22.05.2013 - Матбугат

Олы юлның тузаны

Бу җырның эчтәлеге минем язмышыма тулысынча туры килә. Исән-сау яшәп, 71 яшькә җиткәч, “заманы шулай булды, сугыш чоры балаларының күпчелегенә хас язмыш бу”, дип сабыр гына уйланам. Шунысы да бар: яшьтәшләремнән аермалы буларак, мин ана карынында чакта ук илне сакларга киткәнмен.

Туган җирем — Татарстанның Азнакай (без үскәндә Тымытык иде) районының Югары Стәрле авылы. 23 яшьлек әнием авылда шәфкать туташы, 25 яшьлек әтием колхозның баш бухгалтеры булып эшләгәндә сугыш башланган. Икенче көнне үк районның 4 шәфкать туташын Казанга җибәрәләр. Алар анда хәрби форма киеп, тиешле инструкция алып, сумкаларына дарулар төреп салганнан соң медицина комиссиясе үтә. Шунда икесенең авырлы булуы ачыклана. Сентябрь ахырында кире кайтаралар. Аларның берсе минем әни була. 1938 елгы апам да бар иде.

Әни кайтып бер атна үтүгә октябрьдә әтине сугышка алганнар. “Җир астыннан булса да кайтырмын”, дип китсә дә кайта алмаган. Мәскәү янындагы сугышларда катнашып, Калинин, Вязьма, Смоленск, Орел шәһәрләрен үтеп, Днепр елгасын кичеп, 1943 елның октябрендә яраланып, госпитальгә эләккән. Соңыннан без аны эзләп карадык. “Ул госпитальнең кайда булганлыгын белә алмыйбыз. Әтиегез хәбәрсез югалган”, дигән җавап алдык. Хәзер аңлавымча, фронтовиклар гаиләләренә пенсияне азрак түләү өчен “белмибез”, “югалган” дигән җаваплар күпләп җибәрелгән.

Ничек кенә булмасын, безнең кебек сугыш ятимнәренә исән калырга, аякка басарга Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Мәк­тәптә яхшы укыдым. Институтка керергә дә теләк көчле иде, фәкыйрьлек чабудан тартты. Наҗар Нәҗми әйтмешли, барысы да соңлап килде миңа.

Институтка керергә эш стажы туплау өчен генә үзем укыган урта мәктәпкә хисапчы булып урнашкан идем. Бу эш мине үзеннән гомер буе ычкындырмады. “Әтиеңә охшагансың” дигән сүзләргә дә ирәеп, әти белән горурланып эшләдем дә эшләдем. Көндезгелектә укуым Бөгелмәдән ары китмәде. Анда кооператив училище тәмамлаганда Казан кооператив техникумында читтән торып укырга студентлар җыярга комиссия килде. Керү имтиханнарын да монда килеп алдылар. Контроль эшләрне җиңел язып, техникумны да тиз тәмамлап чыктым.

Институтта уку теләгем дә сүрелмәде. Әмма бу турыда сүз кузгаткан саен әбием: “Аллаһы Тәгалә аз укыганыңның куанычын да күп итеп бирсен”, — ди торган иде. Язмыш 33 яшемдә мине Уфа белән бәйләгәч, монда югары уку йортлары күплеген күрү хыялымны янә дөрләтеп җибәрде. Мәскәү сәүдә институтының Уфа филиалына кереп, бер көн дә дәрес калдырмыйча, контроль эшләрне төгәл үтәп, уңышлы тәмамладым.

Сәүдә системасында утыз елга якын хезмәт салып, соңгы 10 елда Матбугат йортында эшләдем. Монда өемә якын булган өчен күчкән идем. “Бу һич тә очраклы хәл булмаган, сез бит бухгалтер түгел, иҗат кешесе”, — дип тә әйтә торганнар иде. “Кызыл таң” коллективын хөрмәт итеп, анда баш бухгалтер булып эшкә күчтем. Гәзит белән хезмәттәшлек иткән һәр язучыны “абый, апа” дип кул биреп каршы ала идем. “Кулыңны гына сузма, колачыңны җәеп кил”, — дип тә шаярта иде кайберләре. Автограф язып бүләк иткән китаплары да шактый күп. Азмы-күпме гонорарларын килеп алырга чакырып өйләренә шалтырату да ошый иде аларга. Шулай бервакыт Абдулхак абый Игебаевның  5 сум гонорары бар иде, ул миңа 14 сумлык шоколад алып килгән. Ибраһим абый Абдуллин, якташ дип, алма алып килә иде. Менә бит бер-беребезгә нинди игътибарлы, ихтирамлы булганбыз.

Бала чакта әдәби китаплар укыганда, “моны болай матур итеп язар, онытылмаслык образлар тудырыр өчен күп белергә кирәктер, шул язучыларны якыннан күрсәң иде”, ди идем. Анысы да Аллаһы Тәгаләнең “Амин” дигән чагына туры килгәндер.

Пенсиягә чыккач, исән-сау яшәлгән гомеремә шөкер итеп, мәңгелек йортыбызга барыр алдыннан догалар кылырга мөмкинлек туды. 2008 елда Мәккә, Мәдинә, Җиддә шәһәрләренә барып, “Әл-Хәрәм” мәчетенең Кәгъбә ташына карап намаз укып, хаҗ кылып кайттым. Бу сәфәрем турында “Тулпар” жур­налының 2009 елгы 4нче санында язып та чыктым.

“Кызыл таң” гәзите дә халыкка дин тәгълиматларын җиткерә, хак юл күрсәтә, яшәешебездәге дини кануннарга туры килмәгән гамәлләрне тәнкыйтьли. Аның һәр санын укып барам. Уфаның Киров һәм Цюрупа урамнары чатында урнашкан 77нче почта бүлекчәсе хезмәткәрләре аның һәр санын төгәл китереп тора. Әлбәттә, “Кызыл таң” пенсионеры буларак, даими рәвештә ми­­ңа гәзит яздырган өчен редакция коллективына бик рәх­мәт­лемен.

Әле менә гәзитебезнең 95 еллыгын бик матур итеп билге­ләдек. Инде барыбыз да исән-сау булып, 100 еллык юбилейны үткәрергә дә Ходай насыйп итсен.

Луиза Сәгытдинова,

“Кызыл таң”ның беренче баш бухгалтеры.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»