06.09.2014 - Сәясәт

Көчле республика һәрвакыт алга барырга тиеш

Кичә Стәрлетамак шәһәрендә Башкортстан муниципаль берәмлекләренең V съезды үтте. Анда республиканың барлык районнарыннан 1100 делегат җыелды. Съезд эшендә Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

Форумда республикада “Русия Федерациясе субъектлары дәүләт властеның законнар чыгару һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында “Федераль законның 26.3 статьясына үзгәрешләр кертү турында“ Закон положениеләрен тормышка ашыру барышы тикшерелде.
Рөстәм Хәмитов, делегатларны сәламләп, форумның мөһимлеген билгеләп үтте.
— Халык безгә ышанып власть тапшырган һәм бездән бары тик яхшы үзгәрешләр көтә. Тормыш яхшыра: йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә, дәваханәләр һәм фельдшер пунктлары ачыла, авыл хуҗалыкларына заманча техника сатып алына. Зур эшләр башкарылды, әмма башкарасылары тагын да зуррак, чөнки халык өчен лаеклы тормыш шартлары булдырылырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Эшлекле җыен шатлыклы хәбәрләргә бай булды. Быелга кадәр республика бюд­жетыннан һәр авыл биләмәсенә ел саен 400 мең сум бүленеп бирелгән булса, киләсе елдан әлеге түләүләр 20 процентка артачак һәм 500 мең сум тәшкил итәчәк. Рөстәм Хәмитов кушуы буенча, моның өчен Финанслар министрлыгы тиз арада бюджет проектына үз­гәрешләр кертергә тиеш.
Республика җитәкчесе, һәр районның үз бренды булырга тиеш, дип басым ясады. Мәсәлән, Бөрҗән районы үзенең бал кортлары, Бөре шәһәре алмалары, ә Бүздәк тәмле томат пасталары белән дан тота. Районның танылуы инвесторларда кызыксыну уятачак, ә бу исә, үз чиратында, яңа объектлар төзелү, эш урыннары арту дигән сүз.
Рөстәм Хәмитов авыл мәдәният йортларына игътибар арттыруны таләп итте. Бүген республикада барлыгы 2200 клуб эшләп килә. Алар мәдәният учаклары булып торырга тиеш, диде республика җитәкчесе. Мисалга ул Салават районының Аркавыл авылы мәдәният йортын китерде. Анда бер бина эчендә тамаша залы, китапханә, түгәрәкләр, уен заллары эшләп килә, спорт матчларын карау өчен шартлар тудырылган, Интернет та бар.
Рөстәм Хәмитов, чыгышын тәмамлап, делегатларга җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
— Республика үсеше өчен арытаба да шулай тырышып эшлик. Без — көчле республика! Бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм күрсәтеп без һәрвакыт алга барырга тиеш, — диде ул.
Съезд нәтиҗәләре буенча, дәүләт власте органнарына тәкъдимнәр белән, резолюция кабул ителде. Муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы хез­мәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Зоя СОЛОШИНА.
Стәрлетамак шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»