15.05.2013 - Матбугат

“Кызыл таң”ны яратып укыйлар

Стәрлетамак районының Бүреказган авылында гомерен почта хезмәтенә багышлаган Рәзилә ханым Богданова белән танышырга туры килде.  Хат ташучы эшенә 17 яшендә үк керешә ул. Ике елдан аны авылның элемтә бүлеге башлыгы итеп билгелиләр. Менә шулай итеп, узган гасырның 70нче елларыннан башлап бүгенгәчә ул почта хезмәтендә.

Дөрес,  Рәзилә Гайфулла кызы берзаман, үзенең һөнәрен алыштырмакчы булып,  кичке укуга керә. Ләкин аңа химзаводта лаборантка булып эшләргә туры килми. “Монда агу эчеп йөргәнче,  яшә әле саф һавалы авылыңда, утыр шул почтаңда!” — дип кирегә үгетли аны ахирәтләре. 

— Язмышыма үпкәм юк, — ди хезмәт ветераны. — Гаилә корып, ике кыз үстердек, икесе дә шәфкать туташы булды.  Эшемне гел яратып эшләдем. Еллар узган саен почта эше дә үзгәрде. Элек атнасына унберәр посылка җибәрә, шулкадәр үк ала идек. Ә хатлар  тау кадәр өелә иде! Гәзит-журналларга язылу да берничә мең данәгә җитә иде. Аның квитанцияләрен идәнгә җәеп салмыйча тәртипкә дә китереп булмый иде. Хәзер тормыш башкача. Яшьләр Интернеттан файдалана.  Аралашу кесә телефоны аша. Шулай да өлкән буын кешеләре татар гәзит-журналларын яратып алдыра әле. Кыйммәт булса да, “Кызыл таң” гәзитен дә халык байтак яздыра,  кече яшьтәге балалар, мәктәп укучылары “Әллүки” журналын күпләп алдыра.

Рәзилә Гайфулла кызы — күптән үз һөнәренең остасы. Эштә төгәллек, кешеләр белән аралашуда иплелек, документларны һәрдаим тәртиптә тоту, үз вазыйфаларыңа зур җаваплылык белән карау — аның хезмәт девизы.

— Үзеңә  лаеклы алмаш әзерләү — һәр хезмәт кешесенең изге бурычы. Мин дә киләчәктә почтабыз  халыкка лаек  хезмәт итәр, заман куйган сынауларда сынатмас дип ышанам,— ди Рәзилә Богданова.

Ләйсән Кәшфиева.    

 Стәрлетамак районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»