Сәясәт
Башкортстан – Кырым: без бергә!
17 июняДәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Кырымның Белогорск районында Русия көненә багышланган чараларда катнашты.
Праймеризда лаеклылар сайланды
14 июня10 июньдә Уфа партия эчендәге тавыш бирү нәтиҗәсендә алдан сайлаучылар “Бердәм Русия” партиясеннән Башкортстан Президенты вазыйфасына арытаба тәкъдим итү өчен кандидатларны билгеләде.
Утырышның көн тәртибе расланды
11 июня10 июньдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы узды. Депутатлар бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның 18 июньдә үтәчәк унынчы пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда 40 мәсьәлә кертелде.
Башкортстан белән дөнья кызыксына!
07 июняРеспубликада Кытай һәм Корея республикалары делегацияләре булды
Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов тышкы сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек буенча Чунцин корпорациясенең генеральный директоры җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашты.
– Русия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасында хезмәттәшлек тиз үсешә, – дип билгеләде республика җитәкчесе. – Шунысы шатлыклы, мөнәсәбәтләр төбәкләр дәрәҗәсендә дә активлаша. Башкортстан – Русиянең эре сәнәгать субъекты. Без үзебездә үсеш алган нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзү тармакларында һәм агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итә алабыз. Бүген Башкортстанда Кытай компанияләренең берсенең офисын ачу, бораулау җиһазлары җитештерү заводы, логистик үзәк төзү буенча сөйләшүләр бара. Белгечләрне, инвесторларны уртак проектларда хезмәттәшлек итүгә чакырам.
Делегация вәкиле Чжан Фэну Башкортстанга беренче тапкыр килүе турында хәбәр итте һәм эш сәфәренең төп максатын ике төбәк арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлекне ныгыту, дип билгеләде.
– Башкортстанга килер алдыннан республикада үсеш алган тармакларны җентекле өйрәндек, – диде Чжан Фэну. – Безне машина төзү, авыл хуҗалыгы, сәүдә, күчемсез милек өлкәсендә хезмәттәшлек кызыксындыра. Берничә проектыбыз да әзер.
Чунцин – Кытайның көньяк-көнбатышындагы халык саны буенча беренче бишлеккә керүче шәһәр. Төп хуҗалык итү тармаклары – автомобиль җитештерү, электроника, металлургия сәнәгате, авыл хуҗалыгы. Шәһәр җитәкчеләре Русия белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур игътибар бирә.
– Башкортстан делегациясен Чунцинда көтеп калабыз, – диде ахырда Чжан Фэну.
Республика җитәкчесе чакыруны кабул итте, көзен Кытай Халык Республикасына планлаштырылган эш сәфәре кысаларында Чунцин шәһәренә дә барачагын әйтте.
Төзелешләр киң колач җәйгән чор
03 июняРөстәм Хәмитов Чишмә һәм Уфа районнарында социаль объектларда булды
31 майда республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Чишмә һәм Уфа районнарында булды, шулай ук, Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләт башлыклары Советы утырышын һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуын үткәрүгә әзерлек кысаларында төзелүче объектларны карады.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Чишмә районының Алкино авылындагы “Толпар” балалар шифаханәсендә Рөстәм Хәмитов балаларның җәйге ялын оештыру белән танышты. Бу — республикадагы иң зур балалар шифаханәсе. Биредә 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 255 бала сәламәтлеген ныгыта һәм ял итә. Узган елда учреждениедә 2018 елга кадәр табиблар һәм провизорларның уртача хезмәт хакын республика буенча уртача күрсәткечтән — 200, урта һәм кече медицина хезмәткәрләренекен 100 процентка кадәр арттыру буенча чаралар планы кабул ителде. Бүгенге көндә шифаханә табибларының уртача айлык эш хакы — 40 мең 286 сум, шәфкать туташларыныкы — 17 мең 878 сум.
Шифаханәдә шулай ук энергияне сакчыл тотыну технологияләре кулланыла. Баш табиб Фәрит Хисамов әйтүенчә, быел биредә кояштан энергия алучы станция булдырылган. 24 модульдән торган корылма өч катлы бинаның түбәсенә урнаштырылган. Ул энергияне турыдан-туры шифаханә челтәренә бирә. Моның белән энергия тотыну өлешләтә каплана. Станция елына 3,5 мең киловатт-сәгать энергия җитештерүгә сәләтле.
