Сәясәт

Вәгъдә бирү генә җитми, аны үтәргә кирәк!

24 сентября

Республикадагы төрле дәрәҗә власть органнары һәм дәүләт институтлары Президент үрнәгендә кайчан чын-чыннан халык өчен эшли башлар? Узган атна республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы вакыйгаларга бай булмады. Әле ике атна элек кенә умарта күче­дәй гөжләп торган республика, гүя туй үткәргән йорт кебек, бер мизгелгә “йокыга талды”. Бу аңлашыла да. Озын җәй дәвамында башкарма власть җитәкчелегенә дә, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына да, урындагы үзидарә органнарына һәм бюджет хез­мәткәрләренә дә тынгы бирмәгән сайлау кампаниясе, ниһаять, артта калды. Сайлау нәтиҗәләре билгеле булып, рәсми игълан ителүгә ялга сусаган җитәкчелек тә бераз тын алырга булды шикелле. Һәрхәлдә, 19 сентябрьдә Башкортстанга Русиянең төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Дарькинның килүен исәпкә алмаганда, республикада узган атнадагы иҗтимагый-сәяси тормыш аерым игътибарга лаек, башкача ниндидер мөһим вакыйга белән билгеләнмәде. Шулай итеп, озын җәй дәвамында республика халкына тормыш сыйфатының күзгә күренеп яхшырачагы турында сөйләгән партияләрнең, күпсанлы кан­дидатларның, шул исәптән, бишенче чакырылыш парламентка сайланган­нарының да, вәгъдәләрен үти башлавы әлегә кичектерелеп торды. Шулай да озакка түгелдер дип ышанасы килә. Башкортстан Президентының 18 сентябрьдә дөнья күргән указына ярашлы, бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тәүге утырышка 3 октябрьдә җыелырга, ягъни эш башларга тиеш. Бүген исә яңа сайланган депутатлар беренче утырышны үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәгә җыелачак. Рөстәм Хәмитовның икенче указына ярашлы, Башкортстан Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе җитәкчесе Альбина Воробьева — республика Президентының, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Лихачев Хөкүмәтнең Дәүләт җыелышы-Корылтайдагы тулы вәкаләтле вәкилләре булачак. Болардан чыгып, яңа парламент, чыннан да, тәүге көннәрдән үк республикадагы башкарма власть белән бер йөгәндә нәтиҗәле эш башлар һәм сайлау кампаниясе барышында кемузардан яңгыратылган вәгъдәләр кәгазьдә генә калмас, аларны тормышка ашыру буенча максатлы дәүләт сәясәте җәелдерелер, дип өметләнергә кирәк. Һәм, безнең карашка, бу яңа сайланган депутатларның намус эше генә түгел, ә республикадагы тормышны сәламәтлән­дерү, барлык тиешле дәүләт институтларын нәтиҗәле эшкә кушу өчен дә көн таләбе булып тора. Һәрхәлдә, республика җитәкчелеге кешеләр өчен эшләүне һәр дәрәҗәдә һәм һәр өлкәдә төп өстенлек итеп билгеләп тә, адым саен моның киресенә юлыгабыз икән, бу иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади тормышның алга баруы турында түгел, артка тәгәрәве турында сөйли. Мисал эзләп ерак барасы түгел. “Башинформ” мәгълүмат агентлы­­гының яңалыклар тасмасында чагылыш тапкан узган атнадагы аерым хәл-вакыйгаларга һәм үзебезнең гәзит редакциясенә килгән кайбер мөрәҗәгатьләргә тукталып үтү дә җитә.

Сергей Дарькин: “Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк”

21 сентября

19 сентябрьдә республика Хөкүмәтендә Русиянең төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Дарькин катнашлыгында үткән киңәшмәдә берничә мөһим мәсьәлә каралды. Утырышны Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Рәүф Ногманов алып барды. — Башкортстан — Идел буе федераль округында тотрыклы үсешүче төбәкләрнең берсе. Без артта калучы төбәкләргә күбрәк игътибар бирәбез. Республика тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, дигән фикердә торам. Бүген без бирегә мәсьәләләрне хәл иткәндә федераль власть ничек ярдәм күрсәтә алуын билгеләү өчен җыелдык, — диде Сергей Дарькин. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев Әбҗәлил һәм Белорет районнарында су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча алып барылучы эш белән таныштырды. — Көчле яңгыр яву, су күтәрелү нәтиҗәсендә Хөкүмәт карары белән Әбҗәлил һәм Белорет районнарында 9 августта гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Су басудан 43 торак пункты, 1127 шәхси хуҗалык, 35 күпфатирлы йорт, 13 коммуналь инфраструктура объекты, 2 сәламәтлек саклау, 5 мәгариф учреждениесе, 33 күпер, 13 километр автомобиль юлы зыян күрде. Гомум зыян күләме 857 миллион сум тәшкил итте. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 3609 кеше зыян күрде. Халыкны эвакуацияләү яхшы оештырылды, алар кирәк-ярак белән тәэмин ителде, һәлак булучылар юк. Табигать казасы нәтиҗәләрен бетерүгә 1329 кеше, 193 берәмлек техника җәлеп ителде, — диде Марат Шәриф улы. Бүгенге көнгә зыян күрүчеләрнең барысы да акчалата ярдәм алган. Шушы максатта республика бюджетыннан — 17 миллион, федераль бюджеттан 40 миллион 530 мең сум бүленгән.

