26.03.2013 - Матбугат

Язылыр әле бу көн кызылдан!..

Гел кадерләп кулларына алыр

Халкым сине мәңге, “Кызыл таң”.

Календарьга бу көн матур итеп

Язылачак әле кызылдан.

Марис Нәзиров.

“Кызыл таң”га 95 яшь тулды! Гаять истәлекле, тарихи, матур  вакыйга. Мондый олугъ бәйрәмне зурлап үткәрмичә мөмкин түгел! Бигрәк тә, юбилей хакында республикада гына түгел, чит илләрдә дә киң билгеле булса. Чөнки “Кызыл таң”ның электрон басмасын Америка, Германия, Кытай, башка илләр дә даими укып бара. Ут күршеләр Татарстан, Чиләбе, Пермь, Ырынбур өлкәләре белән, гомумән, бер сулышта яшибез!

“Кызыл таң”ның юбилее уңаеннан тантаналар февраль аенда ук башланды.  23 февральдә “Кызыл таң”чылар гәзит ветераннарын җырлы-моңлы табын артына җыйды. Ә төгәл бер айдан, 23 мартта “Нефтьче” мәдәният сараенда “Кызыл таң”ның 95 еллыгы уңаеннан зур концерт булды. Абруйлы басманың бәйрәм шатлыгын меңгә якын тамашачы уртаклашты. Бәйрәмгә Дәүләт Думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Равил Бикбаев, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миң­нуллин, “Ватаным Татарстан” гәзитенең баш мөхәррире Миң­назыйм Сәфәров килделәр. Тантанада Равил Бикбаев – Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның, Роберт Миңнуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Кызыл таң” гәзитенең 95 еллыгы уңаеннан котлауларын җиткерделәр. Шулай ук, туган көн белән котларга унсигез районның хакимият башлыклары, район гәзитләренең мөхәррирләре һәм, әлбәттә, “Кызыл таң”ның ветераннары, дуслары җыелды.

“Гәзитнең туган көне нәрсә инде? Сәхнәдә күп сүз булыр, ялкыткыч озын кичә арытып бетәр”, дип уйлаучылар дә булгандыр.  Алар ялгышты. Бу кичә концерт өлешеннән генә торды, дисәк тә була. 

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты белән мәдәни аренада үз мәйданын булдырган гәзит бу юлы да тамашачыларны таң калдырды. Ничекме? Концерт фәкать “Кызыл таң”да эшләгән һәм бүген хезмәт салучы авторлар сүзләренә язылган җырлардан торды. “Кызыл таң” журналистлары арасыннан байтак халык шагыйрьләре, халык язучылары да чыккан. Ә кемдер бер җыр иҗат итеп тә халык күңелен яулаган. Димәк, алар да халыкныкы.

Шулай итеп, тамашачы җырлар аша “Кызыл таң” тарихы, аның күренекле шәхесләре белән танышты.

Гадәттә, “Кызыл таң”ның иң мөһим чаралары гәзит гимны белән ачыла. Бу юлы да шулай булды. Күпләр инде яратып, сүзләрен ятлап өлгергән гимнны якташларыбыз – Татар­станның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән композитор Резеда Әхиярова иҗат итте. Концертта гимн Уфа сәнгать училищесы студентлары башкаруында (җитәкчесе — Римма Садыйкова) яңгырады.

Кичәдә тамашачыларның иң яраткан артистлары чыгыш ясады дип әйтү дөреслеккә туры килер. Русиянең, Башкортстанның, Татар­станның халык артистлары, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров сәхнәгә чыгу белән зал аларны алкышларга күмде. Легендар пар “Галия” спектакленнән Заһир һәм Галия җырын башкарды. Җырның сүзләрен күпләр яттан белсә дә, спектакль авторы Таһир Ахун­җановның “Кызыл таң” гәзитендә 1964-67 елларда баш мөхәррир булып эшләве турында һәркем дә хәбәрдар түгел. Быел гәзитебезнең тугры дусты Таһир Исмәгыйль улы 90 яшен билгели. Сәламәтлек телибез аңа!

