Сәясәт

Депутатлыкка кандидатлар күрсәтелә

10 июля

Республикада бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм урындагы үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтелә.

Партияләр күпләр алар, эшлеклеләре сирәк..

02 июля

Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларда бердәм һәм уяу булыйк!

Узган атнада Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышы үтте. Аның үзенчәлеге шунда: язгы сессиядә дә, дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлегендә дә ул соңгысы булды. Шуңа бәйле утырышта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты һәм әлеге составтагы парламент эшчәнлегенә югары бәя биреп, рәхмәт белдерде.

Башкарасы эшләр күп әле

02 июля

2015 елда Башкортстанда үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек кысаларында Уфа зур төзелешләр мәйданына әверелде. Тимер юл вокзалын, аэропортны һәм транспорт челтәрләрен үзгәртеп кору буенча күләмле эшләр бара. Башкала транспорт инфраструктурасының саммитларга әзерлеге белән шушы көннәрдә Русиянең транспорт министры урынбасары Николай Асаул җитәкчелегендәге делегация танышты. Эш йомгаклары Республика йортында Президент Рөстәм Хәмитов үткәргән киңәшмәдә тикшерелде.

Сайлауларны мәгълүмати тәэмин итү

29 июня

Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында республиканың Үзәк сайлау комиссиясе Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән берлектә киңәшмә үткәрде. Ул Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга 8 сентябрьдә үтәчәк сайлауларны мәгълүмати тәэмин итү темасына багышланды. Анда республиканың матбугат һәм электрон мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрүне яктыртачак журналистлар чакырылды.

Дүртенче чакырылыш “бишле”гә эшләде

28 июня

Президент Рөстәм Хәмитов әлеге составтагы парламент эшчәнлегенә югары бәя бирде

Кичә Уфада дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның 64нче утырышы үтте. Утырыш эшендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады.

Кандидатлар исемлеге расланды

26 июня

Бердәм сайлау округы һәм бермандатлы сайлау округлары буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатлар исемлеге “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясендә расланды. Карар яшерен тавыш бирү нигезендә кабул ителде.

Төп максат – инвестицияләр һәм кадрлар!

25 июня

Мәгълүм булуынча, сентябрьдә республикада парламент сайлаулары үтәчәк. Шушы уңайдан Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт йортында “Бердәм Русия” партиясенең Дәүләт җыелышы-Корылтайга бер төркем депутатлыкка кандидатлары белән очрашты. Кандидатлар алдында нинди максатлар куела? Халык ышанычын аклау өчен нинди мәсьәләләрне беренче чиратта хәл итәргә кирәк? Очрашуда шул хакта да сүз барды.

Законнарның үтәлеше экологиядә чагыла

22 июня

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Башкортстан Республикасында югары экологик үсеш стандартларына ирешү — заман таләбе” дигән темага парламент тыңлаулары үтте. Анда депутатлар, федераль контроль һәм күзәтчелек органнары, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларында сүз республикада һәм аерым торак пунктларында экологик хәл торышы, гамәлдәге законнарның үтәлеше һәм аларга үзгәрешләр кертү турында барды.

Принцесса белән очрашу

21 июня

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Бахрейн принцессасы белән очрашты. “Рияда” төркеме президенты Шәйхә Дейя бине Ибраһим Әл Хәлифә эш сәфәре белән Башкортстанга килде. Очрашуда Башкортстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек, инвестицияләр һәм берлектәге халыкара проектларда катнашу турында сүз барды.

Әзерлек оешкан төстә бара

20 июня

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 2015 елда Уфада ШОС әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы утырышын һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыкларының очрашуын үткәрүгә әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышын үткәрде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»