06.09.2014 - Сәясәт

СаЙлауларга игътибар арта

4 сентябрьдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев “туры линия”дә гражданнар сорауларына җавап бирде. Бер сәгать дәвам иткән аралашуда өч дистәдән артык сорау яңгырады.

Әбҗәлил, Кырмыскалы, Бәләбәй районнарындагы кайбер сайлау участоклары үзләренең күренекле якташлары исемен йөртә башлады. Ни өчен мин яшәгән Баймак районында да андый участок юк? Аларга исем бирү өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк? — диде Баймак районында яшәүче хезмәт ветераны Рәшит Үтәев.
Апрельдә Идел буе һәм Урал федераль округларында сайлауларны оештыручыларның семинар-киңәшмәсе үтте. Уфада үткән бу чарага Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров килде. Шул вакытта ул кайбер үрнәкле сайлау участокларына билгеле шәхесләрнең исемен бирү турында фикер белдергән иде. Әлеге башлангычны сез телгә алган районнар зур теләк белән кабул итте. Баймак районында да билгеле кешеләр күп, киләчәктә сездән дә тәкъдимнәр көтәбез.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»