22.01.2014 - Матбугат

Әнгам Атнабаев - журналист

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның шигърияте, драматургиясе турында гәзит-журнал-китап мәкаләләре, фәнни хезмәтләр бихисап. Шул ук вакытта, ул бит әле республикабыз матбугатында тирән эз калдырган көчле журналист та иде. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге тулысынча диярлек “Кызыл таң” белән бәйле булды.

Тәтешле районының Күрдем авылы — мәгърифәтле, шигъриятле төбәк. Данлы Гали Чокрыйның улы, үзе дә ша­гыйрь Гарифулла Киеков бу авылда озак еллар мөгаллимлек иткән. Үзе хөрмәтенә халык “Хәзрәт чишмәсе” дип йөрткән җиде күзле чишмә янында ямь­ле җәй көннәрендә вәгазь сөйли торган булган. Күрдемдә 1928 елның 23 фев­ралендә туган Әнгам абый: “Авылыбыз халкы аңына шигъриятне беренче башлап Гарифулла хәзрәт керткәндер, шуның бер очкыны миңа да тигәндер”, — ди иде. Туксан яшьне үтеп үлгән әни­се дә иҗади күңелле кеше, аның һәр сөйләмендә ниндидер халык мәкале, әйтеме була, үзе дә сизмәстән рифмалап та сөйләп җибәрә. Халык җырларын күп белә, Тукайның бихисап шигырьләрен яттан сөйли. Сугышка кадәр колхоз рәисе булган, 1942 елда Ленинград янында яуда ятып калган әтисе дә шулай ук нечкә күңелле ир-егет була. Беренче укытучысы Разия Сафарова әдәбият серләренә төше-нергә тәүге ачкычны бирә.

Унбиш яшьлек Әнгамның беренче шигыре 1943 елның августында район гәзите “Җитәкче”дә басыла. Мәктәп елларында әдәби түгәрәк оештыра, анда Күрдемнән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да аз-маз шигырь яза белүче егетләр, шул исәптән, Яңавыл райо-нының Ямады авылыннан бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар да йөри (соңыннан алар икесе дә Габдулла Тукай премиясе лауреаты булды). Түгәрәк әгъзалары хәтта “Яшь иҗатчы” дигән әдәби кулъязма журнал да чыгара.

Әнгам Атнабаев урта мәктәптән соң Казан педагогия институтында бераз вакыт укый, шуннан туган якка кайтып, мәктәпләрдә балаларга белем бирә. 1951 елның сентябрендә Кореяның көньягы белән төньягы арасында барган сугышка кире мөнәсәбәтен белдергән “Кан белән язылган хат” дигән поэмасын тотып Уфага килә, Язучылар берлеге рәисе Мостай Кәримгә керә, киләчәккә уй-ниятләрен дә белдерә. Мостай Кәрим “Кызыл таң” мөхәррире Фәйзи Шаяповка шалтырата.

— Минем янда Тәтешледән ши-гырьләр язучы Әнгам исемле егет утыра, урының булса, шул егетне эшкә ал әле, — ди.

Редакция ул вакытта Карл Маркс урамындагы 25нче йортта була. Мөхәр­рир яшь шагыйрьнең урысчаны нинди дәрәҗәдә белүе белән дә кызыксына, гәзитнең тәрҗемәчесе һәм ул заманда шактый танылып барган яшь шагыйрь, кызганычка каршы, гомере иртә өзелгән Фәйзи Сираҗетдиновны чакыра да: “Адаш, бу егеткә үзең кебек оста тәр­җемәче булырга ярдәм ит”, — ди.

Тәрҗемәче булып бераз эшләгәч, Атнабаевны бүлеккә күчерәләр. Командировкалар да ешая. Бер шигырендә язылганча:

Юл капчыгым тагын тутырылган,

Миңа тагын юлга чыгарга,

Сиңа тагын тәрәзәдән карап,

Ут сүндерми эчтән сызарга!

“Кызыл таң”га эшкә урнашкач та Башкортстан картасын сатып ала һәм шунда үзе булган район-авыллар атамасы астына кызыл каләм белән сызып бара. Атнабаевлар фатирында эленеп торган ул картага минем дә карап торганым булды, анда кызыл белән сызылмаган район-шәһәрләр калмаган, авыллар да сирәгәеп бара иде.

1959 елгы чираттагы җәйге ялы вакытында Агыйдел елгасы башланган чишмәдән Камага койган урынга кадәр җәяү төшәргә ниятли. Ай ярымнан артыкка сузылган бу сәфәр яшь шагыйрьгә әйтеп бетергесез тәэсир итә, туган җир белән горурлану хисен үстерә, аңа булган мәхәббәтен арттыра, аның өчен җаваплылык тойгысын тагын да югарырак күтәрә.