Алда эссе җәй көтә...
03 июняБашкортстанның иҗтимагый-сәяси тормышында ул аеруча кызу булмакчы
Хәбәр итүебезчә, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов узган атнада Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда гаять кыю һәм җаваплы тәкъдим белән чыкты.
— Халыктан безнең эшне ничек бәяләвен сорап, аның фикерен белергә була. Шушы уңайдан Сездән, Владимир Владимирович, көз көне Башкортстан Республикасы башлыгы сайлауларында катнашу өчен вәкаләтләремне вакытыннан алда туктатуыгызны сорыйм, — дип мөрәҗәгать итте атап әйткәндә республика җитәкчесе.
Үз чиратында дәүләт башлыгы да әлеге башлангычка каршы килмәде.
700 миллион доллар һәм яңа башлангычлар
31 мая“Зур химия” IV Халыкара форумы “Конгресс-холл”да үтте. Пленар өлештә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова, Русиянең энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Цыб, тармак компанияләре вәкилләре һәм башкалар катнашты. Икътисади санкцияләр илнең химия сәнәгатенә нинди зыян салырга мөмкин? Башкортстан предприятиеләре Русияне нинди химия продукциясе белән тулысынча тәэмин итә ала? Форумда шул хакта да сүз барды. — Уфада үтүче форум — стратегик карарлар кабул итү мәйданы, – диде Рөстәм Зәки улы. — Бу юлы пленар өлеш Русиянең нефть-газ, нефть-химия һәм химия тармагы продукциясенең илнең эчке базарындагы үсеш мөмкинлекләренә багышлана. Чара өч елда Русия һәм чит ил нефть-химия компанияләренең игътибарын җәлеп итте. Биредә күтәрелгән мәсьәләләр буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Дүртенче форум да югары дәрәҗәдә үтә. Мәгълүм булуынча, АКШ һәм Көнбатыш Европа янаган санкцияләр Русиянең нефть һәм химия тармагының үсешенә зыян салырга мөмкин. Санкцияләрнең йогынтысын ничек киметергә була? Президент бу мәсьәләгә дә тукталды.
Башкортстанда Президент сайлау вакытыннан алда узачак
31 маяБашкортстан Президентын сайлау вакытыннан алда — агымдагы елның 14 сентябрендә узачак. Мондый карар Русия Президентының Рөстәм Хәмитов белән очрашуында кабул ителде. Республика җитәкчесе вәкаләтләре киләсе елда тәмамланырга тиеш иде.
Закон малтабар файдасына эшләргә тиеш
28 маяДепутат Рафаэль Мәрданшин шундый фикердә
Эшкуарларга җәмгыятьтә, аеруча икътисад тармакларында уңай шартлар тудыру турында сүз узган гасырның 90нчы елларында, базар мөнәсәбәтләренә күчә башлагач та кузгалган иде. Илдәге чынбарлык, безнең халыкның менталитеты исә бөтенләй башка нәтиҗә күрсәтте. Күп кенә хокук саклау органнары вәкилләре, илне алга әйдәүче көч буларак яклыйсы, кадерләп үстерәсе урынга, бюрократия белән бер сафка басып, малтабарларны төрлечә җәберли, кыса, талый башлады. Бары тик соңгы елларда гына дәүләт, ниһаять, эшкуарларга йөз белән борылып, аларның мәнфәгатьләрен яклау өчен хокукый кануннарга үзгәрешләр кертү юнәлешен алды. Бүгенге әңгәмәдәшебез, Русия Федераль җыелышының Дәүләт думасы депутаты Рафаэль МӘРДАНШИН шушы эшнең уртасында кайнаучыларның берсе.
Генеральный консул белән очрашу
28 маяБашкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Таҗикстанның Уфадагы Генеральный консулы Содик Имомов белән очрашу үткәрде. Консуллык башлыгы вәкаләтләрен төгәлләгән вәкил хезмәтен Дүшәмбе шәһәрендә дәвам итәчәк. Дипломатик миссиягә яңа җитәкче тәгаенләнгәнгә кадәр аның вазыйфасын консуллыкның өченче секретаре Манучехр Исмәтов башкарачак.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”