Сәясәт

ШОС үзәге - Уфа!

27 мая

23 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Санкт-Петербургта халыкара икътисади форум эшендә катнашты. Форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Русиянең Инновацион төбәкләр ассоциа­ция­сенең гомум җыелышында булды. Башкортстан әлеге ассоциация составына 2012 елда керде. Аны Дәүләт думасы Рәисе, Русиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Нарышкин алып барды. Җыелышта төбәкләрнең көндәшлек өстенлеген файда­лануның заманча алымнары, Федерация субъект­ларында үсеш институтларын булдыру һәм аларның эшчәнлек мәсь­әләләре тикше­релде, шулай ук инновацион эшләнмәләр кер­түнең иң яхшы тәҗрибәләре каралды. Форумда Башкортстан Пре­зиденты Рөстәм Хәмитов һәм “Газпром” җәмгыяте идарәсе рәисе Алексей Миллер Башкортстан Республикасы Хөкүмә­те һәм “Газпром” ачык ак­ционерлар җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә өстәмә документка кул куйдылар. Анда “Уфа-АвиаГаз” җәмгыяте нигезендә Башкортстан Республикасы, “Газпром”, “Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе” җәмгыятьләре катнашлыгында “АЛ-31СТ” газ турбиналары двигательләрен җыю, сынау һәм аларны хезмәт­ләндерү, ремонтлау буенча хуҗалык җәмгыяте төзү, Башкортстанда газ химиясе инжинирингын булдыру, җәмәгать транспортын табигый газга күчерү, экологик иминлекне тәэмин итү күз уңында тотыла.

Сәфәр мөһим вакыйгалар белән билгеләнде

22 мая

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Кытайга рәсми эш сәфәре кысаларында 19 майда Ляонин провинциясендәге “Хайчен Нефтемаш” корпорациясенә кергән “Ляонин Нефтемаш” предприятиесендә булды. Сәфәр барышында Башкортстан Хөкүмәте белән “Ляонин Нефтемаш” компаниясе арасында ниятләр турындагы протоколга Рөстәм Хәмитов һәм “Хайчен Нефтемаш” корпорациясенең директорлар Советы рәисе Ван Чжэнжуань кул куйды. Бу документ уртак инвестицион проектлар булдыру өлкәсендә хезмәттәшлек итүне киңәйтүне күз уңында тота. Атап әйткәндә, Башкортстан территориясендә авыр бораулау җиһазлары җитештерү буенча Русия-Кытай машина төзелеше предприятиесе төзү турында сүз бара. Шэньянда Рөстәм Хәмитов Кытай Коммунистлар партиясенең Ляонин провинциясе комитеты секретаре Ван Минь белән очрашты. Очрашу барышында Башкортстан белән Ляонин провинциясе арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре тикшерелде. Ван Минь Рөстәм Хәмитовны провинциядәге эшләр торышы белән таныштырды. Монда 44 миллион кеше яши. Провинция — Кытайның мөһим сәнәгать базасы. Төп тармаклар — машина төзү, металлургия, нефть эшкәртү, авыл хуҗалыгы. Провинция башлыгы, шулай ук, 1999 елда Уфа белән Шэньян арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелуын әйтеп үтте. — Без республика һәм Уфа шәһәре белән икътисад, мәдәният, мәгариф, экология өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә телибез, — диде Ван Минь.