“Властьны эшләргә мәҗбүр итәчәкбез!”

18 сентября

Шушы девиз астында сәяхәт итүче ЛДПР поезды Уфада тукталды Кичә Уфаның тимер юл вокзалында ЛДПР партиясе вәкилләре халык белән аралашты. 15 сентябрьдә Мәскәүдән кузгалган 14 вагонлы поезд, 32 мең чакрым үтеп, Вла­ди­востокка кадәр бара, аннары яңадан Мәскәүгә кайтачак. 41 көн дәвам итәчәк сәяхәт барышында акти­вист­лар һәм депутатлар 400 тукталыш эшләячәк. Уфа тимер юл вокзалында поезд иртәнге 9да тукталды. Биредә бер төркем халык җыелган иде инде. Бер сәгать дәвам иткән очрашуда партия вәкилләре халык белән аралашты. Депутатлар төркемендә килгән ике юрист гражданнар соравына җавап бирде. Киләсе елга партия 25 еллык юбилеен билгеләячәк. Русия Федера­циясендә беренчеләрдән булып рәсмиләштерелгән, партияне озак еллар илнең сәяси тормышында кайнаучы иң актив сәясәтче Владимир Жириновский җитәкли. Ләкин башка партияләр арасында ЛДПР иң яше булып та тора, чөнки безнең депутатларның уртача яше 41дән артмый. Бу җәһәттән безнең арада иң яшь комитет рәисе Ярослав Нилов, Смоленск өлкәсе губернаторы Алексей Островскийның булуы партиянең киләчәге булуын дәлилли.

Алмалар алланып пешкән, тормыш та кайнап тора!

17 сентября

Рөстәм Хәмитов Бөре шәһәренең 350 еллыгы уңаеннан бәйрәм чараларында катнашты Узган шимбәдә Бөре шәһәре 350 еллык юбилеен билгеләде. “Бөре алмасы” фестивале дә агымдагы елда юбилей кысаларында үтте. Кунакларга һәм шәһәр халкына үзенчәлекле күңел ачу программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм чараларында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты. Президент “Берендей” ден­дропаркында булды, анда “Балачак бакчалары” дигән белем бирү учреждениеләре укучы­ларының IV республика фәнни-гамәли конференциясе һәм алма тематикасына конкурс үтте. Конференциядә республика буенча 130дан артык укучы катнашты. Эш бакчачылык, чәчкә үстерү, ландшафт ди­зайны секцияләре буенча оештырылды. Уфа шәһәре, Бла­говещен, Яңавыл, Бөре, Дүрт­өйле, Шаран, Кушнаренко, Әлшәй, Уфа, Борай, Туймазы, Мишкә районнары укучылары үз эшләрен тәкъдим итте. Яшь экскурсоводлар рес­пуб­лика җитәкчесен дендро­парк белән таныштыр­ды. Би­редә үк фиточәй дегустациясе, алма төрләре белән танышу оештырылды.

Сайлау кампаниясе тәмам, көрәш дәвам итә...

