Сәясәт

Башлангычлар күркәм, бурычлар тагын да күбрәк

26 октября

Башкортстан Президенты вазыйфасында 100 көндә Рөстәм Хәмитов нәрсәләргә иреште, нинди мәсьәләләр әлегәчә ачык кала?

Бу атнада Рөстәм Хәмитовның Башкортстан Президенты вазыйфасына керешүенә 100 көн тула. Мондый дата алдыннан кыскача йомгак ясау гадәткә кергән. Әлбәттә, өч ай җитәкче эшчәнлегенә, бигрәк тә илнең Башкортстан кебек иң эре төбәкләренең берсе булган республика җитәкчесе эшчәнлегенә бәя бирү өчен бик аз вакыт. Әмма соңгы өч ай вакыйгаларыннан чыгып кына да республиканың яңа җитәкчелеге алып барган дәүләт сәясәтендәге төп өстенлекләрне ачык күзалларга мөмкин. Беренчедән, Рөстәм Хәмитов Президент вазыйфасында тәүге эш атнасында ук купшы саннар ышыгында яшәүгә чик куеп, киң катлам халык алдында республикадагы чынбарлык хәлне ачып салды.

Русия Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты

22 октября

Кичә дәүләт башлыгының “Горки-9” резиденциясендә Русия Президенты Дмитрий Медведев Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Очрашу барышында Рөстәм Хәмитов үзенең төбәк башлыгы вазыйфасында эшләвенең беренче өч ае нәтиҗәләре турында сөйләде. “Республикада ил җитәкчелеге тарафыннан куелган барлык бурычлар да үтәлә”, — дип ассызыклады ул. Дмитрий Медведев республикада социаль программаларны, беренче чиратта, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгәннәрен гамәлгә ашыру барышы белән кызыксынды. Дәүләт башлыгы авыл җирендә яшәүче өлкәннәрне медицина ярдәме һәм дарулар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирде һәм фельдшер-акушерлык пунктларын үстерүнең социаль ярдәмнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Бүген ФАПларның вәкаләтләре киңәйде. Атап әйткәндә, аларга халыкны дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеге бирелде. Хәмитов бүгенге көндә Башкортстанда меңнән артык фельдшер-акушерлык пункты булуы, төбәктә аларны ремонтлау һәм яңарту буенча максатлы программа гамәлгә ашырылуын әйтте.

Түземлек мәйданда “шартлады”

20 октября

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов узган атнада район тормышы, андагы хәлләр белән якыннан танышу максатында Кырмыскалыга барган иде. Әмма эш сәфәре һич тә көтелмәгәнчә юнәлеш алды. “Карлыман шикәр заводы” җәмгыяте алдындагы мәйданда республика башлыгын Прибельский поселогында яшәүчеләр туктатты. Бу күренеш, әлбәттә, Башкортстан җитәкчеләрен икмәк-тоз, җыр бию һәм алкышлар белән каршылауны күреп өйрәнгән журналистлар өчен сенсация булды. Дистәләрчә кеше тәүдә бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, соңрак, Президентның һәркемне игътибар белән тыңлаячагына ышангач, аларның һәркайсы урында яшәүчеләрнең уртак проблемалары турында сөйләде. Ә төп проблема — эшсезлек, социаль мәсьәләләрнең хәл ителмәве белән бәйле иде. Биш мең кеше яшәүче поселокта бердәнбер җитештерү предприятиесе — “Карлыман шикәр заводы” җәмгыяте бар. Әмма ул да бүген-иртәгә ябылырга тора. Меңгә якын кеше эшләгән җәмгыятьтә хезмәт хаклары түбән. Эшчеләр атнасына ике көн эшли. Республика Президенты Рөстәм Хәмитов халык белән очрашуда бу хәлне “поселокта социаль шартлау” дип бәяләде...

Рөстәм Хәмитов: Медаль алу яхшы, әмма аның икенче ягы да бар

16 октября

Кичә республика Президенты Рөстәм Хәмитов Кырмыскалы районында булды. Биредә ул “Алатау” хуҗалыгының мегафермасы, “Карлыман шикәре” җәмгыяте һәм Карлыман ремонт-механика заводларындагы яңалыклар, проблемалар белән танышты. Президент, шулай ук, Карлыман поселогы халкы белән очрашты. “Алатау” хуҗалыгы мегафермасының эшли башлавына елдан артык кына вакыт үткән. Ул “Аллат” компаниясе төркеменә карый. Әлегә биредә 480 савым сыеры асрала, бу күрсәткечне якын киләчәктә 1800 башка җиткерергә ниятлиләр.

Җанисәп оешкан төстә һәм гадел үтсен!