Берлектә завод төзеләчәк

21 мая

18 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Кытайга рәсми сәфәре башланды. Сәфәр барышында республика Башлыгы Кытай Халык Республикасы бизнесы һәм Кытай территорияләре җитәкчеләре белән очрашты, хезмәттәшлек перспективаларын, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча берлектәге эшчәнлек механизмнарын тикшерүдә катнашты. Ляонин провинциясендә Рөстәм Хәмитов “Хайчен Нефтемаш” корпорациясе бүлекчә­ләре җитәкчелә­ре белән очрашты. Анда Башкортстанда нефть бораулау җиһазлары заводы булдыру буенча инвестицион проект тикшерелде. Корпорация президенты Ван Чжэнждуань “Хайчен Нефтемаш”­ның эре нефть җиһазлары җитеш­терүгә һәм нефть машиналары төзүнең тулы циклын чыгаруга махсуслашуы турында сөйләде. Моннан тыш, корпорациянең струк­тур бүлекчәләре бораулау инжинирингы, энергетиканы үз­ләш­терү белән дә шөгыльләнә. — Сезнең килүегез — без­нең ике яклы хез­мәт­тәшлекне үстерү өчен зур этәргеч, — диде Ван Чжэнждуань, Башкортстан Президентын сә­ламләп. — Сезнең компания белән без берничә ай дәвамында тыгыз бәйләнештә торабыз, — диде Рөс­тәм Хәмитов. — Һичшиксез, Кытай партнерлары тәкъдим иткән бер­лектәге проектлар безгә кызыклы. Башкортстан Республикасы — нефть төбәге, 80 ел дәвамында бездә 1,2 миллиард тонна нефть чыгарылган. Ә

Башкала мэрлары бәяләнде

15 мая

“Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге “Халык рейтингы” проекты кысаларында яңа тикшеренүен бастырды. Анда Русия субъектларының башкала мэрлары (башлыклары) танылганлыгы бәяләнә. Мэрлар рейтингының беренче төркеменә 55тән күбрәк балл җыйган һәм 1-25 урыннарны алган башкала мэрлары керде.

Кырым Русия законнары буенча яши башлаячак

14 мая

13 майда Кырымның Белогорск районы муниципаль хезмәткәрләре өчен уку-укыту курслары башланды. Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе лекторлары Кырым чиновникларын Русия Федерациясенең норматив мохитендә эшләргә өйрәтәчәк.

Аман ТУЛЕЕВ: “Башкортстанны һәрвакыт сагынып искә алам”

13 мая

Кемерово өлкәсе губернаторының “Кызыл таң” гәзите сорауларына җаваплары

Амангилде... Бу исемнең Русия тарихы битләрендә, аның сәяси аренасында яңгырый башлавына да инде ике дистә елдан артып китте. Әтисе, төркмән милләтеннән булган Мордагазы белән татар хатыны булган әнисе Мөнирә ханыма малайлары тугач та нинди исем бирергә дигән сорау биреп тормаганнардыр: “Аман килде! Бу дөньяга исән-аман аваз салды!” – дип сөенче алганнардыр. Менә шул вакыттан, шул мизгелдән алып Амангилденең тормыш сәхи­фә­сен­дәге уңышлары аны якынча шундыйрак фатыйхалар белән озата киләдер. Шулайдыр, чөнки, шулай булмаса, хәзерге Төркмән­стан Рес­публикасының Красно­водск шә­һә­рендә туган гади малайга язмыш шулай мәрхәмәтле булып, тормыш баскычларыннан аны җитәкләп диярлек алып бармас иде... Хәер, ул кадәр үк мәрхәмәтле язмыш булган дип әйтергә дә тел әйләнми. Амангилде үз әтисе Молдагазы Калдыбай улын бик иртә югалта. Берничә ел үткәч, әнисе Мөнирә Фәйзи кызы урыс милләтеннән булган Иннокентий Власов дигән кешегә икенчегә кияүгә чыга. Менә бу очракта язмыш мәрхәмәтлелеге турында, бәлки, әйтеп тә буладыр: үги әтисе аңа үгилекне күрсәтми, сиздерми, үз улы кебек якын күреп үстерә. Шул балачак елларында күргән мәр­хәмәтлелекне, изгелекне, яхшы күңеллелекне Амангилде гомере буе онытмый һәм якын кешеләренең мөнәсәбәтен күңел түрендә әле дә кадерләп саклый. “Кешенең әхлакый сыйфатларына оеткы сабый чакта, гаиләдә салына. Мин дә бу изгелекне күреп, кешеләрнең бер-берсенә карата игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәтенең никадәр кыйммәт булуын күреп үстем. Әле дә шул сыйфатларны иң мөһиме дип саныйм”, — ди ул.