“Нур” татар дәүләт  театры артисты Вилдан Мисбахов тамашачыны Фәнил Әсәнов иҗаты белән таныштырды. Вилдан үзе дә гәзиттә үз кеше — әле яңа гына туган ягы Миякәне данлап, “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”ндә чыгыш ясаган иде.

Журналист һәм шагыйрь Марис Нәзировның якты истәлегенә аның “Саумысыз, януларым” җыры яңгырады. Аны тамашачыга, шулай ук гәзитнең күптәнге дуслары, Башкортстанның халык, Русиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы Нәзифә Кадыйрова белән Башкортстанның халык артисты Гали Алтынбаев (баянда) җиткерделәр. Нәзифә Кадыйрова башкарган  — “Миләш-Миләүшә” җырын “Кызыл таң”чы Равил Шаммас сүзләренә Салават Низаметдинов иҗат иткән.

Сәхнәгә композитор, Башкорт­станның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Низаметдинов үзе дә чыкты һәм, бәйрәм күчтәнәчен — татар телендә җыр тәкъдим итте. “Беләсең килсә минем сөюемне, күзләремә кара...”  Берчә моңланып, берчә дәртләнеп утырды тамашачы. Уфа сәнгать учили­щесының кызлар җыр ансамбле чыгышы аша Әфган Гыйззәтов белән таныштык. “Күл буенда” җырын аның шигыренә Юлай Үзәнбаев иҗат иткән.

Әйткәндәй, гәзит элек-электән артистлар, мәдәни дөнья белән дус-тату яшәгән. Милләтебезнең горурлыгы булган Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинны  яратып, “Кызыл таң”ның штаттан тыш хәбәрчеләре, дип йөрткәннәр. Бәхти Гайсин “Кызыл таң”чы Сәйфи Кудаш сүзләренә язган “Сындырмагыз шомырт агачын” җыры шул дуслыкка дан җыр­лады. Җырны Флорида Исмәгый­лева башкарды. Ул сайлаган икенче җыр да  “Кызыл таң” тарихы белән бәйле.  Муса Си­раҗиның “Язмыш безнең кулда” җыры ул. Флориданы да штаттан тыш хәбәрче дип атап буладыр — “Кызыл таң” гәзите белән районнарга иҗади командировкаларга бер генә тапкыр чыкмады ул. Үзебезнең кеше!

Русиянең атказанган, Башкорт­стан­ның, Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Идрис Газиев та гәзитнең һәр шатлыгын уртаклашып яши. Күптәнге дустыбыз ул. Кичәдә Мәҗит Гафуринең “Эшче” операсыннан Нигъмәт ариясен һәм Расих Ханнанов сүзләренә Рим Хәсәнов иҗат иткән “Минем әнкәй гөл ярата иде” җырын башкарды. Арытаба сәхнәгә композитор, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов үзе чыкты.

Рим Хәсәновның һәр җырын да диярлек яттан беләбез. Ул үзе дә бу хакта белә. Шуңа җырны башлар алдыннан  кушылып җырларга тәкъдим итте. Әмма тамашачы гитара моңына үрелеп барган, күңелнең иң нечкә кылларына кагылган җырга кушылырга базнат итмәде. Тын да алмый тыңлады залдагылар.

Рим Хәсәновның иҗаты киләсе номерга да үрелде. “Кызыл таң”чы Рим Идиятуллин сүзләренә язылган “Фатыйма” җырын Уфа сәнгать училищесының егетләр җыр ансамбле башкарды.

Зур кинәнү белән тамашачы Татар­станның халык артисткасы Хәния Фәрхине каршы алды. Күптән түгел генә “Кызыл таң” аның иҗаты һәм тормыш юлы турында язып чыккан иде. Хәер, Хәния — “Кызыл таң” дуслыгы күптәннән килә. Бу кичәдә Казан кунагы Ләйсән Кәшфи сүзләренә язылган “Син дөньяда яши, дисәләр дә” җырын башкарды.

Күрше республикадан тагын да кунаклар бар иде — Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов белән Рөстәм Асаев. Алар каләмдәш­ләре­без Гыйлемдар Рамазанов, Абдулхак Игебаев һәм Расих Ханнанов сүзләренә язылган җырларны башкарды.

