Сәясәт

Дума депутаты халыкны кабул итте

29 августа

Дәүләт думасының Мәдәният комитеты рәисе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина төбәк атналыгы кысаларында Тәтешле районында гражданнарны кабул итте. Районда яшәүчеләр депутатка шифаханә-курортта дәвалануда ярдәм күрсәтүдән алып, илебездәге мәгариф системасын камилләштерүнең актуаль проблемаларына кадәр төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте.

Яңару курсы – гамәлдә

14 августа

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Стәрлетамакта эш сәфәрендә булды. Ул икътисади һәм социаль әһәмияттәге объектларны карады. Узган елның декабрендә файдалануга тапшырылган “Вториндустрия” җәмгыятенең чүп-чарны сортларга аеру комплексы елына йөз мең тоннадан артык көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә сәләтле. Калдыкларның яртысы диярлек икенче тапкыр эшкәртүгә озатыла, аннан 40 төрдән артык файдалы компонентлар алына. Президент станция эше белән танышты.

Сайлау алды агитациясе башланды

13 августа

5 августта Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауга агитация үткәрү өчен түләүсез эфир вакыты һәм киңкүләм мәгълүмат чараларында түләүсез басма мәйданы бүлү буенча жирәбә үткәрде.

Сайлауда “сайрау” күп була...

13 августа

Депутатлыкка кандидатларның агитация чоры башланды

Бишенче чакырылыш Дәү­ләт җыелышы-Корылтайга сайлау кампаниясе финиш сызыгына чыкты. Үткән дүшәмбедә үткәрелгән жирәбә нәтиҗәләренә ярашлы, республиканың дәүләт киңкүләм мәгълүмат чараларында партияләрне һәм кандидатларны агитацияләү чоры башланды. 8 сентябрьдә исә республика халкы тавыш бирү өчен сайлау участокларына барачак.

Сайлаулардан читтә калмагыз

07 августа

“Сайлау бюллетенендә 12 партия исемлеге булачак”, — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев. Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауда катнашу өчен кандидатлар 21 июньнән 21 июльгә кадәр документлар тапшырды. Республика буенча 39 партиянең төбәк бүлекчәсе сайлауларда катнашу хокукына ия булды. Бермандатлы 55 округтан барлыгы 444 кеше кандидатурасы тәкъдим ителде. Аларның 40ы сайлауларда катнашу теләген үзләре белдерсә, калганнарын унтугыз партиянең төбәк бүлекчәләре билгеләгән.

Заманча, сыйфатлы юллар кирәк!

30 июля

Рөстәм Хәмитов шундый бурыч куйды

27 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Кушнаренко районында М-7 “Волга” трассасын реконструкцияләү барышы һәм Уфаның Затон микрорайонын урап узучы автомобиль юлы һәм күпер төзелеше белән танышты.

Үзәк сайлау комиссиясе отчет тотты

27 июля

Уфада территориаль сайлау комиссияләре рәисләре һәм бухгалтерлары семинары үтте. Анда Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев, аның урынбасары Наилә Алтынова, комиссиянең секретаре Марина Долматова катнашты.

Рөстәм Хәмитов Америкада

25 июля

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларында булды. Делегация составына Хөкүмәт, сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары, муниципалитет башлыклары, финанс һәм сәнәгать оешмалары җитәкчеләре керде.

Килешүгә кул куелды

20 июля

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайда Башкортстанның һәм Ырынбур өлкәсенең яшьләр парламенты хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Яшьләр палатасы рәисе Николай Самойленко кунакларны палатаның эше белән таныштырды.

Сайлаучылар ышанычын аклау - намус эше

11 июля

Дәүләт думасы депутаты Иршат Фәхретдинов белән әңгәмә

— Сез — тәҗрибәле депутат, бишенче чакырылыш Дәүләт думасында эшләдегез, әле дә шул өлкәдә хезмәт итәсез. Сезнең өчен парламентта эшләү нәрсә ул? — Беренчедән, форсаттан файдаланып, Башкортстан сайлаучыларына илнең иң югары законнар чыгару органында үзләренең мәнфәгатьләрен кайгыртуны ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт белдерәм. Парламентта эшләү — минем өчен җаваплы бурыч, аны намус белән башкарырга тырышам. Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнарның социаль проблемаларын хәл итүгә аеруча зур игътибар бүләм. Ватаныбыз иреген һәм бәйсезлеген саклап калганнары өчен без ата-бабаларыбыз алдында мәңге бурычлы. Безнең солдатлар Әфганстан, Төньяк Кавказ сугышларында интернациональ бурычларын намус белән үтәде. Хәрби батырлыклары өчен алар аерым ихтирамга лаек. Парламентта эшләү ул Дәүләт думасы комитетлары утырышында катнашу, закон проектларын әзерләү генә түгел, ә төбәкләрдә сайлаучылар белән даими эш алып бару да. Ай саен “Бердәм Русия” партиясе рәисенең төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итәм, районнарга чыгып, күчмә кабул итүләр оештырам. Һәр очракта 150-200 кеше мөрәҗәгать итә, шуларның 30-40ы үтенечләрен язма рәвештә калдыра. Депутат бөтенесен дә булдыра һәм барлык мөрәҗәгатьләрне дә уңай хәл итә алмый, әлбәттә, әмма мин бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйм.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»