Сәясәт

Сайлаулар-2013. Башланды!

19 июня

Республика Үзәк сайлау комиссиясе кичәге утырышында бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауны 8 сентябрьгә билгеләде, шулай итеп республикада рәсми рәвештә сайлау көне игълан ителде. Шушы уңайдан комиссия рәисе Хәйдәр Вәлиев, аның урынбасары Наилә Алтынова, комиссия секретаре Марина Долматова журналистлар белән очраштылар.

Татарстан парламенты спикеры белән очрашу

19 июня

Башкортстан Президенты Рөстәм Хә­ми­тов Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән эшлекле очрашу үт­кәрде. Әңгәмә барышында киң даирәдәге мәсьәләләр, шул исәптән, авыл хуҗ­алыгындагы эшләр торышы тикшерелде.

Сез республиканы алга әйдисез!

11 июня

Президент Рөстәм Хәмитов 18 кешегә Русиянең дәүләт бүләкләрен тапшырды — Бүгенге тантананың Русия көне алдыннан үтүе икеләтә куанычлы. Сезнең намуслы хезмәтегез башкаларга үрнәк булып тора, ирешкән уңышларыгыз яңадан-яңа үрләргә әйди,— диде Рөстәм Зәки улы бүләкләнүчеләрне тәбрикләп. Бу көнне бер-бер артлы сәхнә түренә чакырылган унсигез кешенең һәркайсының ил күләмендә билгеле хезмәт уңышлары бар. — Мин ике ел Башкортстан дәүләт медицина университеты клиникасында баш табиб вазыйфасын башкарам. Шунысы куа­нычлы, соңгы елларда медицина өлкәсенә акча күбрәк бүленә, бу халыкның сәламәт­легендә уңай чагыла, — диде “Русия Феде­рациясенең атказанган табибы” исеменә лаек булган Олег Галимов. Республика кардиология диспансерында утыз елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Фәридә Гатауллина бу көнне “Русия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исемен алды. — Тиздән медицина хезмәт­кәрләре көнен билгелибез. Бәй­рәм алдыннан мәртәбәле исемгә лаек булуым — икеләтә шатлык. Хәзер дәвалау учреж­дение­лә­рендә югары техно­логияле җиһазлар белән эш итәбез, бу берничә минут эчендә квалификацияле ярдәм күрсәтү мөм­кин­леге бирә, — дип бил­геләде ул. Аның сүзләрен Иглин үзәк район дәваханәсенең Олы-Теләк табиб амбулаториясе табибы, II дәрәҗә “Ватан алдындагы хез­мәтләре өчен” орден меда­ленә лаек булган Гөлнара Теплова да куәтләде. Ул биредә егерме елдан артык хезмәт сала.

Әзерлек кыза бара

11 июня

7 июньдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Трутнев Уфада төзелүче һәм реконструкцияләнүче объектларны карады. Тәүдә алар Конгресс-холлга килде. Биредә 2015 елда үтәчәк Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керүче дәүләтләр башлыкларының Совет утырышына һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуына әзерлек кысаларында зур реконструкция эшләре алып барыла. Реконструкциядән соң Конгресс-холл бинасында дәүләтләр башлыклары өчен махсус бүлмәләр, сөйләшүләр үткәрү, туклану, штаб биналары, фотога төшү зонасы барлыкка киләчәк. Моннан тыш, халыкара саммитлар эшләгән вакытта Конгресс-холл янында җиңел конструкцияләрдән зур павильон корылачак, ул матбугат үзәге булачак. Реконструкция планы буенча Конгресс-холл янындагы тау битендә сквер булдырылачак, аннан Агыйдел ярына төшәргә мөмкин булачак. Рөстәм Хәмитов билгеләп үтүенчә, Конгресс-холлда төзелеш-монтаж эшләрен 2014 елның ноябренә төгәлләү планлаштырыла. ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларында берничә социаль объект, шул исәптән, “Нефтьче” мәдәният сарае да реконструкцияләнәчәк. Аннары Юрий Трутнев белән Рөстәм Хәмитов “Динамо” стадионында булды, Уфада төзеләчәк Паралимпия үзәге проекты белән танышты. Объектның бәясе — 2,5 миллиард сум. Үзәк 13 гектар мәйданны биләячәк. Ул 37 мең квадрат метр мәйданны үз эченә алачак. Аның составына спорт-демонстрация комплексы, берничә бассейн, уен заллары, шулай ук спортның берничә төре буенча ярышлар үткәрергә мөмкин булган зал, җиңел атлетика манежы керәчәк. Моннан тыш, проектта кафе, кунакханәләр һәм тернәкләнү үзәге төзү күз уңында тотыла. Мондый инфраструктура барлык төр җиңел атлетика ярышларын үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.