Әнгам Атнабаев “Кызыл таң” редакциясе каршында әдәби түгәрәк алып бара, анда Марат Кәримов, Рафаэль Сафин бик актив катнашып киләләр. Кемнең кем булуына карамастан, өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә әсәрләре тикшерелә. Түгәрәкнең үз казанында гына кайнамыйча, Мостай Кәрим, Сәгыйть Агиш, Гайнан Әмири, Денис Исламов, Әкрам Вәли кебек зур язучыларны да чакыруы каләм тибрәтүче яшьләрне аеруча җәлеп итә. Монда күбрәге университет, институтлар студентлары агыла. Булачак шагыйрьләр Равил Бикбаев, Әхмәт Гайсин, Муса Сираҗетдинов түгәрәк утырышларына аеруча актив йөри.

Ул заманда “Кызыл таң”да эшләп, әдәбиятның өч жанрында иҗат итүче өч дус — шагыйрь Әнгам Атнабаевны, драматург Нәҗип Асанбаевны, прозаик Денис Исламовны (сугыштан биш орден белән кайткан кыю яугир, кызганычка каршы, нибары 52нче яшендә үлгән) “өч таган” дип йөртәләр.

Шигърияткә, драматургиягә ныклап бирелгән Ә. Атнабаев бервакыт редакциядән эштән китә. Әмма 1964 елның башында Таһир Ахунҗанов мөхәррир булып килгәч, аны яңадан эшкә чакыртып китерә. Үзе янындагы махсус хәбәр­че итеп тәгаенләп, аңа республика буйлап күп йөрү, үз материалларын язу, әдәби иҗат белән иркенрәк шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Шул ук елның 29 октябре — Ленин комсомолы туган көнне — Атнабаев инициативасы белән гәзиттә “Безнең еллар, безнең яшьлек” дигән сәхифә бирелә. Анда “Бәхет турында сөйләшәбез” рубрикасы астында өч хат басыла. Бу тема гәзит укучыларда, аеруча яшьләрдә, зур кызыксыну тудыра, хатлар агыла башлый.

Шуннан соң махсус “Яшьләр бите” ачылып, шактый кирәкле сөйләшүләр оештырыла. Үзәк проблема итеп яшьләрнең авылдан китү сәбәбен ачыклау куела. Ахунҗанов белән Атнабаев, Бишбүләк районының Ает урта мәктәбендә, Ярмәкәйдә һәм тагын берничә урында булып, 11нче сыйныф укучыларына үзенчәлекле анкета белән мөрәҗәгать итәләр. Эчкерсез җаваплар уйланырлык фикерләрне эченә ала. Материаллар гәзиттә басылып чыккач, хатлар агыла, яшьләр генә түгел, төрле буын кешеләре, район, хуҗалык җитәкчеләре дә яза.

Гомумән, мөхәррир кушуы буенча хат эзеннән районнарга барып, Әнгам Атнабаев гыйбрәтле мәкаләләр алып кайта. Бу аның исемен тагын да бил-гелерәк итеп кенә калмый, гәзитнең эчтәлеген үзгәртүгә дә зур йогынты ясый. Аның мәкаләләрен укучылар көтеп ала, хатлар яза, теге яки бу мәсьәлә буенча Атнабаевның үзләренә килүен үтенә. Ул ялындырмый, бара һәм, хәлләрне урында тикшереп, язып чыга, кыска вакыт эчендә тиешле чара күрелүенә ирешә. Гәзит тиражының кискен үсеп китүе аның тырышлыгына да турыдан-туры бәйле була. Шагыйрь кая гына барса да, нәрсә генә язса да, кеше язмышына карата миһербанлы, игътибарлы була, күз буяуны, алдашуны җаны сөйми.

Аның каләмдәше, 22 ел күрше булып яшәгән Расих Ханнанов кызыклы бер командировка турында сөйли: “Шулай без, фотохәбәрче Әгъләм Зараевны да алып, өчәүләшеп Кушнаренко районы буйлап халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү торышын тикшерергә киттек. Район хуҗасы эшнең яхшы барышы хакында бик озак сөйләде, җаваплы хезмәткәрләрне озатучылар итеп тәгаенләп, өч “Волга” белән тезелешеп чыгып киттек. Атнабаев, хуҗалар сызган “әйбәт” маршрутны кискен үзгәртеп, үзе теләгән якка алып китте. Ул юлда бик күп кимчелекләр таптык. Басулар буйлап китеп барганда бер күл буенда маллар җыелышып торганын күреп, шунда тукталдык. Якынрак килсәк, ни күрик: бер ир чалгы белән икенчесенең чәчен алып маташа. “Чалгың үткен булсын!” — диде Атнабаев, исәнләшеп. “Чалгы үтә дә ул, кистерә бит әле, каһәрең!” — дип ачуланды чәч алучы һәм, көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләрнең килеп тә күренмәвен әйтеп, тозлы-борычлы сүзләр тезде. “Син, абзый, чалгыңның сабын алып тор, шулай уңайлырак булыр, азрак кистерер”, — дип киңәш бирде Әнгам. “Мыек астыннан гына көлеп киңәш бирүе рәхәт тә ул, үзең кырып кара, кулыңнан килсә”, — дип үпкәләде чәч алдыручы. Әнгам янә көлкегә борды: “Куркам, ике колаксыз да калуың бар...”

