Сәясәт

Кырым – Башкортстан дуслыгы ныгый

24 апреля

Кичә башкалабызның Дуслык монументы алдындагы майданнан Кырым ярымутравына икенче гуманитар йөк озатылды.

“Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз!”

23 апреля

Үсешкән сәнәгате һәм үсеш куәте зур булган күп милләтле, күп конфессияле Идел буе федераль округы Русиянең сәяси-икътисади элитасын, Ватаны­быз һәм чит ил инвесторларын үзенә җәлеп итә. Төбәк бүген ничек яши, нинди проблемалар белән очраша, илгә һәм дөньяга нинди казанышлар тәкъдим итә ала? “ФедералПресс” бу сорауларга җавапны Идел буе федераль округына кергән өлкә һәм республика җитәкчеләреннән белергә уйлады. “ФедералПресс” Русия мәгълүмат агентлыгының генеральный директоры Иван Еремин һәм агентлыкның Идел буе бюросы җитәкчесе Алексей Головенко интервьюларның беренчесен округның иң үсешкән субъектларының берсенең башлыгы — Башкортстан Республикасы Президенты Рөс­тәм Хәмитов белән үткәрде.

Ымсынучыларга юл куймыйк

22 апреля

2009 елның 22 апрелендә БМОның Генераль ассамблеясе 63нче сессиясендә Җир көнен билгеләп үтү турында карар кабул итә һәм әлеге дата ел саен шушы көнне искә алына. Ул һәр елны тәгаен бер проблемага багышлана. Шул рәвешле, дөнья җәмәгатьчелегенең һәм галимнәрнең глобаль мәсьәләләргә игътибарын юнәлтергә чакыра.

Алгарыш юлында

19 апреля

Узган ел Башкортстан өчен уңышлы булды. Икътисадта ил буенча уртача күрсәткечне узып киттек һәм безнең өчен иң мөһиме — гражданнарның тормыш сыйфатын күпкә яхшыртуга ирештек. Керемнәр дәрәҗәсе, республика буенча уртача хезмәт хакы арта, ярлылар саны кими. Транспорт һәм социаль инфраструктурага чыгымнарны арттырдык, шул ук вакытта дәүләт секторында хезмәт хакын күтәрү буенча ил алдындагы бурычыбызны үтәдек.

Изге эшләрдә берләшик!

17 апреля

Башкалада “Башкортстан – килешеп яшәү һәм үсеш территориясе” социаль форумы бара. Аны республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Иҗтимагый палатасы һәм Уфаны үстерү җәмәгать фонды оештырды. Коммерция карамагында булмаган социаль юнәлештәге оешмалар вәкилләре җыелган чараны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов ачты.

Алда җитди бурычлар тора

17 апреля

Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә узган Хөкүмәт утырышында берничә мөһим мәсьәлә каралды. Аларның беренчесе балалар үлемен киметү буенча күрелгән чараларга багышланды. — Былтыр республикада 59260 бала туган, бу 2012 ел дәрәҗәсеннән сиксәнгә күбрәк. Шунысы куанычлы, балалар үлү очраклары елдан-ел кими. Ләкин кайбер районнарда бу күрсәткеч югары булып кала. Салават һәм Нуриман районнарында биш ел эчендә балалар үлеме — өч тапкыр, Кыйгыда ике тапкыр арткан. Бала тудыру йортындагы нарасыйлар үлеме очраклары бер ярым тапкырга күбәйгән, — дип белдерде Рөстәм Зәки улы.

Алда зур эшләр көтә

09 апреля

Башкортстан Кырымның Белогорск районына шефлык итәчәк

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рәүф Ногманов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясенең Кырымга сәфәре тәмамланды. Хөкүмәт делегациясе составына министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, бизнесменнар керде.

Акча тупла да, фатир ал!

05 апреля

Ике көн эчендә республикада 235 кеше яңа торак программасында катнашырга теләк белдергән

1 апрельдән республикада “Торак төзелешенә акча салу” дәүләт программасы эшли башлады. Бу социаль проект Башкортстан Хөкүмәте башлангычы белән кереме аз булган гражданнарга торак сатып алырга булышлык итү өчен эшләнгән. Дәүләт аны республика бюджеты исәбеннән финансларга ярдәм итәчәк. Быел анда, кеременә һәм торакка мохтаҗ булу-булмавына карамастан, һәр кеше катнаша ала. Киләсе елдан ярдәм тик мохтаҗларга гына күрсәтеләчәк.

Башкортстан үрнәк күрсәтә

29 марта

Совет утырышында табигатьне саклау һәм экология өлкәсендә республиканың эш тәҗрибәсе игътибар үзәгендә булды

Кичә Уфада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет киңәшмәсе үтте. Чара федераль округта әйләнә-тирәлекне саклау, урман хуҗалыгы сәясәте, табигатьтән файдалануны оптималь­ләштерүдә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланды. Совет киңәшмәсе эшендә федераль округ җитәкчеләре, Дәүләт думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, Русия Табигый ресурслар министрлыгы, Генераль прокуратура вәкилләре катнашты. Совет утырышын Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды. Утырышны ачып, Михаил Бабич үзенең кереш сүзендә федераль округта бүген күтәрелгән мәсьәләнең аеруча мөһим булуын сызык өстенә алды. Әлеге очрашуда проб­леманың иң кискен юнәлешләре ачыктан-ачык билгеләнергә һәм берлектәге тәкъ­димнәр ни­гезендә төбәктә экологик хәвефсезлекне тәэмин итү юнәлешендә анык чаралар күрелергә тиешлеген әйтте. — Төбәктә сәнәгать үсеше дәвам итә һәм бер үк вакытта әйләнә-тирәлек сафлыгын тәэмин итүдә җитди эшләп җиткермибез, — диде Михаил Викторович. — Тоташ ил күләмендә һавага зарарлы матдәләр чыгаруда төбәк өлеше 16 процент тәшкил итә, ә сулыкларны пычратуда күрсәткеч 17 процентка җитә. Экология, урманнарны тәртипкә китерү мәсьәләсе буенча зур сөйләшү 2011 елда булды. Аннан соң байтак чаралар тормышка ашырылды, әмма бүгенге сәнәгать үсеше, нефть-газ тармагындагы хәлләр һәм урманнарны нәтиҗәле фай­далану юнәлешендә башкарыласы эшебезгә нәтиҗә­лелек җитми.

Власть һәм бизнес хезмәттәшлеге – көн таләбе

29 марта

Уфада “Эшлекле Русия” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе Советының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»