Американы да “куып тоттык”

11 июня

10 июньдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов АКШның икътисади миссиясендә катнашучылар — Җиһазлар җитештерүчеләр ассоциациясе делегациясе белән очрашты. Аның составына АКШның Җиһазлар җитештерүчеләр ассоциациясенең халыкара эшчәнлек буенча координаторы Александр Расс, “Oshkosh” компаниясенең Русиядәге вәкиллеге җитәкчесе Энди Верич, шушы компаниянең “аэропорт техникасы” юнәлеше буенча директор Дмитрий Мурыгин, “Altec” компаниясенең БДБ илләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Норман Ноблет, АКШның Русиядәге илчелегенең коммерция хезмәте эксперты Уддин Тимур кергән. — Башкортстан белән АКШ арасында сәүдә әйләнеше күләме якынча 650 миллион доллар тәшкил итә. Бу — зур сан түгел. Әлеге вакытта республикада Америка капиталы катнашлыгында 16 предприятие эшли, — диде Рөстәм Хәмитов. — Товар әйләнеше күләмен сизелерлек арттыру өчен мөмкинлегебез бар, дип исәплим. Без бу юнәлештә эш башладык. Быел Башкортстанның рәсми делегациясе Америка Кушма Штатларында булды. АКШ һәм штатлар хөкүмәтләре дәрәҗәсендә очрашулар үтте. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика тармакларын үстерү мәсьләләре тикшерелде. Бизнес даирәләр белән юл төзелеше, IT- технологияләр, күчемсез милек базарын үстерү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләшүләр алып барылды.

Дәүләт Советында күтәрелгән мәсьәлә үтәлергә тиеш

08 июня

Кичә Уфада Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Трутнев Идел буе федераль округы субъектлары вәкилләре катнашлыгында киңәшмә үткәрде. Ул Дәүләт Советы утырышлары барышында күтәрелгән мәсьәләләрне төбәкләрдә гамәлгә ашыруга багышланды. Чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты. — Дәүләт Советы утырышлары йомгаклары буенча Русия Президенты Владимир Путин йөкләгән бурычларның бер өлеше Хөкүмәткә йөкләтелде. Шул ук вакытта, аларның зур гына өлеше субъектларга юнәлтелде, — диде Юрий Трутнев. — Төбәкләр җитәкчеләре өчен Русия Президентының боерыкларын үтәү өстенлекле юнәлеш булып тора. Русия Федерациясенең барлык субъектлары, шул исәптән, безнең республика, бу эшләрне югары дәрәҗәдә оештырырга омтыла, — диде Президент Рөстәм Хәмитов. — Дәүләт Советында ил өчен иң кискен, көнүзәк мәсьәләләр тикшерелә. Утырыш йомгаклары буенча мөһим карарлар кабул ителә, алар мотлак үтәлергә тиеш. Шул ук көнне Идел буе федераль округы субъектлары вәкилләре бюджетларның баланслануы, төбәк­ләрнең Русия Президентының май аендагы указларын үтәргә әзер булу-булмауны тикшерде. Утырышта субъект башлыклары эшчәнлегенең нәтиҗә­лелегенә бәя бирү методикасын үзгәртү мәсьәләсе дә каралды. — Бүген без биредә Дәүләт Советы утырышлары барышында күтәрелгән мәсьәләләрне гамәлгә ашыру юлларын карадык. Ил өчен мөһим булган җир ресурсларына идарә итү, төбәкләрдә инвестицион мохитне яхшырту, урман хуҗалыгын үстерү кебек ил өчен мөһим темалар тикшерелде, — диде Юрий Трутнев киңәшмәдән соң журналистларга. — Шушы мәсьәләләр буенча субъект вәкилләре чыгышы тыңланды. Ил җитәкчесенең барлык боерыклары да вакытында һәм тулысынча үтәлергә тиеш. Кайбер субъектлар шушы юнәлешләрдә җитди эш башлаган. Мисал өчен, Башкортстанда төбәкнең инвестиция климатын яхшырту җәһәтеннән анык чаралар күрелә, ә җир ресурсларына нәтиҗәле идарә итү буенча Мордовиядә зур эш башкарылган.