Сез - җәмгыятебезнең горурлыгы

07 мая

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов бер төркем хезмәт алдынгысына дәүләт бүләкләре тапшырды

Тантана Русия Президенты указлары нигезендә тәбрикләнүчеләрне котлау белән башланды. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры Ризәлә Бикмөхәммәтова белән Башкортстан дәүләт университеты профессоры Борис Миркин II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләнделәр. Стәр­ле­та­мак районының “Салават агрофирмасы” җәмгыяте рәисе Рөстәм Баһа­вет­динов ил Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Рөстәм Хәмитов, алдын­гыларны уңышлары белән тәбрикләп, башкаларга үрнәк булганнары өчен рәхмәт әйтте, алга яңадан-яңа бурычлар куйды. — Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан сезне гомерегезнең иң истәлекле көннәренең берсе белән котларга рөхсәт итегез. Сез — республиканың горур­лыгын тәшкил итүче иң лаек ул-кызлары, — диде Президент. Аның сүзләренә ярашлы, әле ил һәм республика катлаулы чор кичерә, бу эчке һәм тышкы үзгәрешләр белән бәйле. Сәнәгать җитештерүе бераз тукталып калды, күрсәткечләр кимеде. Бу җәһәттән безгә икътисадны күтәрү өчен яңа юллар эзләргә кирәк. — Власть белән халык бер-берсеннән аерылган. Халык властьны баю чарасы буларак кына кабул итә. Мөнәсәбәтләр катлаулы. Власть кешеләргә йөзе белән борылсын иде. Чөнки хуҗалар — власть түгел, ә шул кешеләр. Без аларны җәмгыять тормышына активрак кушылырга җәлеп итәргә тиеш, — дип белдерде Рөстәм Зәки улы.

Кырым - үзәктә, эчке мәсьәләләр - йөрәктә...

06 мая

Президент Рөстәм Хәмитов матбугат конференциясендә Башкортстанны арытаба үстерү буенча мөһим юнәлешләр хакында җиткерде

28 апрельдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов федераль һәм республика киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен матбугат конференциясе үткәрде. Ике сәгать дәвам иткән җанлы аралашу барышында Президент дистәләгән сорауга тулы һәм эзмә-эзлекле җаваплар кайтарды.

Күңелләргә хезмәт тәмен, хезмәт чәмен саласы бар

30 апреля

Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булса да, тармакка килүчеләр аз

Дәүләт җыелышы-Корылтайда эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү буенча “түгәрәк өстәл” узды. Анда парламент рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм башкалар катнашты.

Сайлау - дәүләт әһәмиятендәге чара

26 апреля

24-25 апрельдә Идел буе һәм Урал федераль округларының сайлау комиссияләре рәисләре катнашлыгында “2014 елның 14 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнарына һәм урындагы үзидарә органнарына сайлауларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре турында” семинар-киңәшмәнең пленар утырышы үтте. Аны Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның Үзәк сайлау комиссияләре оештырды. Башкортстан төрле дәрәҗә сайлауларда бай тәҗрибәгә ия, шуңа да мондый әһәмиятле чараның бездә үткәрелүе очраклы түгел. Башкортстанда сайлауларның зур оешканлык белән үтүен һәм урындагы властьның үтәкүренмәле, гадел эшчәнлеген былтыр 8 сентябрьдә узган сайлаулар да исбатлады — Дәүләт-җыелышы Корыл­тайның яңа составына 6 партия вәкилләре керде. — Сайлаулар ярдәмендә килә­чәгебез формалаша, властька яңа кешеләр килә. Шуңа да ил күләмендә узамы ул, әллә урындагы үзидарә җитәкчесе сайланамы — без аңа җитди әзерлек белән килергә тиеш.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»