Сәясәт

“Начар эшләргә хакыбыз юк!”

26 марта

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның җиденче утырышы узды. Анда республика Хөкүмәте эшчәнлегенең 2013 ел йомгаклары белән Президент Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. — Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлеге халыкның керемен арттыру, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәсендә тиешле дәрәҗәне тоту, торакка кулай хаклар булдыру, шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, тирә-як мохитне саклауга, демография мәсьәләләренә юнәлтелгән, — диде Президент. — Бу иң элек демография күрсәткечләрендә чагыла. Республика туым үлемнән югары булган илдәге 22 төбәк арасында. Узган елда бездә 59400 бала туган, халык саны 6 меңгә арткан.

Башкортстан ул картада бер яфрак чаклы гына...

22 марта

Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы 1919 елның 23 мартында төзелә. Башкорт Хөкүмәте белән Совет власте арасындагы Килешүгә Халык Комиссарлары Советы рәисе Владимир Ленин, Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты рәисе Михаил Владимирский, милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин һәм Башкортстан Хөкүмәте рәисе Мөхәммәтхан Кулаев, Башкорт үзәк шурасы әгъзасы Әбдрәшит Бикбауов кул куялар.

Кырым, Русия составына рәхим ит!

20 марта

Ил Президенты милләтләрне дус, тату яшәргә чакырды

18 мартта Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путин, Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов, Министрлар Советы рәисе Сергей Аксенов һәм Севастопольдә тормыш эшчәнлеген тәэмин итү буенча шәһәр идарәсе оештыру координацион Советы рәисе Алексей Чалый Кырымны Русия Федерациясе составына кабул итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт думасы депутатлары, Федерация советы әгъзалары, Русия төбәкләре җитәкчеләре алдында соңгы вакытта Кырым һәм Украинада барган каршылыклар, Русиянең тышкы сәясәте турында чыгыш ясады. — 16 мартта Кырымда закон кысаларында референдум үтте. Тавыш бирүдә сайлаучы­ларның 83 проценты катнашкан. Шуларның 96 проценты Кырымның Русиягә кушылуына ризалык белдерде, — диде Владимир Путин. Президент Кырымда яшәгән һәр милләткә хөрмәт белән каравын белдерде. Шуңа да биредә күпчелекне тәшкил итүче урыс, украин һәм кырым татарлары телләрен дәүләт теле итү дөрес булачагын ассызыклады ул. Кырымлыларның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүенә Русия халкы битараф кала алмады. Тәү башлап, кырымлыларның язмышын хәл итүгә юнәлтелгән чаралар күрергә кирәк иде. Барысы да закон кысаларында эшләнде.

Төзергәме, сакларгамы?

19 марта

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында юл, транспорт мәсьәләләре каралды

“Русиядә ике бәла бар — юллар һәм юләрләр” дип шаяртырга яратабыз. Юллар мәсьәләсе һәркемгә таныш, ә менә юләрләр... Чит илдән тәҗрибә туплыйбыз, юлларда даими төзелеш эшләре алып барыла, федераль һәм республика бюджетыннан моның өчен зур күләмдә акча бүленә, әмма мәсьәлә һаман актуальлеген югалтмый.

Кемне сайлау - синең эш, сайлауда катнашу - бурычың

11 марта

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белән әңгәмә

Агымдагы елның сайлау кампаниясе ничек үтәчәк, сайлаулар арасы нинди чаралар белән тулыландырылган, сайлау законнары чыгаруда нинди үзгәрешләр бар һәм сайлаучыларны көзен ниләр көтә? Болар турында сөйләвен үтенеп, без Үзәк сайлау комиссиясе рәисенә мөрәҗәгать иттек.

Бердәм булыйк, бергә булыйк!

05 марта

Башкортстан халыклары ассамблеясе Украина халкына мөрәҗәгать кабул итте

Башкортстанда 130га якын милләт вәкилләре яши. Ил күләмендә дә безнең республика күпмилләтле булуы белән аерыла, шуңа да дөньяда барган төрле болгавыр хәлләргә республика халкы битараф түгел. 3 мартта Башкортстан халыклары ассамблеясе утырышында сүз Украина һәм Кырымда барган вакыйгаларга бәйле булды.

Игътибар үзәгендә - чүп, торак һәм балалар

05 марта

Республикадагы авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү буенча беренче утырыш узды. Эшче төркемне Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Елена Родина җитәкләде. Утырышта билгеләнүенчә, Русия Феде­рациясенең Бюджет кодексына һәм башка хокукый документларга үзгәрешләр кертү таләп ителә. Йортларның торышына карап, торакка чират тору турындагы законнарга да үзгәреш кертелүе ихтимал.

Балалар бакчасы төзелә, чиратта - мәктәп

04 марта

1 мартта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Бөрҗән районында булды. Республика башлыгы белем бирү һәм социаль объектлар, Иске Собхангол район үзәге инфраструктурасы үсеше белән танышты.

Агентлык эшен министрлык башкарачак

26 февраля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов указына ярашлы, Территорияләр үсеше агентлыгы гамәлдән чыгарылды. Ведомствоның эше республиканың Икътисади үсеш министрлыгына йөкләтелде.

Ирешелгәннәр чик түгел

20 февраля

Дәүләт Советы Президиумы утырышыннан соң Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “РБК” телеканалына интервью бирде. Журналистлар Рөстәм Хәмитовтан республикадагы демографик хәл, балалар бакчаларына бәйле мәсьәләләр белән кызыксынды. — Республикада демография мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә. Соңгы елларда бездә бу өлкәдә үсеш күзәтелә. Әмма демография торышы бик күп үзенчәлекләргә бәйле. Тәү чиратта, авыл җирендә туымны арттыруны дәртләндерергә кирәк. Шулай ук балалар бакчаларында урыннар булдыру, өч яшькә кадәр балаларга пособие түләү дә бу өлкәдә күзгә күренерлек нәтиҗә, — диде Рөстәм Хәмитов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»