Сәясәт

Башкортстан тәҗрибә уртаклашачак

07 декабря

Республика йортында “20 елда Русиядә сайлау комиссиясе системасының үсеше: казанышлар, проблемалар, перспективалар” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда республика Президенты Рөстәм Хәмитов, Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Нина Кулясова һәм башка өлкәләрнең сайлау комиссиясе рәисләре катнашты.

Янә өч күрсәткеч буенча алга чыктык

03 декабря

Ил Президентының “май” указлары Башкортстанда нәтиҗәле тормышка ашырыла

Илнең төрле рейтинг агентлыклары үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Башкортстан берьюлы берничә күрсәткеч буенча әйдәп баручы төбәкләр исемлегенә керде. Әйтик, “Автостат” аналитика агентлыгы мәгълүматларына ярашлы, республика агымдагы елның гыйнвар-сентябрендә сатылган яңа җиңел автомобильләр саны буенча алтынчы урынга күтәрелде. Шушы вакыт эчендә Башкортстанда 71 мең яңа җиңел автомобиль сатылган. Әлеге күрсәткеч буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Татарстан һәм Краснодар крае гына бездән алда бара. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге чорда ил буенча яңа җиңел автомобильләр сату күләме 5,7 процентка кимесә, Башкортстанда ул, киресенчә, 4,1 процентка арткан.

Илледән артык мәсьәлә каралды

30 ноября

Бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы - Корылтайның өченче утырышы үтте. Аның көн тәртибенә 57 мәсьәлә чыгарылды. “Хөкүмәт сәгате” кысаларында Мәгълүмат технологияләре буенча агентлык җитәкчесе Илдар Ямаловның чыгышы тыңланды. Ул республиканың дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегендә мәгълүмат технологияләрен файдалану турында сөйләде.

Мәктәп төзү - көн таләбе, буа чистарту көтә

26 ноября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Благовещенга эш сәфәре барышында шәһәрнең 2нче мәктәбендә булды. Биредә яңа спорт залы төзелгән. Аның смета бәясе — 12 миллион сум, шуның 9,3 миллион сумын Благовещен районының “Благо” хәйрия фонды, 2,7 миллион сумын урындагы бюджет бүлгән. Корылманың 1 квадрат метры 27 мең сумга төшкән. Яңа спорт залында физ­культура дәресләре һәм команда уеннары үткәрү биналары урнашкан. Зал мәктәпкә махсус кичү ярдәмендә тоташтырылган. Проект кысаларында территория төзекләндерелгән, кирәкле инженер инфраструктурасы булдырылган. Яңа спорт залы — мәктәп юбилеена яхшы бүләк. Уку йортына 100 ел тулган. Башкортстан Президенты бәйрәм уңа­еннан укучыларга 25 пар чаңгы бүләк итте. Рөстәм Хәмитов шулай ук 1913 елда төзелгән мәктәп бинасын карады. Биредә 197 бала укый, шуларның 22се — балалар йортында тәрбияләнү­челәр, 10 кеше өйдә белем ала, алтысы — инвалид. Бүген мәктәп бинасына комплекслы капиталь ремонт таләп ителә, моның өчен 32 миллион сум акча кирәк. Проект Мәгариф министрлыгында раслау үтә. Педагоглар белән сөйләш­кәндә Башкортстан Президентына Благовещенда яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзү зарурлыгын әйттеләр. Шә­һәрдә барлыгы 4582 бала укый, шуларның өчтән бере — икенче сменада. Бүген яңа мәктәп проекты әзерләнгән, аны рес­публиканың максатлы инвес­тицион программасына кертү буенча эш бара.

Дума Дәүләт җыелышы башлангычын хуплады

23 ноября

Дәүләт думасы Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан тәкъдим ителгән “Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укуда кабул итте. Документ коррупциоген факторларны бетерүгә юнәлтелгән һәм дәүләт вазыйфаларын биләүче аерым кешеләр өчен өстәмә чикләүләр кертүне күз уңында тота.

Милли-тикшеренү университеты булдыру - көн таләбе

12 октября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русиянең мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов белән очрашты. Башкортстанда милли-тикшеренү университеты оештыру һәм югары уку йортларының Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлеге мәсьәләләре очрашуның төп темасы булды.

Яңа парламент: беренче имтихан

08 октября

Бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның тәүге утырышында җитәкчелек сайланды, комитетлар составы расланды

Узган атнада бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче утырышы үтте. Аның эшендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты һәм яңа парламент алдында бурычлар билгеләде.

Халык ышанычын аклагыз!

05 октября

3 октябрьдә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче утырышы үтте. Аның эшендә республика Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты. Утырышны парламентка сайланган иң өлкән депутат Рифкать Гарданов ачты. Президент үзенең чыгышында депутатларга теләкләрен җиткерде һәм төп игътибарны көнүзәк мәсьәләләргә юнәлтте. — Бары тик намуслы эшчәнлек һәм халык ышанычын аклау гына абруй китерә. Дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары моны анык эш белән дәлилләде. Сезнең алда исә шушы тәҗрибәне тагын да үстерү, камилләштерү бурычы тора, — диде ул чыгышында.