Арытаба безне бер авыл уртасында яңа төзелеп беткән мәдәният йортын күрсәтергә алып бардылар. Шушы яхшы күренеш белән сәяхәтебезне тәмамларга тиеш идек. “Мондый биналар күп районнарның үзәгендә дә юк, ә бездә гади авылда төзелде”, — диделәр горурланып. Дөресе дә шулай иде. Авыл халкына шундый мәдәният учагы булдырган өчен кимчелекләрен дә гафу итәргә мөмкин иде. Мин бу уңай мисалны мәкаләбезнең төп темасы итеп алырга да уйлап бетергән идем, көтел­мәгән хәл планнарны җимерде. Яңа бинадан чыгуга безне бер апа күрше­дәге йортка чакырды. Түбәсе юк дәрә­җәсендә, түшәмнән күк йөзе күренеп тора, җир идән. Апаның ире сугышта үлгән, үзе дә, кызы да шунда яшәп, савучы булып эшлиләр икән. Әнгам озак сөйләшеп тормады, чыгып китте, без дә, башларны түбән иеп, аңа иярдек. Колхозның әзерләгән сыйларын да авыз итмичә кайтырга чыктык. “Вәт әй, нишлиләр бит!” — дип, Әнгам юл буена кабатлады. Шулчак мин аның күз­лә­рен­дә яшь күрдем.

Кайту белән аерым-аерым мәкаләләр яздык. Әнгам аларны берләштерде. Мин язган уңай мисалларны сызып ташлаган. Сатирадан гына торган материал “Гаделҗан белән Тетәбикә” рубрикасында тулы бер бит булып чыкты. Гаять зур шау-шу купты. Солдат гаилә­сенең нинди шартларда яшәвен күреп, аларга тормыш шартлары тудыру турында уйламыйча, күз буяп, буш торган мәдәният йорты төзеткән җитәкчеләрне шагыйрь күңеле гафу итмәде. Шушы мисал Әнгамнең күңел байлыгын, рухи халәтен тагын да ныграк ачты”.

“Мин командировкаларга күбрәк Атнабаев белән йөрдем, чөнки аның белән эшләве күңелле, нәтиҗәле иде, — дип яза “Сәгать”тә очрашырбыз” дигән китабында Таһир Таһиров (Ахунҗанов). — Аерым-аерым язган материаллар да, автордаш иҗат ителгән әйберләр дә алып кайта идек. Безнең автордашлык — бер әйберне икәүләп утырып язу түгел иде, гомумән, алай эшләп буламы икән? Безне нәрсәдер — фи­керләүме, дөньяга карашмы — берләш­терде. Район-шәһәрләрдә йөргәндә без, гадәттә, бер үк кешеләр белән очраштык, сөйләштек, ләкин һәрберебез үзенекен күрде, үзенчә ишетте, куен дәфтәрләренә үзенекен сызгалап куйды, ә мин, җитмәсә, кешеләрне рәсемгә дә төшереп алдым. Аннары, аерым-аерым утырып, үзебез күргән-ишеткәнне кәгазьгә күчерәбез, соңыннан ул өлеш­ләрне бергә җыеп, “кондициягә җиткерәбез”.

Бер җәйне Караидел районының Абдулла, Караяр авылларында, Магинск леспромхозында булып, кичәләр үткәреп, райүзәккә кайттык та, кунакханәдә икебез ике почмакка кунаклап, булачак “Караиделнең ак юллары” дигән очеркка үзебезнең бүлекләр өстендә эшлибез. Мин: “Караидел районында төзелешкә яраклы йөз миллион төп агач үсә” дип яңа җөмлә башладым да уйга калдым: агачны төп белән саныйлармы икән? Бәлки, кубометрга күчерергәдер, планнар кубометрлап үлчәнә түгелме? Шулчак сизәм: артыма Әнгам килеп басты (биотоклар эше), ул минем шикне шәйләде, күрәсең, — дәшми-тынмый дәфтәрне үзенә шудырды, аягүрә торган көйгә каләм белән җөмләм азагына “диделәр” дип язып куйды, аннары җәя ачып, җөмлә өстәде: “Хуҗа Насретдин әйтмешли, ышанмасагыз, барып санарга мөмкин”. Һәм шым гына үз почмагына барып утырды. Минем язу җиңелрәк китте: чынлап та, агач төбен кем санаган, ә болай без ишеткәнне язабыз, ышанмасагыз, барып санагыз”.

