Сәясәт

Ярдәм нәтиҗәле булырга тиеш!

05 июня

Округ Советы утырышында Михаил Бабич шундый бурыч куйды Халыкара балаларны яклау көнендә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Пензада Гаилә, аналар, балалар мәсьәләләре, социаль ятимлекне кисәтү, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга ярдәм күрсәтү буенча округ Советының беренче утырышын үткәрде. Совет составына гомерен балаларга багышлаган күренекле балалар табибы Леонид Рошаль, Олимпия чемпионнары: Владислав Третьяк, Светлана Журова, Дәүләт думасы депутаты Ольга Баталина, шулай ук үзләре балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм шунлыктан интернат учреждениеләрендәге эшләр торышын яхшы белүчеләр, баш федераль инспекторлар, Идел буе төбәкләренең башкарма власть органнары вәкилләре кергән. Чыгышында Михаил Бабич аналарны һәм балаларны яклау илебез өчен иң мөһим бурычларның берсе булуын ассызыклады. Ул Русия Президентының “Гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм күрсәтү — һичшиксез, безнең гомум дәүләт бурычы. Барлык өлкәләрдә — сәламәтлек саклауда, мәгарифтә, социаль-икътисади үсештә дәүләт сәясәтен шуңа бәйле корачакбыз”, дигән сүзләрен китерде.

Һәр сабый дөньяга сәламәт булып тусын!

04 июня

Г. Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә яңа корпус ачылды. Халыкара балаларны яклау көнендә Президент Рөстәм Хәмитов Г. Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә акушер-гинекология корпусын ачуда катнашты. 120 урынга тәгаенләнгән биш катлы бинада заманча җиһазландырылган кабул итү, вакытыннан алда туган балалар, йөкле хатын-кызлар, бала тудыру, дәвалау, УЗИ, неонаталь блок, экспресс-лаборатория, операция, гинекология һәм башка бүлекләр бар. Төзелеш эшләре 2010 елның декабрендә башланган иде. Моның өчен 1,2 миллиард сум акча тотынылды. Яңа корпуста ана белән бала өчен уңайлы палаталар, бала тудыру заллары булдырылган. Баш табиб Ринат Нагаев киләчәктә биредә поликлиника, ашханә, автомобильләр өчен автостоянка төзеләчәген дә белдерде. Ул беренче катта урнаштырылган ана белән баланы дәваханәдән чыгарга әзерләү бүлмәсенә дә игътибар юнәлтте. Биредә урнаштырылган экраннар аша туганнары да әлеге истәлекле вакыйганы күреп торачак, диде. Элек кимчелекләр белән туган балалар дәвалау өчен икенче дәваханәгә озатыла иде. Ә хәзер биредә алар өчен дә махсус бүлмә бар. Быел мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар өчен дә 20 урынлы яңа бүлек ачылачак. Биредә аларга операция эшләү мөмкинлекләре дә каралган.

Шәһәр көнен Салават матурланып каршы алды

04 июня

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Салават шәһәрендә үткән Шәһәр көнендә катнашты. Мәдәният һәм ял паркында салаватлылар шәһәрнең 65 еллыгына багышлап юкә аллеясе утыртты, бу эшкә республика Президенты да үз өлешен кертте. Арытаба төбәк башлыгы 1нче лицейда булды. Белем учагы янында үткән урам сәнгате фестивале кысаларында Санкт-Петербург һәм Салават рәссамнары күпкатлы дүрт йортның тышын бизәде. Республика Президенты бизәкләүгә күпме буяу тотынылуы белән кызыксынды. Рәссамнар меңнән артык баллон һәм 200 литрга якын буяу кулланылуын әйтте. Мондый композицияләрне башкаруга, гадәттә, ике-өч ай кирәк. Бизәү эшләрендә 20 кеше катнашты. — Бу проект миңа бик ошады. Аны Уфада, Стәрлетамакта, республиканың башка шәһәрләрендә таратырга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Биналарның тышкы ягын бизәү яшьләр хәрәкәтенә бик яхшы нигез була алыр иде.

Йортлары төзек, һавасы пычрак

04 июня

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләп килүче координацион киңәшмәдә катнашучылар утырышы узды. Ул тирә-як мохитне саклау проблемаларына багышланды. — Дәүләт власте органнарына экология проблемаларына зарланып мөрәҗәгать итүчеләр саны кимеми, — дип билгеләде Президент. — Республикада ике предприятиене федераль программа проектына кертеп, экологик зыянны каплатуга инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкин булды. Киләсе елда Уфада калдыкларны даими контрольдә тота торган дүрт станция ачылачак. Стәрлетамакта үзйөрешле лаборатория эшләп килә. Шушы районның Кантюковка авылында экология бик начар хәлдә.