“Сары томшык”- депутаттан кемгә ни файда?

28 сентября

Тормыш мәктәбен үтмәгән яшь чиновникларның халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы икеле Мәгълүм булуынча, сигезенче сентябрьдә илдә Бердәм тавыш бирү көне үтте. Башкортстанда бу көнне бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайланды. Сәяси тормыштагы бу мөһим чарада электорат активлыгы нибары 53,35 процент тәшкил итте. Мөгаен, сайлаучыларның сүлпәнлегенә көзге бакча эшләренең кызган мәле булу да тәэсир иткәндер. Әллә сәбәп башкадамы? Кем белсен, бәлки, сайлаучылар кандидатларга ышанып бетмәгәндер? Кандидатлар арасында кулына яңа гына диплом алып, югары урынга эшкә урнашкан яшьләр дә күп иде. Әллә сайлаучылар әле яши генә башлаган “сары томшыкларга” шикләнеп караганмы? Вәгъдә бирүчеләр күп, ә сүздә торучылар? Сер түгел, сайлау кампаниясе вакытында “җылы урын”га омтылучылардан нинди генә вәгъдәләр яңгырамый. Кандидатлар мөһим сәяси чара алдыннан халыкның җанына үткән мәсьәләләрне телгә алучан. Кызганычка каршы, депутат булып алгач, вәгъдәләр дә, халык та онытыла. Бу сүзләр барысына да кагылмый, әлбәттә. Сирәк-мирәк булса да икмәген эшләп ашаучы депутатлар да бар. Ә менә сәяси тормышка яңа аяк басучы, яки бу максатка омтылучы яшьләрне мондыйлар исәбенә кертеп булмый. Бу фикергә инану өчен социаль тикшеренү үткәрү дә таләп ителми, кандидатларның биографиясенә игътибар итү дә җитә. Шәһәрдә туып, югары уку йорты тәмамлап, армиядә дә хезмәт итмичә аспирантурада укып йөрүчеләр халык мәнфәгатьләрен кайгыртачакмы? Моңа ышанасы килсә дә, ышанып булмый. Әйтик, бүгенге көндә фермер, җыеп аласы уңышына өметләнеп, әҗәткә ягулык-майлау материаллары ала. Ел коры килә һәм фермер ярык тагарак алдында кала. Авылга затлы иномаркада килеп, тузан “эчүче” механизаторларны басу читеннән күзәтүдән ары китә алмаган яшь сәясмән бу мәсьәләнең асылына төшенә аламы? Әлбәттә, юк! Хәзер шәһәргә әйләнеп кайтыйк. Уфа районында яшәүче халык башкалага эшкә көн саен кысык автобуста, аягөсте басып бара. Чөнки микроавтобуска, күп дигәндә, унике кеше сыя. Ә ни өчен иртәле-кичле булса да авылларга иркен автобуслар җибәрмәскә? Эшкә иномаркада барып, иномаркада кайтучы депутатны бу мәсьәлә кызыксындырмый. Әгәр дә үзе көн саен килька тутырылган консерва банкасын хәтерләтүче микроавтобуста йөрсә, бәлки хәл үзгәрер иде.

Депутатлар беренче утырышка әзерләнә

25 сентября

24 сентябрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның зур залында яңа сайланган депутатлар җыелды. Биредә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче утырышын үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Президент Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Фидус Ямалтдинов, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев катнашты. Хәйдәр Вәлиев яңа парламентарийларга депутат мандатлары тапшырды, аларга законнар чыгару эшчәнлегендә уңышлар теләде. — 8 сентябрьдә республика сайлаучылары мөһим сәяси кампаниядә катанашты, Башкортстан парламентына депутатлар сайлады. Сайлау кампаниясе тыныч һәм эшлекле шартларда үтте, — диде Константин Толкачев. — Башкортстан сайлаучылары аек акыл, сәяси өлгергәнлек һәм гражданлык активлыгы күрсәтте. Республиканың барлык сайлаучыларына күрсәтелгән ышаныч өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Дәүләт җыелышы-Корылтай сайлаучыларыбыз ышанычын аклау өчен барысын да эшләячәк. Тавыш бирүдә 53 процент сайлаучы катнашты. “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе 76 проценттан артык тавыш җыйды һәм парламентта 49 депутат мандаты алды. Русия Федерациясенең Коммунистлар партиясенең Башкортстан бүлекчәсе сайлаучыларның 11,7 процент тавышын җыеп, парламентта 6 депутат урынына ия булды. Башка партияләр аз тавыш җыйды. Бермандатлы сайлау округлары буенча парламентта “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар — 39, КПРФтан — 4, ЛДПРдан — 3, “Яшелләр альянсы — Халык партиясе”ннән, “Социаль теләктәшлек партиясе”ннән һәм “Русия патриотлары” партиясеннән 1әр урын алдылар, 6 депутат — үз-үзен күрсәтүчеләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»