Матбугат
Тугры дуслар шатландыра
12 июляФәйрүзә Гафурҗанова Дүртөйле почтамтының Югары Яркәй бүлекчәсендә ун ел эшли. Аның участогында шушы вакыт эчендә һәр яртыеллыкта да гәзитебезгә язылып баручы “Кызыл таң”ның тугры дуслары бар.
Матбугатка язылу кимемәскә тиеш
12 июляКичә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Русия почтасы көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте. Анда Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады.
“Кызыл таң” ил күләмендә танылды!
24 июня“Күпмилләтле Русия” VII Бөтенрусия журналистлар конкурсында гәзитебез төп призны яулады
Татарстанның Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча агентлыгы һәм Журналистлар берлеге оештырган Бөтенрусия дәрәҗәсендәге мәртәбәле бәйге җиденче тапкыр үтте. Быел конкурска илнең 52 төбәгеннән 700дән артык эш тәкъдим ителгән. Җиде номинациядә билгеләнгән җиңүчеләр Русиянең төбәк һәм милли киңкүләм мәгълүмат чаралары форумы кысасында Казанда тәбрикләнде. Бүләкләү тантанасында Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Михаил Сеславинский, башка җаваплы җитәкчеләр катнашты. Дәрәҗәле Бөтенрусия бәйгесендә “Кызыл таң” гәзите җиңде һәм төп приз – “Лада Ларгус” автомобиленә лаек булды.
— Дүрт ел элек шушы ук конкурста призлы урын яулаган идек, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. — Редакция коллективының тырышлыгы белән 2013 ел нәтиҗәләре буенча гран-при бүләгенә лаек булдык. Киләчәктә дә шушы рухта дәвам итәчәкбез!
Милләтара мөнәсәбәтләр, илдә яшәүче милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше һәм тарихы темасына багышланган конкурска “Кызыл таң”да чыгып килүче “Дуслык белән көчлебез” сәхифәсе тупланмалары тәкъдим ителде. Махсус сәхифә 2004 елда оештырылды һәм исеменнән күренүенчә, Башкортстанда яшәүче төрле милләт халыклары арасында дуслык-кардәшлек идеяләрен пропагандалый. Республика күләмендәге күпсанлы иҗат конкурсларында югары бәһагә лаек булган “Дуслык белән көчлебез” сәхифәсе хәзер ил күләмендә танылу алды. Конкурс эшенә гәзит журналистларының шушы темага башка язмалары да кергән.
Безнең үз юлыбыз булырга тиеш!
10 июня“Журфест-2014” фестивалендә тармакны арытаба үстерү мәсьәләләре тикшерелде
Хәбәр ителгәнчә, 6 июньдә Кырмыскалы районында Башкортстан журналистларының җәйге фестивале “Журфест-2014” үтте. Каләм ияләренең Сабантуенда республика, шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Алар белән очрашуга Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов килде. Ул фестивальдә катнашучыларны сәламләде, матбугат басмалары баш мөхәррирләре белән тармакны үстерү перспективалары турында сөйләште.
Журналистлар өчен торак программасы эшләнәчәк
21 маяБашкортстанда журналистлар өчен торак программасы эшләнәчәк. Бу хакта Уфада коллегиянең 16 майда узган киңәйтелгән утырышында Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов хәбәр итте.
“Әллүки”не монда басалар
17 маяВакытлы матбугат, шул исәптән, район гәзитләре дә, якын-тирә шәһәр типографияләрендә басылган бүгенге чорда Благовар районы үз нәшриятына ия. Сүз Благовар авылында урнашкан “Печатный двор” җәмгыяте турында. Төбәкнең сәнәгать предприятиеләре арасында нәтиҗәле эшләве белән ул аерым урын тота.
“Журналист һәрьяклап камил булырга тиеш...”
20 мартаГаҗәеп кызыклы да, шул ук вакытта искиткеч авыр да һөнәр ияләре без — журналистлар. Бигрәк тә республика гәзитендә эшләү иңнәргә зур җаваплылык сала. Илдә барган вакыйгалардан хәбәрдар булу гына түгел, һәр район, авылның нинди кәеф белән яшәвен тою таләп ителә. Оператив булырга, әмма “җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә” тиешсең. Мактаганда тәнкыйтен онытмаска, ә тәнкыйть утында яндырганда чамасын белергә.
Җанга якын дустым
11 мартаЖурналист, “Кызыл таң” гәзитенең бүлек мөдире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Олег Төхвәтуллинга — 50 яшь
Мин аны үземне белә-белгәннән бирле беләм кебек. Бик таныш, җанга якын кешеләр белән гел шулай була. 35 ел — кеше гомеренә тиң вакыт. Алар арасында берсе берничә елга тиң булырдай чорлары да булгандыр. Чөнки Олег Төхвәтуллин белән дуслыгым гел генә тормыштагы гади һәм гадәти аралашулардан югарырак дәрәҗәдә барды.
Без булдырабыз!
04 мартаҮткән ел ахырында Татарстанның “ТатМедиа” матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр агентлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан “Татар рухы һәм каләм” дигән конкурс игълан ителгән иде.
Фидакарь хезмәт лаеклы бәһаләнде
28 январяУзган җомгада Уфада Русия Федерациясенең Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамоталарын тапшыру тантанасы узды. Бу дәрәҗәле бүләккә мәгълүмат чараларының һәм полиграфиянең 20 хезмәткәре лаек булды. Бүләкләрне республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов белән мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Александр Кузьменко тапшырдылар.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”