30.08.2014 - Сәясәт

“Иң мөһиме — объектлар республикага хезмәт итәчәк”

Кичә Уфага эш сәфәре белән Русия Президентының Идел буе федераль
округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Русиянең транспорт министры Максим Соколов килделәр.


Көннең беренче яртысында Михаил Бабич, Максим Соколов һәм Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов башкалада төзелүче күперләрне карады. Алар танышкан беренче объект — Һалле урамы башындагы Агыйдел елгасы аша гамәлдәге күпердән 40 метр өстәрәк төзелүче күпер. Аның озынлыгы 836 метр, төзелеш 4,8 миллиард сумга бәяләнгән.

— Бу мөһим объект, — диде транспорт министры Максим Соколов. — Күперләр тиз төзелми, хәтта өстәмә финанслау да эшне тизләтә алмый.
Икенче объект — Воровский урамы төбәгендә Агыйдел елгасы аша үтүче иске күпер. Аның озынлыгы 637,3 метр тәшкил итә.
— Күпер 1947 елда проектланган, 1953-56 елларда төзелгән, — диде искергән күперне реконструкцияләү проектын әзерләүче, “Башкирдортранспроект” предприятиесе директоры Андрей Федин. — 2003 елда белгечләр җентекле тикшерү үткәрде һәм күперне авария хәлендә дип тапты.
Күпер шәһәр өчен стратегик әһәмияткә ия — Уфага көньяктан керү, Ырынбур, Стәрлетамак шәһәрләре юнәлешендә, Дим һәм Чесноковка микрорайоннарына чыгу юлы. Шуңа күрә аны рекон­струкцияләү эшләрен башларга кирәк. Эшләр тәмамлангач, аның озынлыгы 684 метр тәшкил итәчәк. Аңарда арка булмаячак, ул бердәм конструкция булачак.
— Уфа — ике трассада — М-5 һәм М-7 — торучы бердәнбер шәһәр. — Шуңа күрә күпердә юл полосаларын арттырырга кирәк. Реконструкциядән соң алар керү өчен — 5, чыгу өчен 6 булачак. Иске һәм яңа күперләр арасы ярты метр гына тәшкил итәчәк.
Проектка ярашлы, төзелеш ике ел дәвам итәчәк. Әлегә эшләрнең кайчан башланачагы билгесез.
Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, яңартылган транспорт юлы М-5 һәм М-7 федераль трассаларын тоташтырырга мөмкин.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»