Сәясәт

Депутатларга яңа бурычлар йөкләтелде

14 января

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев парламентның язгы сессиясенә планнар һәм бурычлар турында киңәшмә үткәрде. Анда даими эшләүче депутатлар катнашты.

Югары максатлар билгеләнде

28 декабря

26 декабрьдә Президент Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга чираттагы Юллама белән мөрәҗәгать итте. — Безнең максат — халыкның тор­мыш хәлен яхшырту һәм яшәү өчен хәвефсез мохит булдыру. Бүгенге тормыш һәрвакыт үзгәрүгә дучар, без шуңа яраклашу өчен бөтен көчне тупларга тиеш. Тормыш хәленең яхшы­руын, тәү чиратта, халыкның матди һәм рухи яктан җитеш булуы күрсәтә, — диде Президент.

Алдыңдагысын эзлә, кулыңдагысын югалтма

28 декабря

Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Президенты шушы максатны сызык өстенә алды

Хәстәрлекләр белән шатлыклар бергә үрелгән көз дә үтеп китте. Елның сабыйдан бушанган ана кебек хөрләнеп, дөньяны түл белән тутырган мәле булды ул. Табигать адәм балаларына тәгаенләнгәнне мул бирде. Әгәр тормышыбызның бер чите китек калган икән, моның өчен Ходайга үпкәлисе дә, табигатькә сылтанасы да түгел. Җәй белән кыш та, яз белән көз дә үз җае белән үтә тора. Вакыт агымына, барышына бары кешеләр генә йогынты ясый ала. Кояшның җылысын, кар-яңгырның явуын көйли алмаса да, барны югалту, юлына чыгып торган малны күрми үтү гадәте кешедә барыбер бар. Кызганычка каршы.

Май указларын гамәлгә ашыр!

25 декабря

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова район һәм шәһәр хакимиятләре урынбасарлары белән киңәшмә үткәрде. Анда Русия Президентының май указлары үтәлеше, 2013 елда социаль өлкә тармакларының эш йомгаклары һәм киләсе елга бурычлар каралды.

Яңа проектлар старт алачак

25 декабря

Кичә Хөкүмәт йортында Русия сәясәте мәктәбе бишенче төркем тыңлаучы­лары­ның чыгарылыш инновацион проектларын яклау чарасы үтте. Бу укуларда 37 кеше үз проектларын тәкъдим итте.

Хокукларны һәм ирекләрне яклаучы

24 декабря

Бүген — Башкортстан Конституциясе көне. Нәкъ шушы көнне 20 ел элек Башкортстанның Төп законы кабул ителде. 1993 елга кадәр республика Конституциясе Русиянең төп законының кыскартылган күчермәсе рәвешендә булса, шушы көннән соң Башкортстанның үз Төп законы барлыкка килде.

Законнар үзгәреш кичерәчәк

18 декабря

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайның Президиум утырышы булды. Анда дүртенче утырышта каралачак кырыктан артык мәсьәлә тикшерелде. Утырыш башында суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Зариф Байгускаров Дәүләт җыелышы-Корылтайның эшен югары бәяләде һәм аның җитәкчесе Константин Толкачевка ведомствоның истәлекле медален тапшырды. Чарада шулай ук комитет җитәкчеләре, депутатлар Дәүләт җыелышы-Корылтайның почет билгеләре белән бүләкләнде.

Максатың булса, юлы табылыр

17 декабря

Юллама — Президентның сәяси элитага гына түгел, башлыча, халыкка тәгаенләнгән сүзедер

Суыклары, кар-бураннары еш кына теңкәгә тисә дә, кыш мизгелендә табигатьтә дә, көндәлек тормышта да, барыбер, черемгә тарта торган хозурлык өстенлек ала. Әмма халыкның күзенә эленеп бармаган дәүләт эшендә, теге яки бу процессларда тынып торган мәлләр була микән? Русия Федерациясе Президентының хәзер инде гадәткә кергән һәр елгы Юлламаларын тыңлаганда мин шул уйдан арына алмыйм. Уйлап — уй, карап — караш җитмәслек, иксез-чиксез, табигый шартлары, анда яшәүче халыкларның төрлелеге җәһәтеннән тиңдәше булмаган дәүләт хәстәрлекләренең очына чыгу түгел, аз гына кимүен күрергә дә язмагандыр. Халык белән хакимлек, закон белән теләк адымнарын тиң басса, бәлки, Президентка мәсьәләләрне ярсымый гына күтәрергә, безгә аларны тыныч күңел белән кабул итәргә мөмкин булыр иде. Ләкин дәүләт машинасы һаман аңа бензинны бер үк кеше салганны, стартерга шул ук кеше басканны көтә. Башкалар, гүя, әлеге машинадагы гафил пассажирлар. Ул пассажирлар, ил башының Юлламасын ел саен тыңлаганда, аны хуплап, халык алдында “ярар” дип, җиң сызгануга әзерлеген белдерә, ә күңелендә башка уй. Эшләребезнең алга бармавы, Көнбатыш дәүләтләреннән технология, хезмәт җитештерүчәнлеге, оештыру җәһәтеннән куып җитә алмаслык артта калу, бәлки, чәмебез югалудандыр? Русия җәмгыятендә ният гамәлдән өстенлек ала түгелме?

Тарихның егерме елы

12 декабря

Гаҗәеп заманда яшәргә насыйп булды инде безгә — олыгайган кешеләргә, һәм аңлы тормышка әле генә аяк басучыларга да. Наҗар Нәҗми: “Мин икеле — ике флагым бар, Гербым икәү, икәү гимным да. Икетеллемен мин, Конституциям Икәү минем яшәү юлымда”, — дип раслап, бүгенге чынбарлыкка үзенчә бәя биргән иде.

Безнең демократия монархиягә охшаш

10 декабря

Русия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан уйланулар

Русия элек-электән демократия булмаудан, кол хәлендәге халыкның җитәкчеләрне яратуыннан җәфа чикте. Моннан котылу өчен 1917 елда Февраль һәм Октябрь революцияләрен кичерде. Совет властеның җимерелү сәбәбе дә шунда дисәк, һич хата булмас. Бүген хәлебез ничек соң? Төп күрсәткеч — илебез Конституциясе, әлбәттә. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Конституциянең 1 статьясында ук “Русия Федерациясе — Русия идарә итүнең республика төрендәге демократик федератив хокукый дәүләт” дип язылган. Башка статьяларда да бу раслана.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»