14 октября

Мәгълүм булуынча, бүген илдә Бөтенрусия халык исәбен алу башлана. Әлеге чараның дәүләт һәм илнең халык хуҗалыгы үсешендәге әһәмияте турында гәзитебездә күп язылды, шулай да җанисәп башланган көндә бу хакта янә бер хәтергә төшереп үтүне максатка ярашлы, дип таптык. Бу уңайдан, Бөтенрусия халык исәбен алуның бурыч һәм максатларына тукталып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе, Бөтенрусия халык исәбен алуны әзерләү һәм үткәрү буенча Хөкүмәт каршындагы комиссия рәисе Илшат Таҗетдинов узган атнада киңкүләм мәгълүмат чараларына әңгәмәсендә болай дип белдерде: “Җанисәп бик кирәк. Алынучы мәгълүмат нәтиҗәле социаль-икътисади сәясәтнең нигезе булып торачак. Бу социаль тотрыклылык һәм кешеләрнең тормыш иминлеген үстерү өчен бик мөһим. Бер генә ведомствоның мәгълүмат базасы да җәмгыятебез торышы турында Бөтенрусия халык исәбен алу кебек тулы һәм тоташ күзаллау бирә алмый. Җанисәпнең төп бурычы — илнең һәм республиканың арытаба перспективаларын билгеләү өчен рәсми статистика мәгълүматы булдыру”.

Яңа Башкортстан: яңача рух, яңа максатлар!

13 октября

11 октябрьдә Президент Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт йортында 2010 ел өчен Башкортстан Республикасының әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды. — Бүген әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә республиканың иң югары бүләкләрен тапшырабыз. Аларны алучылар, чын мәгънәсендә, республиканың алтын фондын тәшкил итә. Бу кешеләр үзләренең тиңдәшсез иҗаты, тынгысыз хезмәте белән Башкортстанны ерак кыйтгаларда данлый, күңел байлыгын кешеләр күңеленә күчерә. Әлбәттә, аларның һәркайсы зур хөрмәткә лаек, — диде бүләкләнүчеләрне тәбрикләп Президент Рөстәм Хәмитов. Тәүгеләрдән булып Президент кулыннан югары бүләкне язучы, З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының нәфис әдәбият редакциясе мөдире Ринат Камалов алды. Язучыга әлеге мәртәбәле бүләк өч романны (“Әлфирә”, “Варислар”, “Агай-энеләр-кардәшләр”) берләштергән “Әлфирә” китабы өчен бирелде. Башкорт авылында совет власте урнашу, моңа бәйле катлаулы процессларны тасвирлаган әсәрне югары бәяләп, Президент язучыга яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде. Үз чиратында Ринат Әлтаф улы Президентка китабын бүләк итте.

Дәүләт җыелышы-Корылтайда. Законнар үтәләме?

13 октября

Дәүләт җыелышы-Корылтайда республика законнарының үтәлешенә контрольлек итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Җентекле сөйләшүдә иҗтимагый әһәмиятле проблемаларны өйрәнү, аларны хәл итү буенча депутат комиссияләре, эшче төркемнәр төзү буенча фикер алышу булды. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов икътисадны модернизацияләү, социаль үсешне тәэмин итү юнәлешендә анык бурычлар куйды. Ул бурычлар Башкортстан халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, атап әйткәндә, хезмәт хаклары түләү, эш белән тәэмин итү, азык-төлек бәяләренең нигезсез үсүенә юл куймау, табигатьтән файдалану һәм башка көнүзәк мәсьәләләрне үз эченә ала. Яшәешнең һәр тармагындагы хәлне якыннан өйрәнү һәм аларга бәя бирү, яңа закон проектларын эшләгәндә һәм гамәлдәгеләренә өстәмәләр керткәндә ул мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнү таләп ителә. Шуңа күрә Башкортстан парламенты депутат комиссияләре һәм эшче төркемнәр төзергә карар итте дә.

Заман яңача фикерләү таләп итә

29 сентября

Башкортстанга сәфәрен Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Уфа шәһәренең 3нче гимназиясендә мәгариф хезмәткәрләре белән очрашудан башлады. Анда республиканың яшь укытучылары, укытучылар династиясенең яшь вәкилләре, алар арасында 500 мең сум грантка ия булган педагоглар бар иде. Григорий Рапота сүзен Идел буе федераль округының күптән түгел узган Советында үзәк урыннарның берсен алып торган инновация темасыннан башлады. — Бу проблема бүген көн үзәгендә, — диде ул. Безнең киләчәктәге яшәешебез нәкъ менә аның уңышлы чишелешенә бәйле, чөнки хәзерге вакытта чимал сатуга йөз тоткан Русиянең икътисады зур үсеш кичерә дип әйтеп булмый.

Яңа технологияләргә йөз тотып

28 сентября

Кичә Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Уфа моторлар төзү берләшмәсендә булды. Әлеге визитның максаты яңа перспективаларга йөз тотып, яңа җитештерү технологияләре белән танышу, аерым объектларда булып, кайбер авиация двигательләре җитештерүнең технологик процессларын күздән кичерү, җитәкчеләр, белгечләр белән фикер алышу иде. 85 еллык тарихы булган Уфа моторлар төзү заводы заманча югары сыйфатлы авиация техникасы эшләнмәләре һәм башка өлкәләрдә кулланыла торган моторлар җитештерүдә флагман булып тора. Вакыт сынауларын узып, киләчәккә йөз тотучы җитештерү учагы үз үсешендә гыйльми эзләнүләргә таяна. Тикмәгә генә Президент иң башта завод территориясендә 55 ел буе эшләп килүче “Мотор” фәнни-җитештерү предприятиесенә тукталмагандыр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»