“Авылымның айлы кичләре” җырын Суфиян Поварисов сүзләренә Рәшит Җиһанов язган. Аны кичәдә Стәрле­тамактан килгән кунагыбыз, Башкорт­станның атказанган артисткасы Фирзинә Абдуллина тамашачы хозурына чыгарды.

Опера һәм балет театры коллективы исеменнән “Кызыл таң”ны 95 яше белән Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Фәнәви Салихов котлады. Ул Рәдиф Тимершин сүзләренә язылган “Минем якташлар” һәм Фәнис Гәрәев сүзләренә  иҗат ителгән “Балачак урамнары” җырларын башкарды. “Балачак урамнары”на көй язучы Фирдус Шәрәфуллин тамашачыларга баян моңнарын бүләк итте. “Кызыл таң”ны укучылар Фирдус хакында да яхшы  белә, аның турында мәкаләләр еш басылып тора, ягъни — яңа җиңүләр яуланган саен!

Зилә Мусина башкарган “Сөнне буйлаганда” җырына да Фирдус Шәрәфуллин көй язган. Ә сүзләренең авторы, әлбәттә,  “Кызыл таң”чы — Фәндидә Харрасова.

Гәзитне бәйрәме белән тәбрик­ләргә Илештән яшь җырчы Илнар Миңнекаев та килде. Ул Илдар Фазлетдинов сүзләренә иҗат ителгән “Сөям әле” җырын башкарды. Үзен дә яраттылар, дәррәү кул чаптылар.

“Юлдаш” радиосы исемен­нән концертта Рания Билалова чыгыш ясады. Аның җыры Мариус Максютов сүзләренә язылган. “Юлдаш”, бигрәк тә соңгы чорда, “Кызыл таң” белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Шаулап-гөрләп узган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” турында республика халкы әллә ничә репортаж тыңлады. Ре­дакцияләр өчен мондый иҗади бәйләнешләр бик кирәк, кадерле.

Җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтов та — “Кызыл таң”ның аерылмас дусларының берсе. Ул Фәния Габидуллина сүзләренә Азат Хөсәенов язган “Аз гына түзәрмен дә” җырын сайлаган. Аны, шулай ук, штаттан тыш үз хәбәрче дияргә була. “Кызыл таң”ның бер генә үтенечен дә кире какканы юк.

Дамира Сәетова тамашачыны ике журналистның — Рәфыйга Усманова һәм Венера Мәҗитованың илһамлы иҗаты белән таныштырды. Ә Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин чыгышы янә Марис Нәзиров истәлегенә багышланды.

Гүзәл  белән Идрис Кәлимул­линнар башкарган икенче җыр “Сирень бураны” дип аталды. Шагыйрь Мөхәммәт Закиров сүзләренә иҗат ителгән бу җыр күңелдә чынлап та буран уята. Таш йөрәкләрне дә уятып, йөрәкләргә яз һәм наз сала.

Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисты Айдар Галимов Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев сүзләренә иҗат ителгән “Җиз кыңгырау моңнары” һәм Ләйсән Кәшфи сүзләренә язылган “Уфа сәламе” җырларын башкарды.

Туган көн менә шулай үтте. Җырлап-биеп кенә. Тамашачылар, концерттан соң да өйләренә кайтып китмичә, бу матур кичәне оештыручы, режиссер   Башкортстанның халык  артисткасы, Фәйрүзә Шәйдулли­нага, сценарий авторы Фәния Габидуллинага, концертны алып баручы Резеда Фәхруллина белән Илһам Кучмөхәммәтовка,  кичәгә аерым бер ямь бирүче коллективларга — Уфа шәһәренең “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбленә (җитәкчесе — Русиянең һәм Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Степанов) һәм Башкортстан дәүләт аграр универ­ситетының “Агыйдел” бал биюләре ансамбленә (җитәкчесе — респуб­ликаның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Алешина), барлык артистларга һәм редакция хезмәткәр­ләренә олы рәхмәтләрен белдерде. Бәйрәм уңышлы үтте.

Айгөл Юлъякшина.


Фото: Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләре – баш бухгалтер Ризида Фәттаховага һәм бүлек мөдире Резеда Галикәевага югары дәүләт бүләкләре тапшыра.

Фоторепортаж


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»