Ике як өчен дә отышлы

08 июня

Башкортстанга Чиләбе өлкәсенең рәсми делегациясе килде. Сәфәр кысаларында республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтае белән Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. — Башкортстан Респуб­ликасы белән Чиләбе өлкәсен күптән тыгыз мөнәсәбәтләр бәйли. Социаль-икътисади, мәдәни-рухи бәйләнешләр мөһим әһәмияткә ия, алар халыкларны якынайта, берләш­терә. Моңа кадәр безнең җөмһүриятләр 2003 елгы килешү нигезендә сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итте. Башкортстан күршеләргә нефть, битум, корыч аркан, сөт ризыклары, минераль су һәм башка продукция чыгарды, аннан безгә корыч торбалар, йөк машиналары, күн аяк киемнәре, кондитер һәм макарон изделиеләре китерелде. Чиләбе өлкәсендә бүген 180 мең башкорт яшәве мәгълүм. Алар үз телендә иркен сөйләшә, милли традицияләрен кадерләп саклый, сабантуйлар уздыра. Безнең дуслык вакыт тарафыннан сыналган, — дип билгеләде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. Аның фикеренчә, ике парламент арасындагы дуслыкка федераль законнар чыгаруда бергәләп катнашу да яңа сулыш өрәчәк. Дәүләт җыелышы-Корылтайның күп кенә закон инициативалары Законнар чыгару җыелышы тарафыннан хуплау таба, Дәүләт думасы дәрәҗәсендә каралуга этәрә. Арытабангы хезмәттәшлекне ныгыту һәрьяклап файдалы булачак. Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы Рәисе Владимир Мякуш бүгенге көнне тарихи дип билгеләде һәм ике төбәкнең күптәнге дуслыгын сызык өстенә алды.

Көн үзәгендә — ятим балалар һәм юл проблемасы

08 июня

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үткәргән Хөкүмәт Президиумы утырышында өч мәсьәлә каралды. “Әти-әнисе каравыннан мәхрүм калган һәм ятим балаларны торак бүлмәләре белән тәэмин итү өчен махсус торак фонды оештыру” мәсьәләсе буенча фикер алышу аеруча кискен булды. Президент министрлык һәм ведомстволар берлектә әзерләгән проектларны тәнкыйть итте һәм аны яңадан әзерләргә күрсәтмә бирде. Көн тәртибендә шулай ук гомум кулланыштагы автомобиль юлларын 2030 елга кадәр камилләштерү һәм үстерү стратегиясе һәм “2013-2018 елларда Башкортстан Республикасында транспорт системасын үстерү” турында озак вакытка исәпләнгән программа тикшерелде. Беренче мәсьәлә республикада авыр проблема булып кала, шуңа ул Хөкүмәт игътибарыннан төшми. Әлеге категориядәге балаларны торак белән тәэмин итүгә шактый финанс ресурслары бүленә. Соңгы өч елда, мәсәлән, республика казнасыннан 1,2 миллиард сумнан күбрәк акча тотынылды. Дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә 1272 бала торак белән тәэмин ителде. Шул ук вакытта, республика законнары үзгәрү сәбәпле, әлеге категориядәге балаларның шушы проблемасын хәл итү урындагы үзидарә орган­нарына йөкләтелде. — Ел саен кабатлана килүче төп проблема — шушы максатларга бүленгән акчаның тулысынча үзләш­терелмәве. Аның да берничә сәбәбе бар. Хакимиятләр, законда кабул ителгән норма буенча, эконом-класслы әзер торак сайлый һәм сатып алалмый. Моңардан тыш, социаль торак төзү өчен җир бүлү, инженерлык инфраструктурасын әзерләү акланмаслык дәрәҗәдә озакка сузыла. Үткән елда ук торак белән тәэмин ителергә тиешле 98 бала һаман да чират көтә, — диде Рөстәм Хәмитов.

