Сәясәт
Яңа мөмкинлек яңа таләпләр куя
19 августаРусия Хөкүмәтенең АКШ һәм Евросоюз илләреннән азык-төлек сатып алуны туктатуы Башкортстан сәүдә нокталарында ничек чагылачак?
Башкортстан мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячак
16 августаРусиягә чит илләрдән авыл хуҗалыгы продуктлары кертүне тыю беренче чиратта үзебезнең агросәнәгать комплексын үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк. Халкының 40 процентына якыны авылда яшәүче Башкортстанда агросәнәгать тармагы бигрәк тә үсешнең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Бу турыда республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов ИТАР-ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәдә бәян итте.
Контроль булган җирдә законнар да үтәлә!
14 августаБөтенрусия киңәшмәсендә транспорт өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.
Кичә Уфада Транспорт өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте Дәүләт автомобиль һәм юл надзорының урындагы идарә җитәкчеләре катнашлыгында Бөтенрусия киңәшмәсе үтте. Анда Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов катнашты.Уфа тагын да матурланачак
12 августа9 августта Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Уфа буенча эш сәфәре барышында 2015 елда үтәчәк Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары советы утырышына һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре җитәкчеләре очрашуына әзерлек һәм аларны үткәрү кысаларында объектлар төзелеше һәм үзгәртеп кору эшләре белән танышты.
Саммитлардан соң чиратта Бөтендөнья уеннарымы?
07 августаКичә Мәскәүдә, ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә, Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов 2021 елда Бөтендөнья уеннарын Уфада үткәрүгә заявка бирү китабын тәкъдим итте.
Рөстәм Хәмитов, Уфа заявкасы җиңгән очракта, Бөтендөнья уеннары уңышлы үтәчәгенә ышаныч белдерде.
Үз көчебезгә ышанырга тиешбез
02 августаБашкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов кичә “Маяк” радиосының туры эфирында чыгыш ясап, Русия икътисадының бүгенге торышына карата үз фикерен белдергәндә, “әле бездә процессларны кабаттан төшенеп җиткерү һәм яңа үсеш вариантлары эзләү чоры”, диде. Хәбәрчеләрнең Көнбатышның Русиягә каршы игълан ителгән санкцияләре турындагы сорауларына җавап биргәндә республика җитәкчесе, “бары тик үз көчеңә таянып эшләргә кирәклеген бизнес аңлады”, дип билгеләде.
ШОС һәм БРИКС саммитлары: үзәктә – Башкортстан
26 июляБашкортстанның ШОС һәм БРИКСилләре белән хезмәттәшлеге.
ШОС (Шанхай хезмәттәшлек оешмасы) — 2001 елда Кытай, Русия, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан лидерлары төзегән халыкара оешма. Төп бурычлары: хәвефсезлек һәм тотрыклылыкны ныгыту, террорчылык, наркотрафик, экстремизм, сепаратизм белән көрәшү, икътисади бәйләнешләрне ныгыту, мәдәният һәм фән өлкәсендә тәҗрибә алышу.
БРИКС – 5 ил кергән оешма: Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы. Оешмага тиз үсешүче илләр керә. Алар дөнья икътисады өчен мөһим ресурсларга бай.
Бразилия — авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп җитештерә;
Русия — табигый ресурслар;
Һиндстан — арзан интеллектуаль ресурслар;
Кытай — көчле сәнәгать базасы;
Көньяк Африка Республикасы — табигый ресурслар.
“Эшкуарлыкны үстерү — безнең мөһим бурыч”
26 июля24 июльдә Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов Нефтекама шәһәрендә булды. Биредә ул эшкуарлар белән очрашу үткәрде, шулай ук сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге һәм шәһәрнең социаль инфраструктурасы белән танышты.
Бөтендөнья мирасы булырдай байлыкларыбыз бар
12 июляРеспубликада ЮНЕСКО хәрәкәте киң колач ала
Башкортстан Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов республикага эш сәфәре белән килгән ЮНЕСКО делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Ун кандидат эш башлады
12 июляБашкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгында кандидатларны тәкъдим итү тәмамлану уңаеннан матбугат конференциясе үткәрде. Анда шулай ук рәис урынбасары Наилә Алтынова һәм Комиссиянең секретаре Марина Долматова катнашты.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”