Сәясәт

Бергә эшләү - көн таләбе!

05 июля

Рөстәм Хәмитов төбәкләр арасында хезмәттәшлекне арытаба үстерү зарурлыгын ассызыклады

Кичә Сибайда “Урал аръягы-2014”: “Стратегия” 25-20” Төбәкара хезмәттәшлек – берлектәге уңышның яңа мөмкинлекләре” дигән икенче төбәкара инвестиция форумы эш башлады. Мәгълүм булуынча, беренче чара 2012 елда узган иде. Быел форум тагын да югарырак дәрәҗәдә оештырылды. Бу хакта чараның географиясе киңәюе, катнашучылар саны арту һәм эшлекле сөйләшүләрнең югары нәтиҗәләре дә сөйли. 200дән артык делегат арасында федераль һәм төбәк власте органнары, үсеш институтлары, Русиянең әйдәүче бизнес структуралары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм белгечләр катнашуы игътибарга лаек. Форумның пленар өлешендә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Ырынбур өлкәсе губернаторы, хөкүмәте рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Юрий Берг, Курган өлкәсе губернаторы, хөкүмәте рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алексей Кокорин, Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Руслан Гаттаров, “Эшлекле Русия” оешмасы рәистәше Андрей Назаров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов, Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров һәм башка җаваплы җитәкчеләр катнашты. Төбәккә инвестицияләр җәлеп итү эше ничек оештырылган? Бу юнәлештә хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Урал аръягында нинди тармакларны үстерү отышлырак? Чарада шул хакта сүз булды.

Байкалдан - Караиделгә!

03 июля

Беренче халыкара форумдагы башлангычлар Башкортстан җирлегендә тәгаен эшләр белән ныгытылды

30 июньдә Караидел районының “Звездный” физкультура-савыктыру комплексында “Киләчәк инженерлары-2014” IV халыкара яшьләр сәнәгать форумы ачылды. Бу форум — яшь инженерлар, конструкторлар һәм технологлар өчен җәйге мәгариф лагере. Ул беренче тапкыр 2011 елда Байкал күле буенда үткәрелгән иде. Мәртәбәле чараның үзенчәлеге шунда — аның мәгариф һәм эшлекле программасы бай, эре кор­порацияләр җитәкчеләре, галимнәр, җәмәгать эшлек­леләре, Русиянең һәм чит илләрнең әйдәүче техник вузлары укытучылары һәм башка җитәкчеләр катнаша. Фо­румның программасы яшь белгечләрне гамәли инженер-идарә итү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән. Узган ел Башкортстанда “Киләчәк инженерлары” төбәк яшьләр сәнәгать форумы үтте. Анда Русиянең 30 төбәгенең 84 предприятие­сеннән 300 кеше катнашты. 9 июльгә кадәр үтүче “Киләчәк инженерлары-2014” халыкара форумында Руси­я­нең 50 төбәгеннән 1 мең 500 кеше катнаша.

Саммитлар дәүләтара бәйләнешләрне ныгытачак

03 июля

Президент Владимир Путин Русия илчеләре һәм даими вәкилләре киңәшмәсендә чыгыш ясады. Утырыш Русиянең гомумдәүләт мәнфәгатьләрен яклауга, халыкара мөнәсәбәтләр нигезләрен һәм традицияләрен ныгытуга багышланды. Сөйләшү барышында агымдагы һәм перспектив тышкы сәясәт бурычлары билгеләнде.

Законнар камилләштереләчәк

03 июля

Сишәмбе көнне бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы үтте. Депутатлар язгы сессиянең 10 июльдә узачак соңгы утырышының көн тәртибе турында фикер алышты.

Башкортстан тәҗрибәсе – илкүләм аренада!

28 июня

Кичә Республика йортында Башкортстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин белән очрашты. Анда Башкортстанда авиация һәм юл төзелеше өлкәләрендә проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде. — Гомум тәгаенләнештәге авиация темасы безнең өчен кызыклы. Безнең республика киң: төньяктан-көньякка кадәр — 600 чакрымнан артык, ә көнбатыштан көнчыгышка —300, кайбер урыннарда хәтта 400 чакрымга җитә. Авиа­циядән башка мондый киңлекне урап чыгып булмый. Бездә ике эре предприятие — моторлар төзү һәм вертолет заводлары бар. Алар яңа проектларда катна­шырга теләр иде, — диде очрашуда Рөстәм Хәмитов. Игорь Левитин республикада кече авиация инфра­структурасы үсешкән дип белдерде. Очрашуда шулай ук республикада юл инфраструк­ту­расын үстерү мәсьәләләре дә тикшерелде. Арытаба Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәми­тов һәм Русия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин Кушнаренко районында урнашкан “Первушино” аэродромында “Ачык күк йөзе” IX Бөтенрусия авиация белән мавыгучылар слетында булды һәм махсус авиация күргәзмәсе белән танышты.