2020 елга кадәр стратегия тикшерелде

06 июня

Башкортстан Президенты каршындагы Инвестицион мохитне яхшырту буенча иҗтимагый совет утырышында 2020 елга кадәр Башкортстанның инвестицион үсеш стратегиясе тикшерелде. Соңгы еллардагы инвестицион эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләгәндә Рөстәм Хәмитов уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Соңгы елда чит ил инвестицияләре 600 миллион долларга җиткән. Президент сүзләренә караганда, быел чит ил инвестицияләре күләменең артуы күзәтелә. Гыйнвар-мартта ул 140 миллион доллар тәшкил итте. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3,5 тапкыр күбрәк. Кипр, Австрия, Германия һәм Корея Республикасы компанияләре актив эшли. Башкортстан — уңайлы инвестицион мохит формалаштыру буенча башкарма власть органнары эшчәнлеге стандартын кертүче 12 сынау төбәкләренең берсе. Бу стандартны Башкортстанда кертүне гамәлгә ашыру буенча 2020 елга кадәр республиканың инвестицион үсеш стратегиясе әзерләнә. Аның проектын Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Евгений Маврин тәкъдим итте. Документны Икътисади үсеш министрлыгы һәм “Эксперт РА” белгечләре әзерләгән.

Иң мөһиме – билгеләнгән максатлар тормышка ашсын!

05 июня

Рөстәм Хәмитов Уфадагы унбер төзелеш объектында булды. Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Уфада төзелүче объектлар белән танышты. Төзүчеләр Президентка эш барышы турында сөйләде һәм үзләрен борчыган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Бакалы урамындагы 25 катлы өч йортны “СтройФедерация” оешмасы төзи. Оешма җитәкчесе Вадим Гатауллин барлык буяу-төзекләндерү эшләре тәмамлангач кына йортның файдалануга тапшырылачагы турында белдерде. Шулай ук биредә янгынга каршы һәм саклык сигнализацияләре дә урнаштырылачак. Проект буенча ике йортта һәркайсы 160 урынлык балалар бакчалары ачу каралган. Идарә итүче компания төзеләчәк, автомобильләрне парковкалау урыны булдырылачак. Президент йортның файдалануга тапшырылу вакыты һәм фатирларның бәясе белән кызыксынды. Вадим Гатауллин бер квадрат метрның бәясе 50-60 мең сум булуы, 31 декабрьгә беренче өй туйлаучылар яңа фатирларга күчәчәге турында җиткерде. “ВДНХ ЭКСПО” комплексы күргәзмә һәм сәүдә павильоннарыннан торачак. Бина 45 мең квадрат метр мәйданны били. Беренче павильонда төзелеш эшләре тәмамлануга якынлашкан. Биредә шулай ук 300 урынлык парковка булачак. Комплексның тирә-ягы төзекләндереләчәк һәм ял итүчеләргә уңайлыклар тудырылачак. Президент Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов алдында биредә велосипед юлы төзү, парк белән яхшы ял зонасы булдыру бурычы куйды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»