17 сентября

Гамәлдәге властька каршы аерым сәяси көчләр һаман да җиңелүен танырга, тынычланырга теләми Озын җәй дәвамында республикадагы иҗтимагый-сәяси тормышны җанлы хәрәкәттә тоткан бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлау кампаниясе, шулай итеп, артта калды. Узган атнада парламентка сайлау нәтиҗәләре турында республика Үзәк сайлау комиссиясе карары дөнья күрде. Аңа ярашлы, бердәм республика округы буенча да, бермандатлы 55 округ буенча да сайлаулар үткән дип табылды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайдагы 110 депутат мандатының 80 процентын, ягъни 88 урынны “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар алды. 13 сентябрьдә Уфада “Бер-дәм Русия” сәяси партиясе төбәк бүлекчәсенең конференциясе үтте. Аның эшендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады. — “Бердәм Русия” үз янында күпчелекне җыеп, янә бер тапкыр милли бердәмлек партиясе статусын раслый алды. Бүген партия үзендә иҗади һәм гыйльми интеллигенция-дән, бизнесменнардан, авыл эшчәннәреннән һәм эшчеләр-дән, табиблардан һәм укытучылардан, ветераннардан һәм яшьләрдән торучы зур көчне берләштерә. Илнең башка төбәкләрендә дә партиянең тәэсир көче үсә бара. 8 сен-тябрьдә Русиянең барлык 16 төбәгендә үткән урындагы парламентларга сайлауларда да партия ышанычлы җиңүгә иреште. Бу җәһәттән безнең республика “Бердәм Русия” партиясе иң күп тавыш җыйган беренче өч төбәк исемлегенә керде. Партиянең Дәүләт җыелы-шы-Корылтайга сайлауларда җиңүе табигый. Әлеге җиңүгә ул кризис нәтиҗәләрен гамәл-дән чыгару һәм икътисадны күтәрү, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга гаять зур көч салуы белән иреште, — диде конференциядә Рөстәм Хәмитов.

Президент АКШ делегациясе белән очрашты

12 сентября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында АКШның Екатеринбургтагы Генеральный консулы Отто Ханс Ван Майерссен җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. — Инвестицияләр җәлеп итү өчен күп нәрсә эшлибез. Узган елда республика икътисадына инвесторлар тарафыннан 7 миллиард доллар акча салынды. Чит ил инвестицияләре 600 миллион доллар тәшкил итте. Бүген гомум бәясе 700 миллиард сум, ягъни 20 миллиард доллар булган 110 проект гамәлгә ашырыла. Ачыклык, бизнес алып бару өчен уңайлыклар тудыруда без ил буенча лидерлар исәбендә, — диде Рөстәм Хәмитов. Быел Standard&Poor;’s һәм Moody’s халыкара рейтинг агентлыкларының республика рейтингын күтәрүе турында да әйтеп үтте Президент. Көндәшлеккә сәләтлелек буенча республика Русиянең 83 төбәге арасында җиденче урын били. Бизнес алып баруда уңайлылык буенча “Форбс” журналы Уфаны Русия шәһәрләре арасында икенче урынга куя. Сатып алуларның ачыклыгы рейтингында узган елда, Мәскәүдән генә калышып, республика икенче урын яулады. “Иң аз икътисади хәвеф” номинациясендә Башкортстан икенче ел рәттән беренче урын яулый. Бу рейтингны “Эксперт” агентлыгы төзи.

Сайлау — властька ышаныч референдумы да...

11 сентября

Президент Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, республика бу имтиханны уңышлы тотты 9 сентябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов журналистлар өчен брифинг үткәрде. Анда сүз, тәү чиратта, Дәүләт җыелышы -Корылтайга үткән сайлаулар турында барды. — Тавыш бирүдә катнашучыларга, якшәмбе көнне сайлау участокларына килеп үзләренең гражданлык бурычын үтәүчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм, — диде Рөстәм Хәмитов. — Сайлауларда ирешелгән нәтиҗә кешеләрнең хис-эмоцияләр тәэсирендә түгел, ә уйлап тавыш бирүләре турында сөйли. Власть структураларының эшенә бәя бирү өчен вакыт тапкан һәркемгә зур рәхмәт. Чөнки сайлау — ул гражданнар төбәктәге һәм илдәге хәлләргә бәя бирүче үзенчәлекле референдум. Власть партиясе югары нәтиҗәгә иреште, “Бердәм Русия” өчен 76 проценттан күбрәк тавыш бирелде. Бу тагын бер тапкыр партиянең хаталар өстендә эшләве, кешеләргә кирәкле юнәлештә эшчәнлек алып ба­руын дәлилли. Партия әгъза­лары зур эш башкардылар, сайлаучылар, халык белән очраш­тылар. Меңләгән очрашу­лар үткәрделәр. Халык­ка үз пози­ция­ләрен аңлат­тылар, планнары турында сөйләделәр, республи­каның үсеш юнәлеш­ләре белән таныш­тырдылар. Әле генә миңа “Бердәм Русия” партиясеннән бер кандидат шалтыратты, ул рес­публиканың ике районында 130 очрашу үткәргән. Бу — зур эш. Ирешелгән уңыш — депутатлыкка кан­дидатларның зур хезмәт нәтиҗәсе.

Сугыш кемгә кирәк?