Сайлау мәсьәләләре тикшерелде

25 июня

24 июньдә Уфада Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе республика, шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Комиссия рәисе Хәйдәр Вәлиев быелгы сайлау кампаниясенең үзенчәлекләре белән таныштырды.

Башкалада өстәмә сайлаулар узачак

24 июня

Уфа депутатлар корпусының саны 31гә калды. 18 июньдә шәһәр Советы утырышында депутат Евгений Микрюковның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Ул, икенче шәһәргә күчү сәбәпле, үз теләге белән вазыйфасыннан баш тартты.

Игелекле гамәлләре белән дә изге бу төбәк!

21 июня

Кичә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Гафури районына барды. Ул Игеньелга авылындагы “Великолепный страус” крестьян-фермер хуҗалы­гында булды. Хуҗалык үткән елның мартында ачылган, аны булдыруга өч миллион сум акча салынган. Тәва кошы фермасында 20дән артык кош тоталар. Быел чыккан 6 бәбкә үсеп килә. Хуҗалыкта, шулай ук, тавислар, тавыклар, цесаркалар һәм 60тан артык фазан бар. Мәйданы 2,5 гектар тәшкил иткән ферма территориясендә урнашкан ике абзарда — вак кошлар, тагын икесендә тәва кошлары һәм эре кош-корт асрала. Хуҗалык җитәкчесе Әлфия Смир­нова сүзләренә караганда, фермага экскурсияләр оештырыла. Якындагы районнардан һәм шәһәрләрдән көн саен 200ләп кеше килә. — Бу дөрес юнәлеш, сез заманча эшлисез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Чынлап та, “Красноусол” шифаханәсенә меңлә­гән кеше килә һәм сезнең агротуризмга игътибар бирүегез дөрес. Монда лама, көнгерә, болан үрчетә аласыз. Минем уемча, Авыл хуҗалыгы министрлыгы сезгә игътибар итәр. Үзенчәлекле юнәлеш белән мавыгучы кешеләр бар икән, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Нинди үзгәрешләр һәм яңалыклар көтелә?

21 июня

2014 елның 14 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлаулар, шулай ук 43нче Краснохолм сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын, 18 муниципаль районда урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар һәм Межгорье ябык административ территориаль берәмлеге Советына төп сайлаулар үтәчәк.

Сайлау кампаниясенә старт бирелде

19 июня

18 июньдә Башкортстан бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның унынчы пленар утырышы үтте, анда 48 мәсьәлә каралды. Утырышны парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев Башкортстан Хөкүмәтенең узган елда дәүләт милкен хосусыйлаштыру эше нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Министр сүзләренә караганда, 2013 елда хосусыйлаштыру сәясәте дәүләт милке структурасын оптимальләштерүгә, республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итүне дәртләндерүгә юнәлтелгән. Узган ел 3 дәүләт унитар предприятие, 35 оешма һәм 68 объектны реализацияләүгә рөхсәт бирелгән. 11 оешманың 12 миллиард 969 миллион сумлык акцияләре сатылган. Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү” дәүләт про­граммасын гамәлгә ашыру йомгаклары белән таныштырды. — Программаны гамәлгә ашыру авыл хуҗалыгы продукциясенең көндәшлеккә чыдамлылыгын арттыруга, товар җитештерүчеләрнең финанс тотрык­лылыгын тәэмин итүгә, җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануга ирешүгә юнәлтелгән, — диде Николай Анатольевич. — Гомумән алганда, ел аграрийлар өчен начар булмады. 124 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, 2012 ел белән чагыштырганда үсеш — 16,6 процент. Ел йомгаклары буенча, без Русиядә сыер маллары саны, сөт һәм бәрәңге җитештерү буенча — өч, ә сарыклар саны, сыер һәм кош ите, шикәр чөгендере һәм яшелчә җитештерү буенча ун алдынгы төбәк исәбендә. Корылык булуга карамастан, 2 миллион 200 мең тонна ашлык җыеп алдык, бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 400 тоннага күбрәк. Әлеге күрсәткечләр — авыл хуҗалыгы тармагын комплекслы алып бару нәтиҗәсе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»