Сәясәт

Закон проектлары әзерләнде

19 февраля

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумының алтынчы пленар утырышы узды. Анда Президиумның чираттагы утырышына көн тәртибе каралды.

“Җитәкче тыңлый һәм ишетә белергә тиеш”

15 февраля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялаловны икенче срокка сайлануы белән тәбрикләде. Республика җитәкчесе шәһәр Советы депутатлары белән очрашты.

Буталчыкларга чик куярга вакыт!

04 февраля

2017 елда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр күчерелеп бетәргә тиеш

Хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче Республика координацион советының киңәйтелгән утырышында гражданнарны иске һәм авария хәлендәге торак фондыннан күчерү мәсьәләсе каралды. Чараны Президент Рөстәм Хәмитов алып барды. Билгеле булуынча, халыкны иске торактан күчерү программасы 2018 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Шушы вакыт эчендә яшәү өчен яраксыз 400 мең квадрат метр мәйданнан кешеләрне күчерү өчен 12 миллиард 280 миллион сум акча таләп ителәчәк. Торак-ком­муналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды 4 миллиард 461 миллион сум бүләчәк, республика бюджетыннан 7 миллиард 819 мил­лион сум юнәлтү планлаштырыла. Моннан тыш, урындагы бюджетлардан өстәмә рәвештә 2 миллиард сум җәлеп итү кирәк булачак.

Һәр закон җәмгыять мәнфәгатен күз уңында тотарга тиеш

01 февраля

Бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның бишенче утырышы булды. Анда илледән артык мәсьәлә каралды. — Дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары республиканың хокукый базасын ныгытуга зур көч салды, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Бу шушы өлкәдәге эш сыйфатының, халыкның яшәү сыйфатының яхшыруында чагыла. Көзге сайлаулардан соң депутатлар корпусының яртысыннан күбесе яңарды, партияләр, комитетлар саны артты. Республика Президенты Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасы безнең эшчәнлектә һәрвакыт төп юнәлеш булып кала. Узган елда да Президент яшәү сыйфатын яхшырту, властьның халыкка якын булуын тәэмин итүче карарлар кирәклеге турында әйткән иде. Русия һәм Башкортстан конституцияләренә 20 ел тулу уңаеннан башкарылган эшләр дә нәтиҗәле булды.

Торак мәсьәләсе чишелеш таба

30 января

Элек Башкортстан Корылтаенда җиде комитет булса, хәзер исә аңа тагын берәү — Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет өстәлде. Аның белән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Елена Родина җитәкчелек итә. Комитет рәисе урынбасары — Рөстәм Ишмөхәммәтов. Без Елена Александровна белән әңгәмәне Комитет эшчәнлеге, анда кемнәр эшләве хакында сораулар белән башладык.

Сайлау системасына шик булырга тиеш түгел

28 января

Узган ел ахырында Русия Президенты Владимир Путин илебездәге сайлау комиссияләре вәкилләре белән очрашу үткәрде. Анда Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров, секретаре Николай Конкин, әгъзалары Елена Дубровина һәм Евгений Колюшин, Комиссия каршындагы Федераль мәгълүматлаштыру үзәгенең директорлар советы рәисе Геннадий Райков, Алтай һәм Хабаровск крайларының Сайлау комиссияләре рәисләре Ирина Акимова һәм Геннадий Накушнов, Кабарда-Балкар Республикасының — Чегем, Иваново өлкәсенең Палех районы территориаль сайлау комиссияләре рәисләре Джульетта Кадыкоева һәм Алексей Мочалов, Санкт-Петербург шәһәренең — 2200нче, Уфа шәһәренең 185нче участок сайлау комиссияләре рәисләре Ирина Витте һәм Гаяз Хисмәтуллин катнашты. Очрашудан кайткач, “Башкортостан” телерадиокомпаниясенең юридик бүлеге начальнигы Гаяз Хисмәтуллин Президент һәм Русия Федерациясе субъектларындагы коллегалары белән очрашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты. — Русиянең 83 субъектыннан нибары ике участок сайлау комиссиясе вәкиле булды, шуларның берсе — Сез. Башкортстанның сайлау системасында бай тәҗрибә туплавы да тәэсир итми калмагандыр, әлбәттә. Нинди хисләр кичердегез? — Иң элек шундый югары дәрәҗәдә Башкортстан исе­меннән катнашуны ышанып тапшырганнары өчен рес­публиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вә­лиевка һәм хезмәтт­әшләремә рәхмәт белдерәм. Кандидатурамны хуплауларын белгәч, зур җаваплылык тойдым, очрашуның әһәмиятен аңлый барган саен дулкынлану кичердем. Аннары тыныч­ландым, чөнки хезмәттәш­ләремнең, җитәкчем, “Баш­кортостан” дәүләт телера­диоком­пания­сенең генеральный директоры Галим Якуповның, гаиләмнең ярдәмен тойдым.

Хатын-кыз җитәкчеләр сафы тулылана

25 января

Альбина Йосыпова Уфа шәһәренең Ленин районы хакимияте башлыгы вазыйфасына тәгаенләнде. Ул Башкортстан тарихында хатын-кызлардан муниципалитет башлыгы булган сигезенче кеше. Совет чорыннан соң муниципаль берәмлеккә гүзәл зат җитәкчелек итүнең беренче очрагы бу.

Көн тәртибе билгеләнде

22 января

Дәүләт җыелышы-Корылтай Прези­диумының чираттагы утырышы үтте. Корылтай утырышында депутатлар кырыктан артык мәсьәлә караячак. Утырышта Сайлаулар турында кодекска, “Башкортстан Республикасында физик культура һәм спорт”, “Мәдәният турында” законнарга үзгәрешләр кертеләчәге билгеле булды. Русия Федерациясенең Гаилә кодексына, Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр дә һәрьяклы фикер алышуга нигез булачак.

Сергей Лавров рәхмәт белдерде

21 января

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов исеменә ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе комиссиясе рәисе Сергей Лавровтан рәхмәт хаты килде. Ул ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында Башкортстан Республикасының исем туен әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан Чит ил эшләре министрлыгы хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде.

“Земство докторы” программасы быел да гамәлдә

16 января

— “Земство докторы” программасы буенча бер тапкыр түләнүче компенсацияләр бирү быел да дәвам итәчәк, — ди Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Сәлия Морзабаева. Медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү чарасы “Русия Федерациясендә мотлак медицина страховкасы турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” Федераль законда билгеләнгән. Шушы законның 51 статьясының 12нче кисәгенә кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, “югары уку йортын тәмамлап авылга яисә эшчеләр поселогына эшкә кайткан яисә күчеп килгән һәм Федерация субъекты башкарма властеның вәкаләтле органы белән килешү төзегән 35 яшькә кадәр булган медицина хезмәт­кәрләренә 2013-2014 елларда бер тапкыр компенсация түләнә”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»