Чувашстанда — Башкортстан көннәре

31 мая

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге рәсми делегация Чабаксарда үтүче Чувашстан Республикасында Башкортстан мәдәнияте көннәрендә катнаша. Рөстәм Хәмитов, Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев белән очрашты, “Җиңү” мемориаль комплексында Дан монументына чәчәкләр салды, Чувашстан милли музее экспозициясе белән танышты. Төп мәдәни чараны ачу тантанасы Чувашстан дәүләт опера һәм балет театры каршындагы мәйданда үтәчәк. Башкортстан мәдәнияте көннәре кысасында Чувашстан Милли китапханәсендә башкорт язучылары белән очрашу көтелә. Начар күрүче кешеләр өчен Башкортстан халыклары әдәбияты күргәзмәсе әзерләнгән. Күпмилләтле халык яшәүче төбәкләрдә берничә телдә электрон китаплар нәшер итү буенча осталык дәресләре оештырылачак. Башкортстанның сәнгать осталары катнашлыгындагы Гала-концерт Чувашстан дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үтәчәк. Анда “Далан”, “Аргамак”, “Сәрби” фольклор-эстрада төркемнәре, җырчылар Җәмил Әбделманов, Алена Завьялова катнашачак. Башкортстан көннәре кысасында Чувашстанда республиканың әйдәүче иҗат коллективлары гастрольләре үтә. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Чабаксарда “Экра” фәнни-җитештерү предприятиесе эше белән танышты.

Салым керемнәре артырга тиеш

31 мая

Президент Рөстәм Хәмитов республика һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларына керемне, салым һәм салым булмаган керемнәрне арттыру мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы үткәрде. Сөйләшүгә республиканың эре предприятиеләре: “Башнефть”, “Газпром нефтехим Салават”, “УМПО” акционерлар җәмгыятьләре җитәкчеләре чакырылган иде. — Быел Төбәкләр үсеше министрлыгы Федерация субъектлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген 12 күрсәткеч буенча билгели. Бюджетка салымнар һәм салым булмаган керемнәр җыю буенча Башкортстан әле 12нче урында, бу начар түгел. Әмма җан башына төшкән керем буенча без 45нче урынга төшәбез. Салымнар һәм салым булмаган керемнәр артырга тиеш. Бурычларыбыз бик күп. Безгә ил Президентының май ае указларын да үтәргә кирәк: дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга, күпбалалы гаиләләргә пособие түләргә, гражданнарны уңайлы һәм арзан фатир белән тәэмин итәргә, торак һәм коммуналь хезмәтләр сыйфатын күтәрергә тиешбез, — дип белдерде Президент. Өч еллык бюджет дефициты якынча 10-11 миллиард сум тәшкил итә. Аны каплауга заем средстволары да җәлеп ителә. Болай барса, 2015 елда республиканың дәүләт бурычы 20 миллиард сумнан артып китәргә мөмкин. “Салымнар кертү буенча эшне көйләргә кирәк”, — дип кат-кат кабатлады Президент. Төбәктә салым керемнәренең 40 проценты 27 эре предприятие өлешенә төшә. Берлектә алар акциз салымы буенча тулысынча диярлек, оешма табышына салым буенча керемнең — 52,5, милеккә салым буенча — 50, НДФЛ буенча 18 процентын бирәләр. Быел исә эшләр хөртәйгән. Дүрт ай эчендә шушы предприятиеләрдән керемнәр, узган елдагы белән чагыштырганда, 355 миллион сумга кимегән. Республиканың берләштерелгән бюджетының салым керемнәрендә аларның өлеше 4,5 процентка азайган.

Балалар ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ

29 мая

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайның 63нче утырышы булды. Анда 2012 елда республикада максатлы программаларның гамәлгә ашырылуы, бала хокукларын яклау турында доклад тыңланды.

Президент Бразилия гәзитенә интервью бирде

28 мая

24 майда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Латин Америкасының Ореra Mundi порталы һәм Бразилиянең О Globo гәзите хәбәрчесе Сандро Фернандес белән очрашты. Әңгәмә барышында 2015 елда Уфада БРИКС дәүләтләре һәм Хөкүмәтләре башлыклары очрашуын үткәрүгә әзерлек турында сүз барды.

БДУда очрашу

25 мая

23 майда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән республика Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан дәүләт университетында булдылар.

Сайлаулардан беркем дә читтә калмасын!

25 мая

Кичә Уфада Үзәк сайлау комиссиясенең төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре, секретарьлары киңәшмәсе үтте. Ул Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорындагы мәсьәләләргә багышланды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»