10 сентября

Гади америкалылар НАТО гаскәрләренең Сүриягә басып керүен һич кенә дә теләми Мәгълүм булуынча, Сүриядә химик корал куллану нәтиҗәсендә бер меңнән артык кешенең гомере өзелде. Оппозиция дә, НАТО да бу вәхшилектә урындагы властьны гаепли. Үз чиратында, рәсми Дамаск фаҗигане каршы торучы көчләр тарафыннан махсус рәвештә оештырылган теракт, дип исәпли. Берләшкән милләтләр оешмасының Хә-вефсезлек Советы әгъзалары Сүриягә НАТО гас-кәрләрен кертеп, “тәртип урнаштыру” турында сүз алып бара. Русия белән Кытай мәсьәләнең тыныч юл белән хәл ителүе яклы. Күренүенчә, Сүриядә Югославиядәге, Гыйрактагы һәм Ливиядәге хәл-вакыйгаларны кабатларга теләүчеләр дә бар. Һәм биредә, тәү чиратта, АКШ Президенты Барак Оба-маның кулы сизелә. Шул ук вакытта, АКШ гражданнары Якын Көнчыгышта яңа сугыш уты кабынуга кискен каршы. АКШның иң абруйлы “Нью-Йорк таймс”, “Вашингтон пост” гәзитләренең сайтларындагы фикер алышу нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Пенсильвания штатының Малверн районында яшәүче Брайан Барреттның фикере аерым игътибарга лаек. “Әле-ге вакытта Сүрия АКШка куркыныч белән янамый. Безнең гаскәрләрнең бу илгә басып керүенең мәгънәсе бармы? Конфликт Өченче Бөтен-дөнья сугышы кабынуга сәбәпче булмасмы? Бөек Британия Премьер-министры Дэвид Кэмерон белән Германия канцлеры Ангела Мер-кельның сугыш башларга икеләнүе куанычлы яңалык. Шул ук вакытта, Франция Президенты Олландның ил парламенты белән сугышта катнашу мөмкинлеге турында фикер алышуына гаҗәп-ләндем. Ничек кенә булса да, Президент Обама әлеге карарына бәйле Конгресс белән фикер алышырга бурычлы”, — дип язган ул.

Халык лаеклыларны сайлады

10 сентября

8 сентябрьдә үткән сайлаулар нәтиҗәсе буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайда 6 партиянең төбәк бүлекчәләре вәкилләре эшләячәк. Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участокларында 5 меңнән артык күзәтүче булган, шуларның 2702се “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенеке. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада яшәүчеләрнең 53,35 проценты тавыш бирүдә катнашкан. Салават (35%), Күмертау (33%), Сибай (29%) шәһәрләрендә, Уфа районының Дим, Совет һәм Киров районнарында яшәүчеләр сайлауларда активлык күрсәткән. Сайлауларда барлыгы 1 миллион 584 мең 66 кеше катнашкан һәм “Бердәм Русия”, “КПРФ” партияләренең төбәк бүлекчәләре 7 проценттан артык тавыш җыйган.

Халыкны сайлауларга бәйле нәрсәләр кызыксындыра?

03 сентября

Бер сәгать дәвамында Хәйдәр Вәлиев утыздан артык сорауга җавап бирде 8 сентябрьдә үтәчәк парламент сайлаулары алдыннан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев “Туры элемтә” үткәрде. Зианчура, Тәтешле, Әбҗәлил, Зилаер, Туй­мазы һәм башка районнарда, Уфа, Баймак, Сибай, Яңавыл шәһәрләрендә яшәүче сайлаучылардан 30дан артык сорау бирелде. “Туры элемтә”дә Мәскәү кеше хокуклары бюросы директоры, Русия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Иҗтимагый фәнни-методик консультатив Совет Президиумы әгъзасы Александр Брод, шулай ук республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты. Түбәндә “Туры элемтә”дә яңгыратылган сораулар һәм аларга җаваплар тәкъдим итәбез. — Ни өчен сайлаулар 8 сентябрьдә үтә? Элек сайлаулар яз да, көз дә үтә иде. — 2012 елда Бердәм тавыш бирү көне кертү турында федераль закон кабул ителде. Яңа тәртипкә ярашлы, төбәк сайлаулары ике тапкыр — мартта һәм октябрьдә түгел, бер генә тапкыр — сентябрь­нең икенче якшәмбесендә үткә­реләчәк. Быел ул 8 сентябрьгә туры килә. Дәүләт думасына сайлаулар үткән елларда төбәк сайлаулары алар белән бергә үтәчәк. Бердәм тавыш бирү көне кертү идеясе 2012 елда ул вакыттагы Президент Дмитрий Медведевның төбәкләр сәясәтчеләре белән очрашуында яңгыратылды. Дәүләт башлыгы бу тәкъдимне хуплады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»