Шагыйрь, журналист Әнгам Атнабаев драматург буларак “Кызыл таң”да туды дияргә мөмкин. Авторны һәм театр сәнгатен данга күмгән “Ул кайтты” әсәре белән. Аның кыскача гына тарихы болай. Караидел районының Багазы авылыннан Дилми исемле берәү сугыштан соң уналты ел үткәч кайта. “Кызыл таң”га бу хәбәр килеп җитү белән Атнабаев ул якларга командировкага китә. Дилми белән өч көн буе сөйләшәләр. Нәтиҗәдә, гәзитнең берничә санында истәлекләр басыла, озакламый “Ул кайтты” пьесасы язылып, Башкорт академия драма театры сәхнәсенә менә.

Гомумән, аның тәүге пьесаларында командировка йогынтысы сизелеп тора. Мәсәлән, “Игезәкләр”дәге фотохәбәрче образында “Кызыл таң”чы Әгъләм Зараевны һәм автор­ның үзен төсмерлисең.

“Кызыл таң”да эшләгән 15 ел мине тормышка ачык күз белән карарга өйрәтте, — дип кабатларга ярата иде Әнгам абый төрле урыннардагы чыгышларында. — Бер-бер артлы тезелеп киткән командировкалар шигырь, поэма, драмаларым өчен миңа бетмәс-төкәнмәс бай материал бирде. Һәр командировкадан, редакция кушканны үтәмәсәм дә, һич югында берәр шигырь алып кайттым. “Кара икмәк”, “Унбер яшьтәш”, “Үлем килгәч” кебек шигырьләрем, “Туган өйдә туган уйлар”, “Якут иле күчтәнәчләре”, “Берлин — Һалле — Дрез­ден” кебек шигъри шәлкемнә­рем, “Замандашым”, “Яралы гармун” кебек поэмаларым — барысы да юлда туган әсәрләрем”.

Шагыйрь һәм драматург Әнгам Атнабаев гомер буе журналистикадан аерылмады. 1978 елда партия өлкә комитеты кушуы буенча “Баймак — Илеш” дигән нәфис-публицистик китап әзерләнә. Аны төзүчеләрнең тәкъдимен  кабул иткәндә Атнабаевның исенә Илеш районы үзәге музеендагы бер экспонат төшә. Ул — җир сөрә торган агач сука. Шагыйрь тиз үк юлга чыга. Картәтисе ясаган суканы Күктау авылының 64 яшьлек колхозчысы Зәйнулла Ибәтуллин музейга тапшырган икән. Атнабаев аны барып таба, тирәнлеге белән тарихи повестька торышлы, шигъри телле “Югары Яркәй музеендагы сука” дигән очерк иҗат итә.

Хәзерге хакимияткә ярамсыкланырга, үткәннәребезгә пычрак ташларга маһир кайбер бәндәләр еш кына: “Атнабайны югары даирәләр яратып бетермәде, иҗатына аяк чалдылар, аңа күп каршылыклар аша үтәргә туры килде, югары исемнәр, бүләкләр дә бирмәделәр”, — дип күз яше түгә. Алай булмый торсын әле! Галимов Сәләм исемендәге премияне, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәрен, “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденын кая куясың?

Аяк чалу, дигәннән... Редакция акчасына, эш вакытында атна буе командировкада йөреп, шигырьләр яисә пьеса гына язып кайту башка кайсы редак-циядә кемгә рөхсәт ителер иде икән? Гомумән, гәзит редакцияләрендә җиге-леп эшләгән бер генә иҗатчының да халык шагыйре, халык язучысы булганы юк әле.

“Әдәбиятка ныклап аяк басканда килеп урнашкан редакция икенче йортым булды, — дигән сүзләрен хәтерлим Әнгам абыйның. — Хезмәттәшләремнән уңдым. Алар мине үз итте, күтәрде, монда миңа чытык чырай күрсәткән кеше булмады”.

Күп еллар үткәч тә “Кызыл таң” элекке хезмәткәрен яратып, һәр яңа  әсәрен бастыру гына түгел, аңа “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирүне юллап, 1995 елда гәзит битләрендә акция башлады. Бу гамәл әдәбият сөючеләрне “Кызыл таң” тирәсенә туплады. Йөзләрчә гәзит укучы бу тәкъдимне хуплады. 1997 елның 26 июнендә Әнгам Касыйм улы Атнабаевка “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелде.

1999 елның 13 октябрендә аның йөрәге тибүдән туктады.

Фәрит Фаткуллин.

Фото: Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев, Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев “Кызыл таң”чылар Фәрит

Фаткуллин, Рим Идиятуллин һәм Рәшит Гатауллин белән. 1999 ел.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»