңгы елларда аңа республика Профсоюзлар комитеты тырышлыгы белән тармакның 70 кешесе лаек булган.
Резеда Галикәева.
Фото: Гөлназ Фазлыйәхмәтова, Гафифә Хәкимова, Рудольф Иштубаев, Заһира Әхмәтова һәм Нәсимә Исхакова.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”